Логотип «Мәйдан» журналы

Ләйлә Дәүләтова никахка күлмәк сайлый

"Эх, дуслар! Никах күлмәгеннән һәркем матур инде. Әйеме? Котларга ашыкмагыз. Матур дини күлмәкләр сайларга баргач, кызыгып киеп кенә карадым! Сез әйткәнен сайлап, сатып алырга җыенам!" дип язган шагый...


"Эх, дуслар! Никах күлмәгеннән һәркем матур инде. Әйеме? Котларга ашыкмагыз. Матур дини күлмәкләр сайларга баргач, кызыгып киеп кенә карадым! Сез әйткәнен сайлап, сатып алырга җыенам!" дип язган шагыйрә.

052

Инстадуслары Ләйләне кияүгә чыгарга җыена, дип уйлаган.


"Тиккә генә сатып алырга җыенмыйсыздыр. Шул күлмәк белән төшкән бәхетле мизгелләрегезне күрергә язсын", дип язган берәү.


Инстадуслары Ләйләнең образларын ошатып бетермәгән. "Бу күлмәк бераз килешә, әмма башка төс кирәк", "Бу күлмәкләр сезне картайта, тазарта", "Бусы ярыйсы, әмма тюрбанның төсе башка кирәк", "Күлмәкләр матур, әмма сездә дөрес утырмый", "Үпкәләмәгез, әмма бер генә образ да килешми", дип комментарий калдырганнар.






Шулай ук кайбер образларын ошатучылар да бар. Алар "сылу кешегә солы капчыгы да килешә" дигән фикердә калган.

 
Фото: Александр Эшкинин

Интертат

Комментарийлар