Логотип «Мәйдан» журналы

Медведев Татарстан галимнәренә фән һәм техника өлкәсендә Хөкүмәт премияләрен тапшырды

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Татарстан галимнәренә фән һәм техника өлкәсендә Хөкүмәт премияләрен тапшырды. 2018 елда 220 кеше премия лауреаты булган, алар арасында Татарстаннан тугыз кеше...

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Татарстан галимнәренә фән һәм техника өлкәсендә Хөкүмәт премияләрен тапшырды. 2018 елда 220 кеше премия лауреаты булган, алар арасында Татарстаннан тугыз кеше бар. Бу турыда Россия Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә. ÐœÐµÐ´Ð²ÐµÐ´ÐµÐ² Татарстан галимнәренә фән һәм техника өлкәсендә Хөкүмәт премияләрен тапшырды
КФУ ректоры урынбасары – геология-минералогия фәннәре докторы, профессор Данис Нургалиев, техник фәннәр докторы, КФУ профессоры Николай Непримеров (вафатыннан соң), техник фәннәр кандидаты - «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ баш инженеры урынбасары Рафаэль Кантюков, «ТГТ Сервис» ҖЧҖ вәкилләре – физика-математика фәннәре кандидаты Андрей Арбузов һәм Артур Асланян, фәнни хезмәткәр Станислав Сорока углеводород чималы чыга торган урыннарында һәм җир асты саклау урыннарында инновацион, югары технологияле киң диапазонлы тавыш спектрын үлчәү буенча геофизик комплексын эшләү һәм кертү өчен премиягә лаек булган.
Яшь галимнәр арасында КНИТУ-КХТИ кафедрасы мөдире – техник фәннәр докторы Венера Хамматова һәм КНИТУ-КХТИ кафедрасы доцентлары – техник фәннәр кандидатлары Руслан Гайнетдинов белән Эльмира Хамматова Хөкүмәт премиясе лауреатлары булдылар. Яшь галимнәр премиягә күпфункцияле композицион тукыма материаллары җитештерү һәм Россиянең икътисад тармагында аларны гамәлгә ашыру технологияләрен эшләгән өчен лаек булган.
Премиягә лаек булган фәнни эшләр киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгән. «Сезнең һәрберегез тәҗрибәгә карамастан, кызыклы, стандарт булмаган идея тәкъдим итә алды һәм премиягә лаек булды», — диде Премьер-министр. Аның сүзләренчә, галимнәр технологияләре эшли башлаган һәм кешеләргә файда китерә.
«Шуңа күрә без «Фән» илкүләм проектыннан җитди нәтиҗә көтәбез. Ул фәнне һәм техниканы үстерү өчен төп юнәлеш булып тора. Соңгы өч елда федераль бюджеттан гына проектка 135 млрд сум юнәлдерелгән», — диде Россия Хөкүмәте Рәисе.
Фото: media.kpfu.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/15/182635/

Комментарийлар