Логотип «Мәйдан» журналы

Лилия Муллагалиевадан карлыган вареньесы рецепты

Җырчы Лилия Муллагалиева инстадусларына карлыган вареньесы кайнатырга өйрәткән."1,5 бокал суны кайнатасы савытка салабыз. Кайнап чыгуга, әкрен генә 11 стакан (минеке бокал) шикәрне болгата-болгата сал...

Җырчы Лилия Муллагалиева инстадусларына карлыган вареньесы кайнатырга өйрәткән.


"1,5 бокал суны кайнатасы савытка салабыз. Кайнап чыгуга, әкрен генә 11 стакан (минеке бокал) шикәрне болгата-болгата салабыз. Эреп беткәч, 15 минут уртача утта ширбәт кайнатабыз. 15 минут кайнап утырсын.

Шул ширбәткә блендер белән болгатылган карлыганны (минем ассорти иде, виктория һәм кура җиләге дә куштым) 18 стакан катнашманы салабыз. Көчле утта кайнатып чыгарабыз (болгатыгыз, асты көймәсен). Утны уртача кызулыкта тотып, кайнатманы 10-15 минут чамасы кайнатабыз.


Кайнап утырган кайнатмага 20 стакан (минем бокал) шикәр комын салабыз, болгатабыз, сүндерәбез. Шикәр комы эреп беткәнче болгатып торырга кирәк.


Кемнәрдер шикәр эреп бетүгә үк банкага тутырып куя. Мин башта суытам, аннары кабат кайнарлый һәм тутырам. Шулай итсәң, бервакытта да шикәрләнми", - дип яза җырчы.




Фото: Солтан Исхаков

https://intertat.tatar/ash-su/liliya-mullagalievadan-karlygan-varenesy-retsepty/

Комментарийлар