Логотип «Мәйдан» журналы

Маньяк өчен - 1 миллион сум (ФОТО)

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Россиядә пенсионерларны үтерүдә шикләнелүче ир-атның яңа фотографияләрен бастырды.Маньякка 25-35 яшь, ул уртача буйлы (170-175 см), ябык. Фотография...


Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Россиядә пенсионерларны үтерүдә шикләнелүче ир-атның яңа фотографияләрен бастырды.



Маньякка 25-35 яшь, ул уртача буйлы (170-175 см), ябык. Фотографиядәге ир-ат турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларны полициягә хәбәр салырга сорыйлар. Ярдәм күрсәтә алган кешегә 1 миллион сум да вәгъдә ителгән.
маньяк(2)
Маньяк ТКХ хезмәткәре сыйфатында әбиләр фатирына үтеп керә. Анда ул аларны буып, акчаларын урлый.  Башкортстан, Мари Иле, Татарстан, Удмуртия, Пермь крае, Иваново, Нижгар һәм Свердлау өлкәләреннән  30дан артык пенсионер үтерүче корбаны булган.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар