Логотип «Мәйдан» журналы

Машина да – шул ук товар...

Закон нигезендә җитешсезлек ачыкланган товарны, шул исәптән машинаны да 14 көн эчендә кибеткә кире тапшырырга була. Русия Хөкүмәте карары белән автомобиль техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә кер...

Закон нигезендә җитешсезлек ачыкланган товарны, шул исәптән машинаны да 14 көн эчендә кибеткә кире тапшырырга була. Русия Хөкүмәте карары белән автомобиль техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә кертелгән.

Товарда кимчелекләр күзәтелгәндә, алар вакытында төзәтелмәгәндә “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы закон нигезендә кулланучы аны алыштырырга хокуклы. Берничә очракны карап үтәргә кирәк.
Беренчесе, кимчелекне төзәтү өчен шактый чыгымнар таләп ителә. Яки төзәткән саен, кабат ватыла. Бу очракта, импортер, дилер кимчелекнең ни дәрәҗәдә булуын билгеләп, кулланучы өчен ничек уңайлырак икәнен үзе хәл итә.
Икенчесе, закон нигезендә товар­ның кимчелекләрен төзәтү өчен 45 көнгә кадәр вакыт бирелә. Сатучы кимчелекләрне бетермәгән икән, кулланучы автомобиль акчасын кайтарырга хокуклы. Сервиска мөрәҗәгать иткәндә, җитешсезлек турындагы гаризаны ике нөсхәдә әзерләргә кирәк. Берсен дилерга бирергә, икенчесен теркәгәннән соң, үзеңдә калдырырга. Әгәр дә кул куюдан баш тарталар икән, шикаятьне заказлы хат итеп юлларга була.
Өченчесе, ел дәвамында машина 30 көннән артык ватылып торган икән, аны куллану мөмкин булмаганда, шулай ук машинаны салонга кире кайтарырга була. Бу очракта ремонт ясаткан көннәрне документаль рәвештә теркәп барырга кирәк.
Ике арада бәхәс килеп чыкканда, сатучы автомобильгә үз исәбенә экспертиза уздырырга тиеш. Кулланучы бәйсез экспертизада үзе дә катнаша ала. Әгәр ул хаклы булып та, сатучы автомобиль акчасын кайтарырга теләми икән, барысын да суд аша хәл итәргә мөмкин.
 
«Кызыл таң»

Комментарийлар