Логотип «Мәйдан» журналы

Мәгариф министрлыгы уку елын 1 сентябрьдән традицион форматта башларга планлаштыра

Россия Мәгариф министрлыгы яңа уку елын 1 сентябрьдән традицион форматта башларга планлаштыра. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов «Россия 24» каналы эфирында әйтте.«Балалар мәктәпкә барач...




Россия Мәгариф министрлыгы яңа уку елын 1 сентябрьдән традицион форматта башларга планлаштыра. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов «Россия 24» каналы эфирында әйтте.





«Балалар мәктәпкә барачак, без моңа әзерләнәбез. Балалар үзләре дә әзерләнә, алар мәктәпне сагынган. Укытучылар да әзерләнә, алар үз укучыларын күрергә тели. Әлбәттә, вазгыятьне исәпкә алып, без эпидемиологик саклану чараларын көчәйттек. Бүген бу эш төбәкләр белән башкарыла», — диде Сергей Кравцов.




Россия төбәкләрендәге, шул исәптән Татарстандагы мәктәпләр дә Covid-19 аркасында 6 апрельдән дистанцион укытуга күчте. Республикада уку елы май ахырында тәмамланды.




 

Комментарийлар