Логотип «Мәйдан» журналы

Мамадышта яшәүче күпбалалы гаилә битлекләрне бушлай өләшә

Мамадышта яшәүче күпбалалы Башковлар гаиләсе битлекләр тегә һәм аларны бушлай өләшә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.«Хәзерге коронавирус белән бәйле катлаулы вазгыятьтә Мамадыш, Казана һәм Чаллы да...



Мамадышта яшәүче күпбалалы Башковлар гаиләсе битлекләр тегә һәм аларны бушлай өләшә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.



614


«Хәзерге коронавирус белән бәйле катлаулы вазгыятьтә Мамадыш, Казана һәм Чаллы даруханәләрендә дә битлек тапмадык. Шуннан 2 метр тукыма, 25 метр резинка сатып алдым. Балалар да эшле булды, кайсы кисә, кайсы тегә», дип сөйләде 14 бала анасы Алевтина Сергеевна.

 Әлеге гаиләдә 14 бала тәрбияләнә, өч бала үзләренеке, 11 баланы тәрбиягә алганнар.




«Битлекләрне сатуга әзерләмибез. Бушлай таратабыз. Балалар изгелек кылуның нәрсә икәнен белеп үссен», - диде Алевтина Сергеевна.


 
Фото: mamadysh-rt.ru

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар