Логотип «Мәйдан» журналы

Мартның беренче атнасында Татарстан халкы өч көн рәттән ял итәчәк

 Мартның беренче атнасында Татарстан халкын тагын өч көнлек каникуллар көтә. Бу хакта бүген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.«РФ Х...





 Мартның беренче атнасында Татарстан халкын тагын өч көнлек каникуллар көтә. Бу хакта бүген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
mart-2020




«РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган бәйрәм көне булып тора. РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсенең 2 өлеше нигезендә ял көне һәм эш көне булмаган бәйрәм көне ял көненә туры килгәндә, ял көне бәйрәмнән соңгы эш көненә күчерелә», — диелә хәбәрдә.

 Шулай итеп, 7, 8 һәм 9 март ял көннәре булачак. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 23 февраль көнне бәйрәм итү уңаеннан республика халкы өч көн рәттән — 22 февральдән 24 февральгә кадәр ял итте.






Фото: https://ok.ru/

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар