Логотип «Мәйдан» журналы

“Мәйдан” 15 яшен Казанда билгеләп үтте (+ФОТОЛАР)

Татарстан Милли китапханәсенең мәҗлесләр залында Чаллыда нәшер ителүче “Мәйдан” журналы редакциясе хезмәткәрләре катнашында тантаналы кичә узды.Журнал чыга башлавының 15 еллыгына багышланган тантананы...

Татарстан Милли китапханәсенең мәҗлесләр залында Чаллыда нәшер ителүче “Мәйдан” журналы редакциясе хезмәткәрләре катнашында тантаналы кичә узды.
IMG_0207
Журнал чыга башлавының 15 еллыгына багышланган тантананы баш мөхәррир Фидаил Мәҗитов ачып җибәрде. Кичәне алып баручы язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөләйха Минһаҗева котлау өчен беренче сүзне аксакал әдип Равил Фәйзуллинга бирә. Аннан соң язучылар Вахит Имамов, Роберт Миңнуллин, Фоат Галимуллин, Флера Тарханова, Нәҗибә Сафина, Эльмира Шәрифуллина, “Казан утлары” журналы баш мөхәррире Илфак Ибраһимов, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова, Шаһинур Мостафин “Мәйдан” журналы хакында фикерләрен белдерде. Әдипләр унбиш ел дәвамында “Мәйдан”ның татар дөньясында үз урынын таба алуын, үз укучыларын булдыруын да бәян иттеләр. Аеруча журналның аерым саннарын махсус төбәкләргә, язучы һәм шагыйрьләргә багышлануын зур уңыш, казаныш буларак билгеләп кителде. Әлбәттә, “Мәйдан”ның киләчәге өчен дә борчылучылар булды. Чыгыш ясаучыларның күпчелеге: “Журнал гаҗәеп яхшы, анда тарихи әсәрләр дә урын ала, проза һәм шигърияткә дә лаеклы игътибар бирелә. Баш мөхәррир Ф.Мәҗитовның тарих белән ныклап кызыксынуы “Мәйдан” битләрендә дә чагылыш таба һәм бу күркәм күренеш. Балалар өчен “Мәйданчык” кушымтасы булу журналны тагын да баета”, – дигән фикерләрне әйтте. “Нинди генә заманалар килсә дә, мондый журналны без саклап калырга, киләчәк буыннарга җиткерергә кирәк”, – дип басым ясаучылар да булды.
Профессор Әнвәр Шәрипов күп кенә төбәкләрдә очрашуларда булды. Шунда “Мәйдан” журналы белән кызыксынучылар, язылучылар саны арта баруын билгеләп китте.
Җырчылар Гөлдания Хәйруллина, Равил Галиев һәм Илзидә Госманова журнал бәйрәменә матур җырлары белән ямь өстәп торды. Кичә азагында Ф.Мәҗитов барлык катнашучыларга, аеруча милли китапханә җитәкчесе урынбасары Ирек Һадиевка, күргәзмәләр һәм мәдәни бүлек мөдире Фирдәвес Имамовага рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Чара бөтен зал бергә бөек Тукайның «Туган тел» җырын башкарып тәмамланды.
 
IMG_0204
 
IMG_0216
 
IMG_0215
 
5(31)
 
IMG_0245
 
общ

Комментарийлар