Логотип «Мәйдан» журналы

Лия Заһидуллина "Бәллүр каләм" конкурсы гран-приена ия булды

Журналистика һәм масс-медиа өлкәсендә "Бәллүр каләм" XIX республика конкурсының гран-приена «Татарстан» ДТРК БДТРК ФДУП филиалының милли тапшырулар бүлеге җитәкчесе Лия Заһидуллина ия булды.Абсолют җи...

Журналистика һәм масс-медиа өлкәсендә "Бәллүр каләм" XIX республика конкурсының гран-приена «Татарстан» ДТРК БДТРК ФДУП филиалының милли тапшырулар бүлеге җитәкчесе Лия Заһидуллина ия булды.
pero1
Абсолют җиңүчегә автомобиль ачкычын Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды. "39 ел руль артында, быел машинаны алыштырырга теләгән идем", - диде Гран-при иясе.
Бүләкләү тантанасы "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә узды.
"РФда Әдәбият елы" махсус проектында Зөлфия Гыйльметдинова («Болгар радиосы») һәм Полина Кастрицкая («Казан» ТРК) җиңгән, "ТРда Парклар һәм скверлар елы" махсус проектында - Вероника Бастылева (Әлмәт районының «Луч» телекомпаниясе) һәм «Сөембикә» журналы (Казан).
 
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар