Логотип «Мәйдан» журналы

Матриархат чорында

Без, имеш, матриархат чорында яшибез. Дөньяга хатын-кыз – баш та, хатын-кыз – түш. Ә ирләрнең, мескеннәрнең, бернинди хокуклары юк. Аларның юллары да абзардан тупсага, тупсадан мичкә чаклы гына. Хатын...

Без, имеш, матриархат чорында яшибез. Дөньяга хатын-кыз – баш та, хатын-кыз – түш. Ә ирләрнең, мескеннәрнең, бернинди хокуклары юк. Аларның юллары да абзардан тупсага, тупсадан мичкә чаклы гына. Хатын-кыз эштә, бала-чага йоклаган чагында без, ирләр, кибет алдына җыелып, тәмәке тартып, авыр тормышыбыздан зарланып, күңел ачып алабыз, имеш.
Без, егет-җилән, гүзәл җенес икән, без тәрәзә пәрдәсе аркылы гына урамга карап, авыр көрсенеп утырабыз, ә кызлар урам урап, гармун уйнап, әйттереп-типтереп йөриләр.
Аргы очтан бирге очка
Тәгәрәтәләр мичкә;
Әби, улың бигрәк нечкә,
Түзәр микән бер кичкә?! –
дип җырлаган булалар, имансызлар.
Без егетләргә, күз бәйләнгәч, урамга чыгарга ярамый, ул-бу булмагае дип, әниләр ачуланалар, чыксаң, каеш белән дә яралар. Ә әтиләр, башларын иеп, почмакта утыралар, аларның сүзе сүз түгел, бер тиенлек авторитетлары юк. «Ирләр кеше түгел, ишәк мал түгел» дигән мәкальне еш ишетергә туры килә.
Шулай беркөнне тәрәзә төбендә кулъяулыгы чигеп утырам, урамда бер көтү кызлар урам урыйлар, үзләре акырып җырлыйлар.
Гамил исемен кемнәр куйган,
Аны күреп кем туйган...
Йа Ходай, исемемне кушып җырлый башладылар бит инде, башларым ниләр күрер, дим мин офтанып. Үземнең йөрәк дерт-дерт тибә, үзем сөенәм, үзем оялам да биткә кершән сөртергә тотынам.
Бер кичне безнең тәрәзә төбендә берәү җырлый:
Гамил бәгърем, бар суга,
Гамил җаным, барсаң суга,
Сөйләшербез барсын да...
Уф Алла, Нәфисә тавышы бит бу, шул, шул, әйтәм аны, үткән-сүткәндә юл бирми, ашардай булып карап кала, үзе сызгыра, үзе тел шартлата, оятсыз, әллә гашыйк булды микән, әнкәй сизмәсә генә ярар иде, Рабби!
Озак та үтми көянтә-чиләк алдым да суга киттем. Бөдрә тал ышыгыннан берәү чыгып, беләгемнән тотып алмасынмы! Шул, шул, майлы күз Нәфисә инде, култыгында – гармун, авызында – беләк буе папирос.
– Гамил бәгърем, тукта әле, бер генә кәлимә сүз әйтәсем бар! – ди, дәртле пышылдап.
– Нәфисә апа, җибәр, зинһар, кеше-кара күрсә, даныбыз чыгар, – дигән булам мин, җиңем белән авызымны каплап.
– Миңа кияү буласыңмы? – ди бу.
– Белмим шул, – дигән булам мин, чабата башына карап. – Әнидән сора.
Шулвакыт теге, каерып алып, суырып үпмәсенме!
– Кит моннан, нахал, ихи-хи-хи, мәхәббәтсез! – дигән булам мин, үзем китмим.
Шулвакыт теге – калтыранган куллары белән миңа бер уч конфет, бер исле сабын төртә, ә мин аңа, чалбар кесәсеннән алып, чиккән яулык төртәм дә, калтыранган иреннәремнән «вәгъдә» сүзе чыкканын үзем дә сизми калып, йөгерә-атлый өйгә кайтып китәм. Уф, йөрәгем чыгардай булып тибә, ниләр генә күрәсем бар икән?
Теләгем кабул булды. Бер атна да үтмәде, Нәфисә мине ябыштырып чыкты. Ефәккә генә төреп йөртермен, дип алдаган гына икән, – киндер ыштан, киндер күлмәк өстән төшми.
Хәзер мин өйдә өч бала карап утырам, бер кулым белән бала тирбәтәм, икенче кулым белән камыр басам, «эчеп кайтмаса гына ярар иде, и Ходаем» дип теләк телим. Эчсә, бик холыксыз ул Нәфисә, дөньяны кыра, уклаумы, чабата калыбымы, бер дә карап тормый. Әле үткән атнада гына: «Шешә саткан акчаны кая куйдың, керәшен?» – дип бәйләнеп җанымны алды.
И Раббем, кайчан бетәр бу матриархат, революция ясарга кирәк, ахрысы, дип, нурлы йөзләремне саргайтып, уйлап утырам, имеш.
– Әтисе, торасыңмы әле, коймак пеште, чәй кайнады, – дигән ягымлы тавышка уянып китсәм, сәгать унберенче ярты җиткән. Елмаеп куйдым, шөкер, патриархатта торабыз икән әле.

Комментарийлар