Милләт тормышында матбугат, һичшикез, зур роль уйный. kollektiv-kopiya

Чаллы шәһәрендә нәшер ителә торган «Мәйдан» журналының да әһәмияте әйтеп бетергесез олы. Быел әлеге басма егерме еллыгын бәйрәм итә. Журнал үзенең эшчәнлеген башлап җибәргәннән соң, чынлап та әдәбият сөючеләр, китапханәчеләр, бигрәк тә укытучылар, студентлар һәм укучылар өчен энциклопедик басма барлыкка килде дисәк тә, ялгышмабыз. Юбилей уңаеннан журналның тарихына, эшчәнлегенә бәя биреп китү урынлы булыр дип уйлыйм. Әлеге журнал бүгенге көндә Чулман аръягы төбәгендә яшәүчеләргә, гомумән, татар әдәбиятына, мәдәниятенә битараф булмаган һәр кешегә кызыклы, көтеп алып укыла торган, каләм ияләре өчен үз иҗатларын киң катлам укучыларга тәкъдим итү мәйданы булып тора. Татар дөньясына шундый басма булдыруның, аның эшчәнлегенә нигез салуның башлангычы булган елларга кайтып килик әле.

Безне ул чорларга «Мәйдан» журналының беренче баш мөхәррире, күренекле язучы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Г.Исхакый, А.Алиш исемендәге премияләр лауреаты, филология фәннәре кандидаты Факил Сафин алып кайтыр.

– «Мәйдан» журналының барлыкка килүе шактый кызыклы булды. Һәм инде аны оештыру, аякка бастыру, коллективны формалаштыру, журналның концепциясен булдыру, аның идеология-сәясәте, нинди принципларга таянып эшләве турында күп уйланырга, шактый хезмәт куярга туры килде. Безнең «Аргамак» дигән 1991 елда оешкан журналыбыз бар иде. Ул ике меңенче елларга хәтле матур гына чыгып килде. Безнең Кама аръягы әдипләрен һәм Башкортостандагы язучыларның иҗатларын яктыртуда ул журналның өлеше бик зур булды. «Аргамак» журналы да төрле чорлар үтте. Әмма 1999 еллар ахырында ул журнал кыенлыклар алдында калды, чөнки яңа килгән баш мөхәррир журналга тагын бер устав төзеп, кемнәргәдер дөрес булмаган мәгълүматлар бирелгән, һәм бу журналда налог органнарында ике устав белән дә теркәлгән булып килеп чыкты. Журнал берәү, ә уставы – ике, икесенә дә налог килә башлаган. Җитмәсә беренче устав буенча да, икенче устав буенча да бурычлары җыела башлаган. Андый вакытта журнал ликвидацияләнә. Менә шулай итеп «Аргамак» журналы, закон нигезендә, чыгудан туктады. Аны беркем дә саклап кала алмый иде. Әлеге күңелсезлек фәкать кайбер иптәшләрнең ниндидер эшләп җиткермәве яисә артык эшләп ташлавы сәбәпле килеп чыкты.

– Белүемчә, сез ул вакытта Казанда яши идегез.

– Мин ул вакытта «Казан утлары» журналында эшли идем. Яхшы гына эшләгән җирдән, январь аенда миңа Чаллы шәһәрендә яңа журнал оештыру турында тәкъдим булды. Шәһәр башлыгы Рәшит Сәетович чакырып алды да: «Чаллы кебек зур шәһәрдә инде чыгып килгән журналны ябылды. Ничек тә безгә кабат үзебезнең журналны булдырырга кирәк. Яңа журнал турында сүз бара» – ди. Мин үз фикеремне әйттем: ярдәм күрсәтә алам, ләкин мин «Казан утлары» журналында эшлим, җитәкчем бар, болай гына кайтып китә алмыйм, дидем. Аннан инде гыйнвар ахырында, Һади Такташның 100 еллыгын үткәргән кичәгә, Казаннан Фоат Галимуллин – ул вакытта Фоат абый Язучылар берлеге рәисе иде – мине алып кайтты. «Факил, әйдә кайтып килик әле! Анда Һади Такташның 100 еллыгын үткәрәләр, син бит Чаллыда эшләп киткән кеше. Сине дә чакыралар» – дип.

