Логотип «Мәйдан» журналы

Март аенда Татарстанда нинди һава торышы булачак?

Идел-Нократ районы һәм Урта Иделдә март аенда -1…-3 градус булачак. Бу нормадан 2-3 градуска югары. Явым-төшемнәр күләме 50-70 мм - күпьеллык күрсәткечләрдән югарырак булыр дип фаразлана. Бу хакта «Че...



Идел-Нократ районы һәм Урта Иделдә март аенда -1…-3 градус булачак. Бу нормадан 2-3 градуска югары. Явым-төшемнәр күләме 50-70 мм - күпьеллык күрсәткечләрдән югарырак булыр дип фаразлана. Бу хакта «Челнинские известия» яза.



mart


Айның беренче көннәрендә бераз кар явачак, көндез 0…-5, төнлә 10 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда урыны белән бозлавык булачак. Беренче декада уртасы явым-төшемле, көндез 0…+5 градус җылы булачак. Беренче ункөнлек ахырында явым-төшемнәр булмаячак, көндез -1…-6 градус салкын, юлларда бозлавык булачак.

 Ай уртасында коры һәм аномаль җылы һава торышы урнашачак. Көндез 4-9 градуска кадәр җылытачак. Икенче декада ахырында явым-төшемнәр булачак, җил көчәячәк, көндез иң югары температура +1…+6 градус җылы булачак.




Өченче ункөнлекнең беренче яртысында һава торышы тотрыксыз, явым-төшемнәр еш булачак, урыны белән температура уйнаячак. Көндез +2…+7, -4…+1 градус булачак.




Март ахырында коры, кояшлы һава торышы булачак. Көндез 3-8 градуска кадәр җылытачак, төнлә салкынча булачак.


 
Фото: pixabay.com/

«Интертат»

Комментарийлар