Логотип «Мәйдан» журналы

Марсель Галиевка 75 яшь!

Танылган әдип – шагыйрь, прозаик һәм драматург, Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Марсель Баян улы Галиевка бүген 75 ящь тула! Марсель абыйны шушы олы...

Танылган әдип – шагыйрь, прозаик һәм драматург, Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Марсель Баян улы Галиевка бүген 75 ящь тула! Марсель абыйны шушы олы бәйрәм белән котлыйбыз, иминлек, иҗат дәрте, озын гомер телибез!
marsel-galiev
Журналыбызның октябрь санында Марсель абый Галиевнең шигырьләре дә чыгачак. Укымый калмагыз!
 
ЧИСТАРЫНУ
 
Күңелемдә адашырга яратам мин –
Андый чакта син чакырма мине.
Кемнәр белән, кайсы чатта хушлашылган
Мин шуларны сагынып кайтам кире.
 
Дөньялыкта бүтән, ә күңелдә Вакыт
Туктап калган һаман бер ноктада.
Иделемнең ачык көндәлеге сыман –
Акчарлаклар күктә, укып кара…
 
Барлап карыйм. Үз асылын үзе белгән
Күпме кеше күңел галәмендә?
Сокланырга кабат яңа өмет туа,
Якынлашкан саен үткән көнгә.
 
Бар да исән монда, чиста карашларда
Чагылмый да ниләр күрәчәгең.
Ә тормышта шулай: кайсылары түләп,
Кайсы яулап алган киләчәген.
 
Бар да шул ук монда. Бар да якын итә.
Күрешергә әзер сузган куллар.
Исмен җуеп олы сулар кочагында,
Күмелмәгән әле инеш-сулар…
 
Күңелемдә онытылырга яратам мин,
Сәҗдә кылам, кайтып узган чакка.
Ә син дәшмә андый чакта, чакырма син,
Бер чистарып кайтыйм дөньялыкка.
 
 

Комментарийлар