Логотип «Мәйдан» журналы

М-7 трассасында Казан–Чаллы арасында транспорт хәрәкәте тизлеген арттырырга җыеналар

Бу хакта ТР Дәүләт советында Хөкүмәт сәгате барышында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте. Республика автоинспекциясе уңай карарга килгән очракта, М-7 "Чаллы–Казан" трасс...


Бу хакта ТР Дәүләт советында Хөкүмәт сәгате барышында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте.


 

Республика автоинспекциясе уңай карарга килгән очракта, М-7 "Чаллы–Казан" трассасының куркынычсыз урыннарында транспорт хәрәкәтенең тизлеген сәгатенә 110 километрга арттырачаклар. "Бу эш этаплап башкарылачак, ягъни барлык участокларда да берьюлы түгел, ә кайберләрендә генә", - дип белдерде Сафин.
Билгеле булганча, хәзерге вакытта автотрассада рөхсәт ителгән хәрәкәт тизлеге сәгатенә 90 километр. Тизлекне 20 км/сәгатьтән дә арттырмаганда, штраф каралмаган.
 
Фото: http://news-vashdom.ru

Комментарийлар