Без кайттык, бик матур гына кичә үткәрделәр. Кичәдән соң сөйләшү булды. Анда берничә кеше катнашты: Рәшит Сәетович, Фоат Галимуллин, мин, Айдар Хәлим бар иде. Шунда Рәшит Сәетович әйтә: «Менә бездә «Аргамак» журналы бар иде, ләкин кайбер сәбәпләр аркасында ул ябылды. Хәзер безнең язучыларыбызның журналлары юк. Мин инде монда килеп журнал бетерүче исемен күтәреп йөри алмыйм» – ди. – Җәмәгатьчелектән шундый сүзләр ишетелә башлады. “Менә Хәмәдиев килде дә журналны бетерде” дип әйтәләр. Безгә, әлбәттә, бик матур, заманча, язучыларны да, җәмәгатьчелекне дә канәгатьләндерә торган журнал чыгарырга кирәк».

Бу тәкъдимгә Фоат Галимуллинның җавабы болай булды: «Мин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе буларак, сезнең фикерне тыңладым, ишеттем. Әгәр дә яңа журналны оештырырга Факил Сафин алынса, мин учредитель булырга, ягъни гамәлгә куючыларның берсе булырга риза» – ди. Ул вакытта гамәлгә куючылар безнең шәһәр админстрациясе һәм оешма була торган иде. Рәшит Сәетович әйтә: «Мин Факил Сафин журналның баш мөхәррире булырга риза булса гына, журналны финанслыйм» – ди. Һәм менә шуннан соң мин уйладым инде, әгәр дә ризалашмасам, журналны булдырмый калу дигән сүз бит инде. Димәк, Чаллы шәһәрендә журнал булмаячак… Ә бу төбәктә язучылар, Аллага шөкер, бик актив эшлиләр.

Аннары әле гаиләм Казанга күчеп китмәгән иде, күченү турында сөйләшә генә башлаган идек. Мин журнал булдыру турында тәкъдимгә, тәвәкәлләп, риза булдым. «Казан утлары»на барып Равил абый Фәйзуллинга аңлаттым. Аның мине җибәрәсе килми инде. Мин журналның беренче санын чыгарам, оештырам да, журналның фәлсәфи, сәяси ягын, иделогик якларын эшлим дә, аннары, август аенда килеп, «Казан утлары»нда эшемне дәвам итәм, дип сөйләштек. Газет-журналларга язылу чоры. Ә мин подписка буенча бик актив эшли башлаган идем, нәтиҗәләре күренә иде. Менә шулай итеп, август аена хәтле генә дип кайтып, журналны оештырдым. Башта бинасын табу, хезмәткәрләргә урыннар булдыру, компьютерлар юнәлтү, теркәү эшләре һәм башка мәшәкатьләр… Аяк чалучылар да сизелә башлады. Ләкин Рәшит Сәетович кеше сүзенә дә карамады. Ул безгә хакимият бинасыннан зур ике бүлмә бирде. Без аларны мөмкин булганча җиһазладык. Бик булдыклы яшь коллектив җыелды. Журнал беренче саныннан ук татар матбугаты өчен бөтенләй яңа көтелмәгән бер ачыш булды. Журналны болай да эшләп була икән дип, Рәшит Сәетович та бик сөенде. Безне финанслауны, кыенлыклар булуга карамастан – чамалыйсыз инде, 2000–2001 еллар, акчасызлык, кешеләр айлар буе хезмәт хакы ала алмый – ләкин журнал өчен акча табылды. Без эшли башладык. Өскә зур җаваплылык алып, кешеләрне җыйгач, мин аннары Казанга да китә алмадым инде. Шулай 2005 елның июненә кадәр эшләдем. Аннары Язучылар берлеге съездында мине идарәгә сайладылар, идарә мине Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат буенча беренче урынбасары итеп билгеләде. Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев һәм башка язучыларыбыз: «Казанга кирәк син, Казанга кил! Безнең Татарстан Язучылар берлегенә дә синең кебек кеше кирәк!» – дип, мине дәртләндереп, яңадан Казанга күчеп, эшли башладым.

16 июльдә Вахит Имамовны шәһәр җитәкчелеге янына алып кереп – ул вакытта шәһәр хакиме Илдар Шәфкатович Халиков иде – аның белән сөйләшеп, журналга тәкъдим иттем. Марат Яшәрович Муратов белән дә килешеп, Вахит Имамовны баш мөхәррир итеп куйдык. Ул 2014 елның декабренә хәтле «Мәйдан»ны җитәкләде.

Вахит Имамов та баш мөхәррир буларак журнал эшчәнлегенә зур өлеш кертте. Аның да ун ел эшләү дәверендә әлеге басманың татар дөньясында тоткан урыны, аның әһәмияте турында әйтер сүзләре бихисап дип беләм. Без аның белән дә бу хакта әңгәмә кордык.

– Вахит Шәехович! Сез баш мөхәррир булган чакта журналның ничә саны дөнья күрде?

– Ун ел эчендә барлыгы 104 сан чыгардык. Данәгә салып әйләндерсәң 60-70 мең данәдән ким түгел. Бер санны гына укып караган кеше дә, әдәбият дөньясында ниләр кайнавын, «Мәйдан» журналы нәрсәгә йөз тотканлыкны, Татарстанның кайсы өлкәләрен, районнарын яктыртырга, чагылдырырга өлгергәнлеген – барысын да күзаллый ала. Аннары без бит журналны ачканда чиста әдәби журнал ачу максаты итеп куймаган идек. Гәрчә, аның төп нигезе әдәбият булса да, без Татарстанның Кама буендагы һәм Кама аръягындагы районнарда рухи, мәдәни дөнья, нинди мәдәни чаралар үткәрелә, нинди яңалыклар бар, шуларны яктыртуга йөз тоткан идек. Без шул маякны, шушы ук юлны дәвам итәбез. Һәм журнал ачканда безнең иң төп максатларның берсе – ул шушы Кама аръягында, бигрәк тә безнең белән чиктәш республикаларда яшәүче татарларның иҗат җимешләрен дөньяга чыгару, аларга ярдәм итү иде. Үзәктән читтә дә иҗат әһелләре бар. Берән-сәрән булса да, бар алар. Шуларны күрә, шуларга мәйдан бирә белергә кирәк. Без журналны шуңа дип ачтык.

– Журналның күп кенә саннары аерым районнарга, шәхесләргә багышлап нәшер ителә иде. Бу да укучыны төрле районнар, шәхесләр тормышы белән якыннанрак, тирәнрәк таныштыру өчен эшләнде дип беләм.

– Әйе, районнарга багышлап чыгару бик кирәк дигән фикергә килдек. Ни өчен?! Башка гәҗит-журналлар белән ярышу максатыннан уйлап тапмадык. Һәрвакыт кызык әйберләргә тап була башладык. Мин бит тарих белән кызыксына торган, тарих белән җенләнгән кеше. Бер районда язалар, әйтик, бу 1750 елда беренче тапкыр урыс документларында телгә алынган авыл дип. Һәм ул шулай булып санала да, 1750 елдагы авыл булып йөри. Ә фактта, мин беләм, райондагы авылларның тарихы андый түгел. Шушы ялганны юкка чыгару максаты да куелды, бердән. Икенчедән, чынлап та авылларның чын тарихын язу һәм исбатлау. Буш сүз язарга, халыкның башын бутарга ярамый. Шуңа без һәрвакыт кабер ташларын эзлибез. Әлбәттә, кабер ташларын зиратта әле эзләп табу гына түгел, аны укый да белергә кирәк. Чамаларга кирәк: ничәнче гасыр ташы бу, ничәнче елда, кем хөрмәтенә куелган. Шуңа мин шәхсән үзем институтта ике ел гарәп телен укыганга күрә, гарәп, фарсы телләре, гарәп язулары минем өчен чит-ят түгел иде. Шуңа күрә бу эштә үземнең «багаж», шәхси әзерлегем ята. Районнарда без чын тарихны табуга да ирештек. Бу үзебез өчен дә сөенеч иде. Мин һич шикләнмим: шушы районда яшәгән кешеләр өчен дә зур сөенеч.

– Аннары укучылар, баш редактор мөнбәре астында чыгып килүче үткен каләм белән язылган публицистик язмаларны, аларны көтеп алалар. Кыю, тәвәккәл һәм милләт өчен җан атучы әдип сүзе белән очрашалар. Милләткә, телгә, гасырлар буена сакланып килгән рухи кыйммәтләргә һөҗүм барганда нәкъ шундый язмалар милли аңны уятып җибәрә дә инде. Каләм көчен эшкә җигәрлек дәрманны сез каян аласыз?

– Бер әйбер әйтим инде. Һич көтмәгән идем: менә шушы баш мөхәррир мөнбәре өчен хәтта Равил абый Фәйзуллин да рәхмәт әйтте миңа. Чынлап та, укучыга мөрәҗәгать иткәндә буш сүз генә булмасын өчен, әлбәттә, эзләнергә кирәк. Нигезен әзерләргә кирәк башта. Шуңа, билгеле, әзерләнәсең. Мин тик торганнан гына, мәсәлән, бүген бер районга, аннан икенче районга чыгып чапмыйм. Шул ук Биектау районында безнең Иске Казан бар. Анда әле былтыр гына кирмән төзеп куйдылар – нарат бүрәнәләрдән, 500 метр озынлыкта. Искиткеч матур! Татарстанда берәү генә! Аны пропагандаларга кирәк. Милләтне, милләтнең байларын чакырырга кирәк. Иренмичә һәр районга барам, йөрим, һәр җирдә, әлбәттә, үзебезнең милләткә хезмәт итә, милләт турында кайгырта торган кешеләрне, вакыйгаларны, очракларны табарга тырышам. Җаны бар кеше һәм милләте турында уйлаган кеше, бүген дә ниндидер мәктәпләр ябылганны хуплап торырга тиеш түгел. Дәүләтнең акчасымы, Республикабызның акчасымы, без балаларны татарча укытырга, татар телен саклап калырга тиешбез.

– Вахит Шәехович, сез Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеген дә җитәкләдегез. Өметле каләм ияләре килдеме әдәбиятка? Бездә «Ләйсән» берләшмәсе дә эшләп килә бит.

– Табигать бушлыкны яратмый, шуңа күрә, әлбәттә, каләм тибрәтүчеләр үсеп тора. Бар алар. Аларга әллә яну җитмиме соң, алар бик аз яза. Шул аз язганы белән канәгатьләнә белә. Нишләп алай, нишләп алар зур тауларга, әллә нинди кыяларга менәргә хыялланмый, теләми, ашкынмый?! Мине шул гаҗәпләндерә. Яшьләр бар. Үзебезнең редакциядә генә эшләп чыныккан Фидаил Мәҗитов дигән егетне һәрберегез беләсез. Студент чагында ук шигырь җыентыгы чыгарды. Өметсез егет түгел. Бездә бар, шушы ук Чаллы педагогия институтын тәмамлаганнан соң, аспирантураны төгәлләгән Лениза Вәлиева. Әле якын-тирә авылларда мәктәпләрдә язучылар, безнең белән бәйләнештә торучы өлкән класс балалары бар. Мөслим районы, шулай ук Тукай районы балалары, Минзәлә районында бар бер-ике бала, Алабуга районында бар. Андый балалар бар, ләкин һаман ничек тә Язучылар берлегенә сан өчен түгел, бер-ике шигырь, бер-ике җыр язар өчен килгән кешеләр түгел, җитди әдәбияткә алына торган кешеләр килүен телисең. Менә шулар җитми.

Бик зур үкенеч – чынлап та бүгенге көндә тарихи роман язучы кешеләр юк. Гаҗәп бит! Менә шуңа күрә бик телим балаларның, яшь татар егетләренең, кызларының милләт чире белән «чирләвен». Милләтчелек ул башка бер милләтне дә санга сукмыйча, фәкать үзеңнекенә генә сукырларча табыну дигән сүз түгел. Юк! Үзеңнең милләтеңне башка милләтләр белән янәшә куеп карап, милләтеңнең өстенлеген күрә белергә кирәк. Һәм аның кимчелекләрен белеп, шуның өчен гарьләнә һәм ачына белергә кирәк. Ул кимчелекләрне төзәтер өчен көрәшергә кирәк.

– Һәм инде бу бәһасыз хезмәтләр үзенең лаеклы бәясен дә алсын иде. Мин шул теләктә калам – «Мәйдан» укучылары һәм әдәбият сөючеләр исеменнән. Журнал укучыларына теләк-ниятләрегезне җиткерсәгез иде!

– Рәхмәт! Теләк-ниятләр бер үк. Әгәр дә мәктәпләребезне, үзебезнең китапларыбызны, сәнгатебезне саклап калмасак, без бетәбез. Татар укытучысы булса да, татар җырчысы булса да, татар биючсе булса да – шушыны уйлап эш итәргә тиеш. Ничек мәктәпләребезне саклап калырга? Ничек анда балаларыбызны күбрәк китерергә һәм анда килгән баланы татар рухлы итеп үстерергә?! Шулай булса без яшәп калабыз.

Менә шундый теләк-омтылышлар белән журнал эшчәнлеген ун ел буена алга алып барган күренекле язучы, тарихи романнар авторы, Г.Тукай исемендәге мәртәбәле премия лауреаты, бүгенге көндә «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Вахит Имамовның фикерләре белән һәркем килешер. Һәрберебез тоткан кыйблабыздан тайпылмыйча яшәргә, милләтебезне, ана телебезне, әдәби басмаларыбызны, китапны саклап калу өчен үзебездән өлеш кертергә тиешбез. Һәм һәрберебез бу чынбарлыкны тирәнтен аңлап эш иткәндә генә, халкыбыз да, телебез дә, әдәбиятыбыз да яшәвен дәвам итәчәк.

 

Бүгенге көндә дә журнал эшчәнлеге өчен җаваплылыкны үз иңнәрендә йөртүче күренекле әдибебез Факил Сафин менә нәкъ шул кыйбладан тайпылмый, бүгенге чынбарлыкның күзләренә туры карап, басманың эшчәнлеген тиешле дәрәҗәдә оештырып алып бара. Киләчәккә карап атлаганда, үткәннәргә күз салырга да онытмый.

– Вахит Имамовтан соң, журналны Фидаил Мәҗитов 2018 елның декабренә кадәр алып барды. 2018 елның декабреннән баш мөхәррир итеп Рөстәм Галиуллин билгеләнде. Ул Казанда. Мөхәррир урынбасары буларак журнал өчен шул көннән башлап мин җавап бирәм. Редакция советы төзедек, мине редакция советының рәисе итеп тәкъдим иттеләр. Журналның баштагы ун елында без Вахит Имамов белән икебез бишәр ел эшләсәк инде, соңгы ун елда инде Вахит Имамов, Фидаил Мәҗитов һәм мин баш мөхәррир булып торганбыз. Мин журналны бер генә баш мөхәррир булган чорда да начар чыкты дип әйтә алмыйм. Мәсәлән, Вахит Имамов төбәкләр тарихын өйрәнүне журналның идеологик сәясәте итеп үткәрде. Безнең милли тарихыбызны барлау төп фәлсәфә иде. Фидаил Мәҗитов шулай ук тарихка бик нык игътибар итте. Ул инде генеологик якларны барлауны, шулай ук аерым язучыларның иҗатларын яктыртуны алга сөрде. Моңынчы бик күзгә ташланмаган язучыларны, мәсәлән Зәет Мәҗитов яки Зыя Мансур кебек язучыларыбызга да аерым саннар багышлап чыгарды. Бу хезмәт күп эзләнүләр таләп итә, аның төп авырлыгы, билгеле, Фидаил Мәҗитовның үзендә булды. Без килгәч шундыйрак тәкъдим булды: саннарны язучыга яки төбәккә багышлау түгел, ә әдәби журнал буларак, төп вазыйфасына кайтару. Аерым төбәкләргә, аерым язучыларга багышлауның шулай ук концепциясен мин эшләгән идем. Үзенә күрә логикасы, мантыйгы бар иде. Тиз генә журналга язучыларның әсәрләрен тәкъдим итәргә бик атлыгып тормыйлар иде. Ә журналны чыгарырга кирәк. Без, шулай итеп, үзебезгә күпмедер укучыларны, язучыларны тарттык. Хәзер инде журналның исеме бар. Журнал язучылар, укучылар тарафыннан да бик яхшы бәяләнә. Безнең бүгенге көндә алдагы саннарга әзерләнгән проза әсәрләребез бар. Журналны менә шушы әсәрләр тота. Безнең бик яхшы шагыйрьләребез бар, Аллага шөкер! Без төп Кама аръягы районнарын алабыз. Башкортостан һәм якын тирәдәге башка өлкә, республикаларны, аларның әдәби берләшмәләрен, андагы язучыларны күз алдында тотабыз. Язучыларны активлаштыру өчен без 2004 елда, әле мин баш мөхәррир булып эшләгәндә, «Мәйдан» журналының Илдар Юзеев исемендәге премиясен булдырган идек. Яңадан ул тукталып торды.

– Каләм ияләрен иҗатка дәртләндерә торган андый премияләр булу бик тә кирәк дип уйлыйм мин. Ул бит язучының иҗатына бәя бирә торган, аны рухландыра, яңа әсәрләр тудырырга этәргеч бирә торган әйбер. Илдар Юзеев исемендәге премия лауреаты булу, һәр язучы өчен зур мәртәбә дип беләм.

– 2019 елдан без ул премияне кабат торгыздык һәм 2020 елда инде, 2019 ел нәтиҗәләре буенча, Илдар Юзеев премиясен янәдән бирә башладык. Ул Башкортостандагы бер татар язучысына, Татарстандагы бер язучыга бирелә. Аннары «Мәйдан» журналы белән бик актив эшләгән бер кешегә бирелә һәм журналга нык ярдәм иткән бизнесменнарга. Аның медальләре эшләнде. Язучылар берлеге һәм «Мәйдан» журналы премиясе булып тора ул. Бик дәрәҗәле премия. Журнал, әйткәнемчә, ныклы әдәби басма буларак эшли хәзер. Монда Казан язучылары да, Кама аръягы язучылары да, башка өлкәләрдән дә каләмдәшләр катнаша. Башкортостандагы татар язучылары белән дә бик актив эшлибез. Аларга без бик зур игътибар итәбез һәм аларны үзебезнең авторларыбыз дип саныйбыз. Укучыларыбыз артты. Икенче ярты еллыкка яздыру буенча «Татмедиа» тарафыннан планнарыбыз бар иде. Без аларны, хәзерге чорда бик катлаулы булса да, үтәдек. Редакция бик булдыклы. Аннары хәзер редакцияда эшләмәсәләр дә, безгә бик нык ярдәм итә торган язучыларыбыз бар. Бу инде Айгөл Әхмәтгалиева, Әлфия Ситдыйкова, Дилбәр Булатова Уфадан, һ.б. Башкортостаннан бик күп безгә актив ярдәм итә торган кешеләр табылды. Шул рәвешле журналны алып барабыз һәм киләчәктә дә журнал үзенә йөкләнгән миссияне дәвам итәр, яшәр, укучыларга рухи тәрбия бирер дип ышанабыз.

– Факил абый, егерме ел буена басылып килгән «Мәйдан» журналының эшчәнлеген чорларга бүлеп карасак сез ничек бәя бирер идегез? Үзгәрешләр күп булдымы? Коллектив та үзгәрә, яңара, үсә торды дип беләм. Редакциядә эшләү дәверендә каләм чыныктырып, күп кенә яшьләр зур әдәбият мәйданына килү юлын таптылар дисәм дә, дөреслеккә туры киләдер.

– Егерме ел дәвамында, әйткәнемчә, журнал шактый кызыклы юнәлешләрдә эшләгән. Беренче чорда ул гомумән рухи якка, халыкның рухи сәламәтлегенә багышланган журнал булып чыкты. Аның әдәби өлеше, яшьләр өлеше бар иде. Бар иде аның сәламәтлек, социаль мәсьәләләр буенча кушымталары, шулай ук «Мәйданчык» дигән балалар өлеше чыгып килә башлады. «Гыйлем вә тәрбия» дигән мәгарифкә багышланган кушымтасы бар иде. Төбәкнең һәрбер тармагын колачлаган, халыкның рухына, социаль мәсьәләләренә кагылышлы, социаль юнәлештәге журнал иде. Аның юридик киңәш бирә торган өлешләре дә булды, юристлар белән дә эшләдек. Шактый кызыклы басма иде. Редакциядә унбишәр кеше эшли иде. Һәрбер кушымтаның үз җаваплы кешесе бар: «Гыйлем вә тәрбия» икән –җитәкчесе Лариса Яруллина иде. «Заман» яшьләр кушымтасында – Амур Фәлах, «Мәйданчык»та Рәшит Бәшәр, социаль мәсьәләләр буенча Рафис Мөгыйнов иде. Айгөл Әхмәтгалиева «Сәламәтлек»не алып барды. Табиблар белән дуслыгы аңа алга таба күп әсәрләр язарга нигез дә бирде. Әлеге каләмдәшләрнең күбесендә ул чакта әдәбиятка кызыксыну гына бар иде. Менә шул килгән яшьләргә әдәбият, әдәби әсәрләр турында теоритик яктан да, тәгълимати яктан да бик күп сабаклар бирергә туры килде миңа. Кем шул сабакларны яхшылап үзләштерде, аларның беренче китаплары да «Мәйдан» журналында эшләгәндә басылып чыкты. Шул юлдан әдәбиятка да кереп киттеләр. Фирүзә Җамалетдинова бик тырышып, активлашып китте, Сания Хәертдиновалар һ.б. Коллектив бик оешкан иде. Үзем «Мәйдан» журналы белән һәрвакыт актив хезмәттәшлектә булдым, әсәрләрем һәрвакыт басылып торды. Аерым саннар да багышланды. Без инде «Мәйдан» журналын ничек тә тоту, саклау өчен үзебезнең кулдан килгәнне эшләдек.

– Хәзерге көндә «Мәйдан» журналы нинди максатларны күздә тотып эшли? Бу хакта да бәянләп үтсәгез иде.

– Хәзер ул гомуми милли-рухи, әдәби юнәлештә чыга. Әдәби мохит концепциясен нык алга сөрәбез. Татарстанда, Башкортостанда, аерым төбәкләр белән эшлибез. Әдәби түгәрәкләрне барлау, андагы кешеләрне активлаштыру, йогынты ясау, аларның шушы зур татар мохитенең бер өлеше итеп тоярга ярдәм итү бик зур нәрсә бит ул. «Мәйдан» беренче саннан ничек итеп, нинди юнәлеш алган – төп юнәлешне саклый, үзенең укучыларын кызыксындырудан туктамый. Менә шул ягы белән дә ул файдалыдадыр. Һәрбер кеше бу журналга үзенең күпмедер акылын, энергиясен, көчен салган. Менә мин телгә алган бу кешеләрнең һәммәсен дә әкренләп-әкренләп Илдар Юзеев премиясе белән билгеләп үтәрбез, дип уйлап торам. Тарихта гына түгел, үзләренең шәхси тормышларында да бер куаныч, горурлык булып, мин бит «Мәйдан» журналында эшләдем, мине «Мәйдан» журналы онытмады дигән хис яшәргә тиеш, дип уйлыйм мин.

 

Әңгәмәдәш – Әлфия СИТДЫЙКОВА

«Мәйдан» №8, 2021 ел.


Комментарий язарга