Логотип «Мәйдан» журналы

Май үз кануннары белән килә

Май ае бәйрәмнәрдән тыш, яңалыкларга да бай. Яңалык­лар сугыш ветераннарына да, автомобиль йөртүчеләргә дә, эшмәкәрләргә һәм пособие алучыларга да, туристларга да кагыла. Һәр ветеранга – унар меңҖиңү...

Май ае бәйрәмнәрдән тыш, яңалыкларга да бай. Яңалык­лар сугыш ветераннарына да, автомобиль йөртүчеләргә дә, эшмәкәрләргә һәм пособие алучыларга да, туристларга да кагыла. 

Һәр ветеранга – унар мең
Җиңү көнендә Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм инвалид­ларының акча янчыгы ун мең сум акчага калынаячак. Ветераннар киләчәктә мондый төр түләүгә ел саен өметләнә ала. Ил Президенты Владимир Путин шул хактагы Указга кул куйган. Узган ел да ветераннарыбызга шул ук күләмдә акчалата ярдәм оештырылды. Әлеге яңалык хәрәкәттәге армия составында, партизан отрядында сугышканнарга, журналистларга, разведчикларга, Балтыйк буе илләрендә яшәүче Россия гражданлыгына ия ветераннарга да кагыла.
Юл билгесе кечерәйтелә
Май аеннан башлап, дәүләт стан­дартлары нигезендә, автомо­бильчеләр өчен куелучы юл йөрү билгеләрен кечерәк үлчәмдә кую рөхсәт ителәчәк. Хәзергә кадәр стандарт буенча, юл билгеләре 70кә 70 сантиметр иде. 1 майдан соң ил­легә илле, хәтта кырыкка кырык калган юл билгеләрен дә очратырга мөмкин булачак. Дөрес, мондый үз­гәреш шәһәр үзәкләренә һәм тарихи корылмалар урнашкан мәй­дан­нарга гына кертелә. Зур тизлек бе­лән йөрү рөхсәт ителгән автотрассаларда элеккеге билгеләр сакланачак. Тагын шунысы бар: юл билгесен үзгәртү кирәкме, юкмы икәнен шәһәр хакимияте үзе хәл итә.
Өстәмә декларация
 1 майдан эшмәкәрләр чит ил­дәге активлары хакында декларация тапшыра алачак. Аны 2020 ел­ның 29 февраленә кадәр тапшырып өлгерергә кирәк дип кисәтә­ләр. Әлеге документ Дәүләт Думасының беренче укылышында кабул ител­гән. Депутатлар 13 майда узачак икенче укылышка кадәр барлык төзәтмәләрне кертеп бетерер­гә тиеш. Әгәр капитал амнистиясе турындагы законның йомгаклау ре­дакциясендә башлангыч һәм тәмамлану этабы датасы үзгәрмәсә, 2019 елның мае декларация тап­шыруның өченче дулкыны башлану белән  тарихка керәчәк. Капитал амнистиясе белән килешкән эш­мәкәр, салым һәм валютага бәйле административ җаваплылыктан, кайбер маддәләр буенча җинаять җаваплылыгыннан да азат ите­лә­чәк. Эшмәкәрләр активлар сатудан кергән керем өчен салым түләмәскә дә мөмкин.
Акчаны “Мир”дан аласы
Кайбер социаль пособиеләр, шул исәптән бала акчалары “Мир” картасына гына күчереләчәк. Исем­леккә радиация тәэсиренә эләгүче­ләргә түләнүче вакытлыча хезмәткә яраксызлык пособиесе, йөклелек чорында, бала тапкач, медицина оешмасына иртәрәк исәпкә баскан өчен хатын-кызларга һәм бала тапкач берәр тапкыр түләнүче посо­биеләр, шулай ук бәби  тапкач, бала караган өчен ай саен түләнүче акча алучылар кергән. Социаль иминият фонды әлеге пособиеләрне алучыларга гариза язганда “Мир” картасы номерын күрсәтүне сорый. Бала караган өчен айлык акча 2019 елның 1 маена кадәр түләнә башлаган икән, “Мир” картасына бәйле булмаган банк исәп-хисабына да күчерелә ала. Бу хезмәт картаның халыкара түләү системасы вакыты чыкканчы, әмма 2020 елның 1 июленә кадәр генә башкарыла.
Фельдшерларга – тонометр
4 майдан ил халкына башлангыч медицина-санитар ярдәме күр­сәтү­дә өстәмә кагыйдәләр гамәлгә ке­рәчәк. Әйтик, фельдшер-акушер­лык пунктларына артерия кан басымын үлчәгеч аппараттан тыш, күз­нең эчке басымын үлчи торган тонометр да алыначак. Медицина-санитар яр­дәм күрсәтү бригадалары флюорограф, маммограф һәм башка аппаратлар белән җиһаз­ланачак.
Төнлә генә ярый
Авыр йөк ташучыларга һава температурасы 32 градустан югарырак булганда 20 майдан 31 августка кадәр федераль әһәмияткә ия кулланылыштагы юллардан йө­рү вакытлыча тыелачак. Алар эссе көннәрдә төнге сәгать уннан  ир­тәнге унга чаклы гына үзәк юллардан йөри ала. Моны юл өслеген саклау җәһәтеннән дип аңлаталар.
Май аендагы үзгәрешләр чит ил валютасы турындагы хәбәр җит­ке­рүче банкларга да кагыла. 24 майдан банклар мәгълүматларны фә­кать бина эчендәге таблоларда гына урнаштырачак. Банклар исә кур­с­ларны автоматлаштырылган банк системасы ярдәмендә билге­ләү һәм үзгәртү хокукына ия булачак. Россия туристлары игътибарына да яңалык бар. 25 майдан соң Коста-Рикага виза рәсмиләш­термичә генә сәяхәткә китү мөм­кинлеге ачылачак. Тик бер шарт белән: визасыз туристлар ул илдә 90 көннән дә артык яши алмый.
Фото:  unsplash.com

Автор: Фәния Арсланова, «Ватаным Татарстан»

Комментарийлар