Логотип «Мәйдан» журналы

Мамадыш әдәбият сөючеләрне җыйды

Кышның нәкъ уртасында Мамадыш районыбызда үткәрелгән татар әдәбияты көннәрендә Казаннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән күпсанлы кунаклар катнашты.Ул күренекле әдип Шәйхи Маннурны искә алуга багышланган чарал...

Кышның нәкъ уртасында Мамадыш районыбызда үткәрелгән татар әдәбияты көннәрендә Казаннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән күпсанлы кунаклар катнашты.
img_4415
Ул күренекле әдип Шәйхи Маннурны искә алуга багышланган чаралар белән башланып китте. Туган авылы Тулбайда каберенә чәчәкләр салынды, рухына дога багышланды. Быел аның китапханәсенә 60 ел тула. Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Зиннур Мансуров Шәйхи Маннур кебек үз акчасына китапханә салдырган һәм аны китаплар белән тәэмин итеп торган әдипнең Татарстанда башка булмавын ассызыклап үтте. Шәйхи аганың Мамадыштагы һәйкәле янында да аны искә алу митингы үткәрелде. Анда шәһәр мәктәпләре укучылары, татар теле укытучылары, китапханәчеләр, әдәбият сөючеләр каршында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы Зиннур Мансуров, Чаллы Язучылар оешмасы җитәкчесе Факил Сафин, Шәйхи Маннурның мирас комиссиясе рәисе Шаһинур Мостафин чыгыш ясап, әдипнең иҗаты бүген дә актуаль булуын, Мамадыш төбәгеннән соңгы елларда бик күп әдипләр үсеп чыгуында аның да йогынтысы зурлыгын билгеләп үттеләр. Композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында узган кичәдә Шәйхи Маннур исемендәге премиянең быелгы лауреатлары исемнәре игълан ителде, аларга дипломнар тапшырылды.
img_4448_m
img_4435_m
img_4446_m
Мамадыш төбәге талантларын барлауда керткән өлешләре, Мөхәммәт Шәйхинең “Якты чишмә“ китабын әзерләп чыгарганы өчен, әдип, “Көмеш кыңгырау“ газетасы баш мөхәррире-директоры Факил Сафин; балаларга багышланган күпсанлы китаплары өчен шагыйрь Ринат Нуруллин; матбугат битләрендә дөнья күргән шигырьләре һәм парчалары өчен мамадышлы Люция Губина яңа лауреатлар булдылар.
img_4493_m
Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы көче белән әзерләнгән кичәнең икенче өлеше Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Вахит Галиевның 90 еллыгына багышланган иде. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов, иҗатташ дуслары, балалары унөч китап чыгарган шагыйрьгә саулык-сәламәтлек, озын гомер, тагын да зуррак иҗат уңышлары теләделәр.

Комментарийлар