Җырлыйм туган якта

01_portret-minnullina_m

И.Закиров көе
Ничек ташлап китим,
Ничек ялгыз итим
Сөн буенда үскән
Талларны?
Кала чишмәләр дә,
Белмим нишләргә дә –
Ташлап китә алмам
Аларны.

Кушымта:
Китсәм туган яктан,
Читтә бәхет тапмам –
Яшәрмен гел җанны
Телгәләп.
Җырлыйм туган якта,
Җырлыйм сезнең хакта
Каеннарым белән
Бергәләп.

Җырлашырлар иде,
Елашырлар иде –
Таллар миңа туган
Диярлек.
Әгәр китсәм, алар –
Өянкеләр, таллар –
Китәчәкләр миңа
Ияреп.

Кушымта.

Туып үскән шушы
Җирнең мин бер кошы,
Китәргә дип канат
Кагынмам.
Кайгы-шатлыкларым,
Шатлык-сагышларым
Җибәрмәсләр туган
Ягымнан.

Кушымта.

 

Әйдәгез, биибез!

Г.Ильясов көе
Җырлыйбыз да, биибез дә,
Көлешәбез дә.
Җырласак та, биесәк тә
Килешә безгә.

Кушымта:
Бии кызлар һәм егетләр –
Иярми күз дә!
Кушылыйк әле аларга,
Әйдәгез, без дә!

Куанычлар һәм бәхетләр
Сыймый күңелгә.
Биемичә утырырга
Без карт түгел лә!

Кушымта.

Буыннар әле катмаган,
Без биеп калыйк.
Хәтта бии белмәсәк тә,
Бер биеп карыйк!

Кушымта.

Биемичә ничек инде
Түзсен җаныбыз?!
И-и-их, биибез! Безнең әле
Шундый чагыбыз!

Кушымта.

 

Кайтабыз да китәбез шул

О.Усманов көе
Кайтабыз, Әнкәй, яныңа,
Яшәсәк тә читтә без.
Кайтабыз да китәбез шул,
Кайтабыз да китәбез.

Кушымта:
Кайтабыз да китәбез шул:
Безне дә аңла инде.
Үпкәләп калсаң да, Әнкәй,
Син рәнҗеп калма инде!

Сөйләшеп тә туялмадык –
Вакыт тиз үтә бигрәк.
Әле генә кайткан идек,
Тагын китәргә кирәк.

Кушымта.

Бу юлы да без киткәндә
Елап каласың инде.
Бер генә дә китмәс идек,
Әнкәй, нишлик соң инде?

Кушымта.

 

Шәммәт авылы җыры

И.Шәрипов көе
Чит-ят илләрдән,
Ерак җирләрдән
Кайтып та кергәнем юк.
Синнән дә якты,
Синнән дә якын
Авылны күргәнем юк.

Кушымта:
Кая карама,
Җыр-моң тарала
Без яшь чактагы кебек.
Яшь чаклар уза,
Яшьләр җыр суза,
Минем кайтканны белеп.

Җырлап та алам,
Елап та алам
Сагынган чакларымда.
Күгемдә юк ай,
Адаштым бугай
Җиде юл чатларында.

Кушымта.

Авыл үз икән,
Ул газиз икән,
Үзәкне өзә икән.
Табындырса да,
Сагындырса да,
Бәгырьләр түзә икән.

Кушымта.

 

Кайтып киләм сине озатып

О.Усманов көе
Тынган инде гармун тавышлары,
Акрын гына таң да сызыла.
Беркем белми гашыйк булганымны
Дөньяның иң гүзәл кызына.

Кушымта:
Сандугачлар кала сүз катып ла,
Йолдызлары кала күз атып.
Дөньяда мин иң бәхетле кеше –
Кайтып киләм сине озатып.

Гомергә дә онытылмас шушы
Кара төннең якты мизгеле.
Мин кычкырып җырлап кайтып киләм –
Бәхетемнән җырлыйм, билгеле.

Кушымта.

Хыялыйлар булып кайтып киләм –
Үзем кайтам, үзем ашыкмыйм.
Таһирдан да ныграк яратам мин,
Мәҗнүннән дә ныграк гашыйк мин!

Кушымта.

 

Их, татар сылулары!

О.Усманов көе
Кояш шикелле йөзегез,
Шомырт кара күзегез.
Үзегезнең гүзәллекне
Беләсезме үзегез?

Кушымта:
Их, татар сылулары:
Ай-ай-ай-сылулары,
Миң-миң-миң-сылулары,
Таң-таң-таң-сылулары…
Ничек соң, кызлар, ничек
Сылу кыз булулары?

Килешле бар төшләрегез,
Энҗедер – тешләрегез.
Күзләрегез бигрәк моңсу…
Ничек соң эшләрегез?

Кушымта.

Бигрәк серле карашыгыз,
Биеп тора кашыгыз.
Барыгыз да бердәй сылу –
Минеке соң кайсыгыз?

Кушымта.

 

Эрет мине!

Ф.Мортазин көе
Нигәдер бер-беребезне
Аңлый алмыйбыз гына.
Күңел тула, күңел туңа,
Күңелләрем – боз гына.

Кушымта:
Синең кайнар кочагыңа
Кереп бетәсем килә.
Эрет мине, эрет инде –
Эреп бетәсем килә!

Синнән башка салкын миңа,
Синсез җаным сызлана.
Хәтта кайнар хисләрем дә
Сызлана да бозлана.

Кушымта.

Язлар килде диеп кенә,
Сулган гөлләр терелми.
Иделдә боз эресә дә,
Күңелдә боз эреми.

Кушымта.

 

Сине күрсәм…

О.Усманов көе
Сине күрсәм, тик торганнан
Янамын да пешәмен.
Күзеңә дә карый алмыйм –
Җебимен дә төшәмен.

Кушымта:
Мин гашыйк булганмын икән –
Шуны да тоймаганмын.
Мин бит сине гомер буе
Яратып туймаганмын.

Сине күрсәм, тик торганнан
Башым әйләнә башлый.
«Яратам!» дип тә әйталмыйм,
Телем бәйләнә башлый.

Кушымта.

Сине күрсәм, тик торганнан
Чуала фикерләрем.
Син мине әллә нишләттең,
Син мине сихерләдең!

Кушымта.

 

Сине очратмасам…

Р.Әхиярова көе
Язмышыма рәхмәт укый-укый,
Синең белән гомер итәмен.
Сине очратмасам, белмәс идем
Мәхәббәтнең нәрсә икәнен.

Кушымта:
Мәхәббәт ул көтмәгәндә килә,
Мәхәббәт ул – һәрчак очраклы.
Ярый әле яшьлек сине тапты,
Ярый әле сине очратты.

Синең белән дөнья бигрәк матур –
Пар канатлар гүя иңемдә.
Сине очратмасам, гүзәллекнең
Ниндилеген белмәс идем дә.

Кушымта.

Икәүләшеп күпме юллар уздык,
Мәхәббәтнең борма юлларын…
Сине очратмасам, белмәс идем
Чын бәхетнең нинди булганын.

Кушымта.

 

Тулысынча журналның ноябрь (№11, 2016) саныннан укый аласыз.

 


Комментарий язарга