Әле кайчан гына кулыбызга «кәгазеннән кыр гөлләре исе килгән» яңа басманы – «Мәйдан» журналының сынау санын алган идек. Баксаң, инде 15 ел вакыт узган да киткән!..

Фидаил

Чаллы шәһәр хакимияте һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан оештырылган әлеге басма кыска гына вакыт эчендә милли матбугатыбыз тарихында үз эзен булдырырга, әдәбиятыбыз, мәдәниятыбыз һәм тарихыбызга битараф булмаган бихисап милләттәшләребезнең күңелен яуларга өлгерде, аларның көтеп алып укый торган журналына әверелде.
«Мәйдан» милләтебезнең шанлы бер чорында − 1991-2000 елларда нәшер ителгән «Аргамак» журналының рухи мәсләген васыять итеп алган басма дисәк тә, дөреслеккә хилафлык килмәс. Бер адым алга, ике адым артка атлавыбызга күңел әрнегән, «тәңгәлләшү-тәңгәлләштерү»ләр, матди һәм рухи кризислар дәверенә аяк атлаган дәвердә әнә шул туксанынчы еллар шаукымыннан калган саф җилләр алга барырга, кыйблабызга карап хәрәкәт итәргә этәргеч биргәндер. Мөхәрриятне оештырган, журналның тәүге саннарын басмага әзерләгән фидакарьләргә күпсанлы укучыларыбызның ихлас рәхмәтләре барып ирешсен иде. Ул мәшәкатьләрнең ни дәрәҗәдә авыр булганлыгын алар яхшы хәтерли. Хәер, каләм әһелләренең, матбагачыларыбызның юлы бервакытта да җиңел булмаган. Әйдәгез, шушы түгәрәк дата уңае берлә, тарихи сәхифәләребезне бераз хәтердә яңартып узыйк.
Бөек галимебез Ризаэддин Фәхреддин үзенең «Шура» журналында дөнья күргән мәгълүм бер мәкаләсендә: «Милли матбугатыбызны мәйданга китермеш шәй рәхәтләр түгел, бәлки михнәтләр, тау вә ташлар тәхмил итмәслек* (күтәрә алмаслык) дәрәҗәдә зәхмәтләр булдыгы мәгълүм», – дип язган иде. Ошбу сүзләрен ул халкыбыз башыннан кичкән михнәтләр хакында бәян итеп тә дәлилләде:
«Казан шәһәре руслар тарафыннан забыт ителдеге соң* (*яулап алынгач), әтрафында* (*тирә-якта) булган ихтиляллар* (*баш күтәрүләр) 5-6 елларга кадәр вә икенче гыйбарәт илә типтәрләрнең Волганың мәшрикъ тарафына күчеп бетүләренә вә башкорт җирләрендә урнашуларына кадәр дәвам итте. Типтәрләр тәмам һиҗрәт иттекләре соң, Казан вилайәте мөхарәбәләрдән* (*сугышлардан), ихтиляллардан саф буларак калып, русиялеләр моны исә тәмам иркенлек үзерендә идарә итәргә керештеләр <…>. Казаннан әсир алынмыш ханнар вә шаһзадәләр Москвага җибәрдекләре соң чукындырылдылар. Хөкүмәт тә христиан руханилар идарәсенә табигъ булдыгыннан* (*буйсынгач), мәсҗедләр җимерелер, исламнар җәбри сурәттә диннәреннән түнтәрелер, чукынмышларның һәрбер мәшәкатьләре чукынмышлар өстенә йөкләнер иде <…>.
Сәед Җәгъфәр, Алдар, Килмәк абыз, мелла Баһадир шаһ вакыйгаларының күбесе ошбу җәбер шомлыгыннан мәйданга килмештер. Мөселманнар өстендә булган бу мәшәкатьләр императрица Екатерина (Әби патша) заманына кадәр дәвам итмештер.
Озын мөддәтләр* (*вакытлар) Төркия илә сугышмыш Әби падишаһның гаскәре тәмам зәгыйфьләнде, байлыгы бетте вә моның өстенә дә дахли ихтиляллар (*эчке восстаниеләр) заһир булды (*барлыкка килде). Бервакыт хөкүмәт шөйлә хәлләргә төшмештер, (мөселманнарның үзләренең хәтерләренә килмешме, юкмы?) Бөтен Урал вә Волга буйларының Русиядән аерылмак ихтималын күз уңгына алырга вә бу тугрыларда чаралар эзләргә башламышлардыр.
Шулай итеп, императрица мөселманнарның хәтерләрен табып, Русиягә изгелек итмәк касды* (*нияте) илә «Һәртөрле дин әһелләре өчен үз диннәрен тотарга ихтыярдыр!» мәгънәсе илә хөррияте диния игълан итмештер. Моны исә әһалигә бильфигыль* (*эш белән) күрсәтмәк өчен Оренбург, Троицкий, Омский, Верхнеурал шәһәрләренә хәзинә мосафиры илә җамигълар (*җәмигъ мәчетләр) бина иттермеш, дини бер мәхкәмә төсенә буяп Оренбург собраниесен дә ачмыш вә Петербург шәһәрендә Коръән шәриф бастырыр өчен фәрман язмыштыр. Бу хәлләрне күрмеш мөселманнар Русиянең яңа бер дәвергә кердекләренә вә моннан соң дин вә милләтләрне мөхафәзә итә* (*искә ала) беләчәкләренә канәгать итеп, кәсеп вәкарьләренә керешмешләрдер»*. (*Фәхреддин Ризаэддин. Мәшһүр адәмнәр: «Шура» журналы сәхифәләреннән. – Казан: Рухият, 2012. – Б. 260-261).
Милләтебез шушы тарихи форсатны ничек файдаланган соң? Әлеге сорауга җавап табу максатыннан, 1867 елгы тарихи документка – Оренбург генерал-губернаторы Н.А.Крыжановскийның эчке эшләр министры П.А.Валуевка Россиянең көнчыгыш яртысында ислам дине таратылуга каршы көрәш чаралары күрү мәсьәләләре хакындагы хисапнамәсенә күз салыйк.
«При виде веротерпимости и различных послаблений, введенных наказом императрицы Екатерины II, магометане скоро перешли от роли угнетенных, просящих о помиловании, к роли действующих и требующих прав. Первою заботою их было добиться разрешения умножить число мечетей, количество духовных лиц и школ. Последовало дозволение строить мечети везде, где состоит не менее 200 или 300 прихожан. По числу мечетей росло и количество мулл, так что в настоящее время у башкир и татар один мулла приходится на 100 душ. Между тем, православных священников не приходится по одному и на 1000 душ.
Школы магометан совершенно освободились от влияния законодательства и размножились в таком громадном количестве, что у башкир считается уже теперь до 600 мусульманских школ, с 20 т. воспитанниками, обучающимися единственно татарской грамоте и правилам веры <…>».* (*Аграрный вопрос и крестьянское движение 50–70-х гг. XIX в., М.-Л.: Академия наук СССР, 1936. – С.193).
Бу урында янә борынгырак чорга – XVII гасырга мөрәҗәгать итү күп сорауларга ачыклык кертә:
«Наиболее культурный слой местного населения, главным образом муллы, выходцы из Казани, встали на стражу интересов башкир. К ним примыкали татарские князья, укрывшиеся из Казанского царства в Башкарию. Татарские муллы и князья вели среди башкирского народа пропаганду о необходимости борьбы с насильниками и организации башкирского национального государства. Леса и горы глухой Башкирии, ввиду полного отсутствия дорог, были недоступны для русских войск, в силу чего превратились в очаги национальной и религиозной пропаганды князей и мулл, которые разжигали в народе фанатическую ненависть к завоевателям»*.
*Рязанов А.Ф. Оренбургский край. Исторический очерк. – Оренбург: Гос. типо-литография ГСНХ, 1928. – С.19.
Татар халкының ни дәрәҗәдә аң-белемгә омтылуына, зыялы булуына хәтта профессорлар Н.И.Ильминский һәм Г.С.Саблуков та шакката. Бу хакта алар 1858 елгы язмаларында теркәп калдырганнар:
«<…> Казанский статистический комитет знает только 8 училищ, существующих в Казани; профессор Мирза Казем-Бек считает в Казанской губ. 184 училища, а в месяцеслове на 1858 г. число их показано 430. Во всяком случае высших училищ, или медресей в Казанской губ. должно полагать не менее 50, и в них получающих систематичекое образование до 3000 человек.
Татары имеют совершенное удобство в книгах. Коран и другие мусульманские, употребляемые здесь, книги, печатаются мусульманами всегда в нескольких тысячах экземпляров, потому продаются весьма дешево. Коран можно купить за 1 руб. и даже 75 коп. сер. Как много расходится книг мусульманских, видно из того, что экземпляров Гефтиека (отрывки из Корана) в минувшем году разошлось до 40 т. Впрочем татары с охотою покупают и дорогие книги, лишь бы они были религиозно-назидательного содержания»*. (*Аграрный вопрос и крестьянское движение 50–70-х гг. XIX в., М.-Л.: Академия наук СССР, 1936. − С.222-223).
1870 елда Казан университетында укучы чуваш студенты И.Я. Яковлев, Казан, Сембер, Самара һ.б. губерналарда гомер итүче чувашлар турында бәян иткәндә, Казан мәгариф округы башлыгы П.Д.Шестаковка мондый юллар язып калдырган: «В руках магометан материальные богатства, они захватили значительную торговлю в городах, и всю мелкую торговлю в деревнях, во всех тех местностях, где живут смешанно с чувашами и русскими. Татары магометане в отношении интеллектуального развития вообще выше стоят наших русских крестьян, живущих с ними рядом»*. (*Шунда ук. – С.331).
