Логотип «Мәйдан» журналы

"Мәйдан" журналы Зәйдә кунакта

22 апрель көнне журналыбыз редакциясе Зәй шәһәре үзәк китапханәсендә һәм "Татар гимназиясе"ндә очрашуда булып кайтты.Китапханәгә районның төрле авылларыннан әдәбият сөючеләр, китапханәчеләр җыелган ид...

22 апрель көнне журналыбыз редакциясе Зәй шәһәре үзәк китапханәсендә һәм "Татар гимназиясе"ндә очрашуда булып кайтты.
Китапханәгә районның төрле авылларыннан әдәбият сөючеләр, китапханәчеләр җыелган иде.
IMG_0034
Редакция хезмәткәрләре белән бергә кунак булып татар шагыйре, балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләк лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, "Мәйдан" журналының элеккеге хезмәткәре Рәшит Бәшәр, Чаллы үзәк китапханә хезмәткәре, шушы якта туып-үскән Ләйсән Шәйхетдинова, җырчы Илсөяр Зарипова да килде.
IMG_0051
Зәй үзәк китапханәсенең директоры Роза Вәлиева һәм анда эшләүче хезмәткәрләр безне бик җылы каршы алды. Журналыбызга багышлап күргәзмә дә әзерләнгән иде. Очрашуга килүчеләр журнал турында күп мәгълүмат алды, редакция хезмәткәрләре белән танышты, сорауларын бирде. Баш мөхәррир Фидаил Мәҗитов Зәй тарихына кагылган күп кенә кызыклы мәгълүматларны җиткерде.. Язучы Рәшит Бәшәр журналның тарихы, ничек чыга башлавы, "Мәйданчык" кушымтасы турында сөйләде. Яшь шагыйрәләребез Фирүзә Шәйхетдинова, Фәнсилә Шәйдүләтова үзләренең шигырьләрен укыдылар. Ә җырчы Илсөяр Зарипованың матур җырлары очрашуга тагын да ямь кертте.
IMG_0033 (1)
IMG_0042
Китапханәдәге очрашудан соң, Зәй шәһәренең татар гимназиясенә юл тоттык.
IMG_0072
Гимназиянең укытучылары, укучылары журнал белән танышты, электрон версияне уку мөмкинлеге дә булу алар өчен яңалык булды. Укучылар белән үзара аралашуда җитди мәсьәләләр күтәрелсә дә, бик күңелле килеп чыкты. Үз телебездә сөйләшү, татар әдәбиятын уку, туган як тарихы һәм, әлбәттә, шушы темаларны яктыртучы журнал турында барды әңгәмәбез. Соңыннан укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларына җавап алдылар.
Бу очрашуларның нәтиҗәсе булыр, Зәй якларында да укучыларыбыз артыр дигән өметтә калабыз!
 

Комментарийлар