Логотип «Мәйдан» журналы

Марат Әхмәтов Татарстан авылларын саклау өчен кирәкле ике бурычны билгеләде

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кешеләрне авылда калдыру өчен хәл итәргә кирәкле ике бурычны билгеләде. Кичә Яшел Үзән районында авыл халкының эшлеклелек активлыгын артты...

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кешеләрне авылда калдыру өчен хәл итәргә кирәкле ике бурычны билгеләде. Кичә Яшел Үзән районында авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән семинар-киңәшмәдә ул шулай дип белдерде.
Марат Әхмәтов Татарстан авылларын саклау өчен кирәкле ике бурычны билгеләде
«Безгә нәрсә җитми? Кешеләрне, аеруча яшьләрне авылда калдыру өчен без мохтаҗ гаиләләрне шунда ук торак белән тәэмин итәргә әзер булырга тиеш. Бушлай түгел, төрле ташламалы шартларда. Шуңа өстәп, әгәр эшкә сәләтле гаилә авылда керем алу өчен ниндидер эшчәнлек белән шөгыльләнергә тели икән, бу активлык дәүләт ярдәме белән беркетелергә тиеш. Әгәр шушы ике бурыч хәл ителсә, без Татарстан авылларын саклап калачакбыз», - диде Марат Әхмәтов.

Министр Россиядә авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасы раслануын искәртте. «Бу эшкә муниципаль район башлыклары да кушылды, һәм без заявка кампаниясенең беренче этабын төгәлләдек. 2024 елга кадәр исәпләнгән программаны гамәлгә ашыруга 2,6 триллион сум акча юнәлдереләчәк. Аның ярдәмендә илдәге авыл торак пунктларының барлык социаль, инфраструктур һәм башка бурычларын хәл итеп булачак. 1 триллион сум акча федераль бюджеттан күчерелә», - диде ул.
Моннан тыш, докладчы киләсе елдан авыл җирендә торак төзелеше буенча тагын да колачлырак программа гамәлгә ашырыла башлаячагына өмет белдерде. «Бу кадрларны авылда калдыру өчен бик яхшы стимул булачак», - дип сүзен йомгаклады ул.

Татарстанда 2019 елның беренче яртыеллыгында җитештерелгән тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең күләме, 2018 елның шул чоры белән чагыштырганда 2 процентка артып, 93,1 миллиард сум тәшкил иткән.
Фото: gossov.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/13/191474/

Комментарийлар