Логотип «Мәйдан» журналы

Мәктәп укучыларының көзге каникуллары 7 көнгә сузылачак

Яңа уку елының беренче чиреге ахырына да якынлаша.31 октябрьдән укучыларның көзге каникуллары башлана. Ул 7 көн булачак.4 ноябрьдә илдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтеләчәк. Быел ул якшәмбе көнг...

Яңа уку елының беренче чиреге ахырына да якынлаша.
31 октябрьдән укучыларның көзге каникуллары башлана. Ул 7 көн булачак.
4 ноябрьдә илдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтеләчәк. Быел ул якшәмбе көнгә туры килә. Шул сәбәпле бәйрәм ялы дүшәмбе, 5 ноябрь көненә күчерелә. Сишәмбе, 6 ноябрьдә Татарстанда Конституция көне. Шулай итеп,  3, 4, 5 һәм 6 ноябрь көннәре республикада ял көне дип игълан ителде.
Укучылар янәдән парта артына 7 ноябрь көнне утырачак, шул ук көнне татарстанлылар да эшкә чыгачак.
 
Фото: https://vladimir.moydom.ru
 

Комментарийлар