Логотип «Мәйдан» журналы

«Лимон» татлы ризыгы рецепты

Мамадыш районы Олыяз авылыннан Гөлнара Галимуллинадан «лимон» татлы ризыгы рецептын тәкъдим итәбез.Ингредиентлар: 100 грамм атланмай, 100 грамм кибет каймагы, 1-2 аш калагы майонез, 2 йомырка сарысы,...

Мамадыш районы Олыяз авылыннан Гөлнара Галимуллинадан «лимон» татлы ризыгы рецептын тәкъдим итәбез.
Ингредиентлар: 100 грамм атланмай, 100 грамм кибет каймагы, 1-2 аш калагы майонез, 2 йомырка сарысы, 100 грамм шикәр комы, 1 чәй калагы көпшәкләндергеч (разрыхлитель), бер чеметем тоз, ванилин, ярты лмон кабыгы (өшегән лимон кабыгын уарга бик җайлы), 400 грамм он.
Барсын бергә кушып камыр басарга, 15-20 минут салкында ял иттерергә.
Шарчыклар ясарга, җәяргә, эчлек салырга.
Эчлекне ниндине телисез шундыйны сала аласыз. Хуҗабикә корт (кызыл эремчек), кара җимеш, күрәгә, әстерхан чикләвеге катнашмасыннан эчлек ясаган.
Камырны лимон формасында ясап, алдан 170-180 градуска кадәр җылытылган духовкада 25-30 минут пешерергә.
Бизәү өчен: 100 мл сөт, 2-3 грамм ризык буявы, 50-60 грамм шикәр комы.
«Лимон»нарны сары сөткә манып алырга, аннары шикәр комында әвәләргә. калган камырдан яфраклар ясап, яшел буяуга манарга. Лимоннарны тезеп яфраклар белән бизәргә.
Сап-сары «лимон»нар өстәлегезне бизәп торачак.

 

Фото: Гөлнара Галимуллина


https://intertat.tatar/news/cooking/21-02-2021/limon-tatly-rizygy-retsepty-5807322

Комментарийлар