Шул рәвешле, ныклы иманы, Коръәне, мең ел буе кулъязмаларда сакланган «Кыйссаи Йосыф»ы һәм һәрчак гыйлемгә омтылышы булган халкыбыз янә көлдән күтәрелгән, олпат әдибебез Айдар ага Хәлим шигырендәгечә, таш күзеннән җандай чәчрәп чыккан һәм «Без исән!» дип бар дөньяга оран салган. Менә кайда ул Китап Сүзе, менә кайда ул Әдәбиятыбыз көче!
Татарча беренче көндәлек матбугат барлыкка килгәнче, зыялы катлам гарәп илләрендә, Төркиядә, Кавказда чыккан вакытлы матбугатны («Шәркы рус», «Хәят») алдырган, И.Гаспралының 1883 елдан башлап Бакчасарайда чыгучы «Тәрҗеман» газетасын укыган. Ә татар телендәге «Нур» исемле беренче газета 1905 елда Петербургта нәшер ителә башлый. Аннан мәйданга бер-бер артлы «Казан мөхбире», «Фикер» (Уральск), «Йолдыз» (Казан), «Өлфәт» (Санкт-Петербург), «Вакыт» (Оренбург), «Борһане тәрәккый» һ.б. газета һәм журналлар килә. Казанда 1900 елдан 1917 елның февраленә кадәр татар телендә 23 газета һәм журнал басылган. Казаннан тыш, Әстерхан, Мәскәү, Минзәлә, Оренбург, Санкт-Петербург, Самара, Саратов, Сембер, Ташкент, Троицк, Уфа һ.б. шәһәрләрдә татар телендә күп кенә вакытлы матбугат басмалары нәшер ителгән. 1930 елда чал тарихлы Чаллы каласында татар телендә латин имласы белән басылучы «Трактор» исемле газета чыга башлый. Аның беренче мөхәррире танылган шагыйрь Нур Баян була. КАМАЗ төзелеше башланып, иҗат көчләре тупланып, әдәби мохит барлыкка килгәч, шәһәрдә әдәби журнал чыгару омтылышлары булса да, 1991 елга кадәр ул тормышка ашмый килә.

1 сан

2001 елның августында тәүге саны дөнья күргән «Мәйдан» журналы халкыбызга хезмәт итә, аның белән бер сулышта яши. Моны инде дөнья күргән 178 саныбызның һәркайсы дәлилли. М.Гафури, М.Җәлил, А.Алиш, Н.Баян, Г.Ахунов, Т.Миңнуллин, Н.Фәттах, И.Юзеев, Ш.Галиев, Р.Фәйзуллин, Р.Вәлиев, Р.Миңнуллин, Ф.Садриев, М.Мирза, Г.Морат, Р.Харис һ.б. йөзләрчә әдипләребез иҗатына, М.Шәймиев, И.Шакиров, Ә.Афзалова кебек бөек шәхесләребезгә багышланган саннар да, Әгерҗе, Мөслим, Актаныш, Балык Бистәсе, Минзәлә, Әлмәт, Тукай һ.б. районнардагы, Башкортостан һәм Удмуртия җөмһүриятләре, Оренбург, Пермь, Чиләбе һ.б. өлкәләрдәге татар шәһәр һәм авылларының тарихын, мәдәни тормышын яктыртуга багышланган махсус саннар да энциклопедик кыйммәткә ия. Ни өчен дигәндә, һәр яңа санны әзерләгәндә хезмәткәрләребез һәм галимнәребез архивларда, тарихи урын яки җирлектә тирәнтен эзләнүләр алып баралар. Мәкаләбез башында искә алынган галимебез Ризаэддин Фәхреддиннең бу нисбәттән әйтелгән сүзләре безнең өчен дә уртак кагыйдә, канун буларак яңгырый: «Әгәр берәр кеше читтән тикшереп торса – Риза казый архивта нинди байлыклар эзли икән? Берәр хәзинә бардыр, шуны табарга маташа торгандыр, – дип уйлыйдыр. Хәлбуки, 3-4 сәгать вакыт сарыф итеп, тузанга батып, актарынып «Асар»га языла торган 3-4 кешенең дөрес туган-үлгән елларын табу минем өчен бер чиләк алтыннан кыйммәтле була». Галимнең кызы Әсма Шәрәф «Әткәем турында истәлекләр»дә: «Кая гына барса да, кунак булып яту максаты түгел, ә музейлар, китапханәләрне күрү, борынгы каберлекләрдәге, үткән замандагы кабер ташларының язмаларын тикшерергә вакытын кызганмый иде»*, – дип искә ала. (*Ризаэтдин Фәхретдин: Фәнни-биографик җыентык. – Казан: «Рухият» нәшр., 1999. – Б. 41.) Инкыйлабтан соң дөньялар үзгәргән, гаиләсен туйдырыр өчен иң кадерле китапларын сатарга мәҗбүр булган чагында да ул: «Әгәр дә миннән дөньяның рәхәте нинди эштә дип сорасалар – ач булмаслык ризык булса, үз гаиләм арасында тыныч тору, язу-уку белән эш кылу, – дип җавап бирер идем», – дип кабатлаган.
