Логотип «Мәйдан» журналы

Манту пробасы узганда кала

Быел көз туберкулезны кисәтү буенча яңа кагыйдәләр гамәлгә керә.Алар буенча Манту пробасын диаскинтест алыштырачак. Бу авыруны ачыклау дәрәҗәсен күпкә арттырыр дип көтелә. Препаратның тәэсир итү принц...


Быел көз туберкулезны кисәтү буенча яңа кагыйдәләр гамәлгә керә.



0-6
Алар буенча Манту пробасын диаскинтест алыштырачак. Бу авыруны ачыклау дәрәҗәсен күпкә арттырыр дип көтелә. Препаратның тәэсир итү принцибы туберкулинныкы кебек үк. Шулай ук кулга тире астына укол ясыйлар, өч көннән табиблар кызарган урынны үлчи. Нормадан артып китсә, баланы алга таба тикшерелүгә җибәрәләр.
Башта диаскинтестны мәктәпләрдә генә кулланачаклар. Балалар бакчаларына йөрүчеләргә Манту пробасы ясауны дәвам итәчәкләр. Бик тиздән барысы да яңа препаратка күчәчәк.

 
 
Чыганак: http://www.almet-rt.ru/tt

Комментарийлар