Әйе, безнең каләмдәшләр, даими авторлар арасында да шул рәвешле бар күңеле белән тарихка, әдәбиятка бирелгән шәхесләр шактый. Тарихчы-эзтабарлардан Дамир Гарифуллин, Фәүзия Бәйрәмова, Вахит Имамов, Шаһинур Мостафин, Гамир Гарифуллин, Нурулла Гариф, Рәис Зарипов, Юныс ага Йосыпов, Николай Петров-Текин, Ягъcүф Шәфыйков, Мират ага Монасыйпов исемнәре укучыларыбызга аеруча яхшы таныш. Алар дистә еллар, ә кайвакыт гасырлар дәвамында кояш күрмәгән уникаль ядкәрләрне табып, өйрәнеп укучы хозурына тапшырдылар, милли тарихыбыздагы ак тапларны бетерүгә үз өлешләрен керттеләр. (Бу урында редакция коллективының тырышлыгына аерым тукталасы килә. Унбиш ел дәвамында нинди генә ташъязмалар өйрәнелмәгән, нинди генә музей һәм архив ишекләре шакылмаган… Соңгы ике ел дәвамында редакциянең үз транспорты булмау эшебездә зур кыенлыклар тудырса да, иҗади командировкалар – изге бурычыбыз. Татар, башкорт, казах халыкларының хәтерендә мәңгегә уелып калган Акмулла арбасы вазифасын башкарырлык, төрле төбәкләргә сибелгән милләттәшләребезгә яңа журналлар һәм китаплар төяп барырлык шәхси транспортыбыз булса, уңышларыбыз бермә-бер куанычлырак булачак. Журналны аякка бастыруда ярдәм иткән олпат әдипләребез Туфан Миңнуллинга, Разил Вәлиевкә, Татарстан Язучылар берлегенә, Чаллы Язучылар оешмасына рәхмәт. Бүгенге көндә, мәркәзебезгә нинди генә җитди сораулар белән барсак та, Разил Вәлиев, Равил Фәйзуллин, Вахит Имамов, Сөмбел Таишева, Римзил Вәлиев кебек татар матбугатын күз карасыдай саклаучы милләтпәрвәр шәхесләребез үз киңәш-табышлары белән һәрвакыт ярдәм итеп торалар). Ә инде әдәби мохиттән башка тормышны күзалдына китерә дә алмаган язучыларыбыз Рәшит Бәшәр, Айдар Хәлим, Факил Сафин, Әнвәр Шәрипов, Әлфия Ситдыйкова, Мансур Сафин, «Ләйсән» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина күпме яшь иҗатчыларга дөрес юл күрсәтте, үгет-нәсыйхәтләрен бирде. Үз каләмнәрен заманында нәкъ менә «Мәйдан»да чарлаган Галиәхмәт Шаһи, Рәзинә Мөхияр, Айрат Суфиянов, Айгөл Әхмәтгалиева, Зөләйха Минһаҗева, Хәмит Латыйф, Амур Фәләх, Сирень Якупова, Рахман Шәфигуллин, Булат Сәләхов һ.б. язучыларыбыз әдәбиятта үз юлларын тапты. Инде әдәбият мәйданына чыгарга дип җиң сызганган егет-кызлар да игътибарыбыз үзәгендә. Алар, иншалла, Кол Гали, Таҗетдин Ялчыгол, Нур Баян, Кадыйр Сибгатуллин, Мөдәрис Әгъләм, Хәниф Хөснуллин, Ямаш Игәнәй, Мәхмүт Газизовларның рухларын шатландырырдай гүзәл әсәрләр иҗат итәрләр әле. Иң мөһиме – безне Ходай унбиш ел дәвамында «Мәйдан»га тугры булып калган әдәбият сөючеләребездән, терәгебез булган укучыларыбыздан аермасын! «Мәйдан»ыбыз исә киләчәктә дә туры сүзле, ачык йөзле халык журналы булып калачак!

Журнал, аның  тарихы һәм редакция коллективы фотоларын сылтама буенча карый аласыз: http://maydan.tatar/about/


Комментарий язарга