Логотип «Мәйдан» журналы

Ләбиб ЛЕРОН мәзәкиятләре

ШАГЫЙРЬ, ИЛЛЕ ТӘҢКӘ ҺӘМ... ТӘНКЫЙТЬЧЕ Мөдәррис Әгъләмнең университет шәкерте булып саналып йөргән чагы икән.Университетка баргалап-кайткалаган өчен бирелгән стипендия акчасының язмышын ике-өч көн...

ШАГЫЙРЬ, ИЛЛЕ ТӘҢКӘ ҺӘМ... ТӘНКЫЙТЬЧЕ
 
Мөдәррис Әгъләмнең университет шәкерте булып саналып йөргән чагы икән.
Университетка баргалап-кайткалаган өчен бирелгән стипендия акчасының язмышын ике-өч көндә хәл иткәч, Мөдәррис Әгъләм, өстенә тоз сибелгән ипи катысын авызында җебетә-җебетә, стаканыннан Мәскәү Кремле күренеп торган чәен эчкән вакытта берәр студенттан әҗәткә акча сорап торырга уйлаган...
Менә коридорның бер башында Мамадыш егете, ике Мөдәррис буйлык Ринат Мөхәммәдиев дигән студент пәйда була.
Шигъри хәрәкәтле адымнар белән Мөдәррис аның каршына чыга да:
- Карале, Чаллыдагы апаның туган көне иде. Котлап телеграмма сугарга акча җитми. Стипендия алганга кадәр илле тәңкә биреп тор! - ди.
Ринат Мөхәммәдиевның каядыр ашыга торган чагы булгандыр инде, ул Мөдәррискә иелеп карый да кесәсеннән акча чыгара. Тиешле сумманы санагач:
-Телеграммага ике сум гына җитә түгелме соң? - дип сорап куя.
Мөдәррис акчаны җәһәт кенә үрелеп ала да бүтән төпченмәслек итеп:
- Мин телеграмманы җизнигә дә сугам! -ди...
Көннәр, айлар уза. Көне-төне шигырь язып яткан җиреннән аерылып, ике тапкыр стипендия акчасы алып кайта Мөдәррис. Ринат Мөхәммәдиев та, ике тапкыр аның бүлмәсенә кереп, хәлен белеп чыга. Ләкин икесендә дә Мөдәрриснең хәле мактанырлык булмый.
- Әле генә Зәйдәге абыйның хатынының энесенең әтисенә телеграмма суктым. Юбилее иде. Кесәдә ике сум егерме җиде тиен генә акчам калды. Стипендия алгач кайтарырмын, - ди Мөдәррис...
Тагын көннәр уза. Мөдәррис Әгъләмнең кайсыдыр гәҗиттә бер бәйләм шигырьләре дөнья күрә. Ринат Мөхәммәдиевның. ниһаять, түземлеге төкәнә.
- Ыслуш-шай, Мөдәррис, - ди ул шул көнне, - илле сумны бирергә уйлыйсыңмы син, юкмы?- һәм иелеп сыңар кулы белән шагыйрьне үз буе озынлыгына кадәр күтәреп ала.
- Нинди илле сум тагын?- ди Мөдәррис бик нык гаҗәпләнеп. - Инде ничә тапкыр ниндидер акча сорап тинтерәтәсең. Шагыйрь бит мин. Акча ясаучы түгел. Вакытың булса, менә минем шигырьләрне укы, өйрән! - һәм ул үзенең шигырьләре басылган гәҗитне Ринат Мөхәммәдиевның зур акча янчыгы хәтле кулына тоттыра да, идәнгә сикереп төшеп, тиз-тиз генә китеп бара... Күп тә үтми, матбугат битләрендә тәнкыйтьче Ринат Мөхәммәдиевның исеме күренә башлый.
Аның тәүге тәнкыйть язмаларының берсе Мөдәррис Әгъләм шигырьләре турында иде, дип сөйлиләр...
 
 
ӘҢГӘМӘ
Борын-борын бервакыт яшь язучы Ләбиб Лерон шагыйрь Мөдәррис Әгъләмгә болай дигән:
- Мөдәррис абый, чын дөресен әйт әле, зинһар: синең хет бер генә мәртәбә булса да алдашмый торганың бармы?
- Ә син нигә алдашасың? Алдашма! Бервакыт мин, Женя, Зөлфәт ресторанда утырдык... - дип сөйли башлаган Мөдәррис Әгъләм.
- Гафу ит, Мөдәррис абый... Женя дигәне кем була инде аның?
- Бүлдермә - бүлтереккә әйләнерсең... Женяны да белмәгән башың белән... Женя ул... Женя! Ефтушинкы! «Ягодные места»ны язган шагыйрь. Зөлфәттә яза... Пьесалар... Ә мин өченчекөн роман бетердем... «Орлык кыяры» дип атала... Шәп килеп чыкты! Бер йөз яшьлек карт белән аның туксан биш яшьлек малае турында...
- Гафу ит, Мөдәрр...
- Өлкәннәрне тыңларга өйрән, дип әйттем бит инде. Женя минем шигырьләрне дә тәрҗемә иткән. Урысчага...
- Татарча белмидер бит ул Евтушенко? -Миңа димәгәе!
- Белмәгәч, ничек тәрҗемә итә инде ул?
- Каспаров та белми. Ә үзе - чемпион! Талантлы шагыйрьләргә тел белү ниәби-зәтельне! Женя Зөлфәтнең ике поэмасын (берсен язылып бетмәгән килеш), җиде шигырен тәрҗемә иткән. Татарчага! Ресторанда шуларны укыды. Зөлфәтне «Скурый» белән алып киттеләр. Әле менә шунда барышым. Берәр кила алма сугы табам да... Зөлфәт бик ярата бит алма сукларын... Әчегәннәрен бигрәк тә!
Шулай дигән дә Мөдәррис Әгъләм, башын кыңгыр салып, ары киткән...
 
ӘЗМӘВЕР
Мөдәррис Әгъләм белән журналист Айрат Садыйк кичке Казанның караңгы бер урамы буйлап ни турындадыр гәп сатып баралар икән.
Кинәт бол арның каршысында, кувшиннан чыккан җен шикелле, бер әзмәвер пәйда була.
- Закурить не найдется? - дип сорый бу.
Мөдәррис Әгъләм авызының бер як читендә төтәп килгән сигаретын икенче якка авыштыра да:
- Не куряшие! -ди һәм юлын дәвам итә. Шулвакыт кичке Казан тагын да караңгы-лангандай була...
...Мөдәррис Әгъләм, сигарет кузы пешергән иреннәрен бармаклары белән сыйпый-сыйпый, тротуар читендәге
куаклык арасыннан башын чыгарып, ай яктысы төшкән юлга карый: әзмәвер күренми, Айрат Садыйк кына өс-башын кагып азаплана...
Мөдәррис Әгъләм, яртылаш сынган сигаретын агач астындагы чирәм арасыннан эзләп табып, авызына сак кына каба да битләре сыдырылган Айрат Садыйк янына килеп, берни булмагандай сүз ката:
- Карале, бик озак сөйләштегез. Авылдашың идеме әллә ул егет? - ди...
 
КАЙДА ЭЛӘГӘСЕҢ БИТ!
Борын-борын бервакыт. Гәҗит-журнал нәшрияты коридоры. «Яшь ленинчы» гәҗите мөхәррире Роза Туфитулова коридордагы утны кабыза да:
- Тегендә баргач та җитешербез әле караңгыга өйрәнергә, - ди.
Шулчак Мөдәррис Әгъләм килә дә:
- Анда да кайда эләгәсең бит әле! - дип, башын кыңгыр салып китеп бара...
 
КАТМЫЙ ӘЛЕ...
1984 елның ноябре. Эльс Гадел, Ркаил Зәйдулла һәм Ләбиб Лерон, урыс язучысы Валентин Катаев турында үзара әңгәмә куертып, тәмәке пыскыталар икән. Шулчак болар эргәсенә таба Мөдәррис Әгъләм килә.
- О-о-о, Мөдәррис... Катаев! - дип каршылый аны Ләбиб.
- Катмыйм әле мин тиз генә, - ди Мөдәррис Әгъләм һәм, барысы белән дә сул кулын кыйшайтып күрешеп чыга да башын кыңгыр салып китеп бара...
 
ТАТАРЛАР БӨТЕНЕСЕ ДӘ БӨЕК
1984 елның сентябре.
«Яшь ленинчы» гәзитханәсе. Әдәбият-сәнгать бүлегендә бер төркем шагыйрь бөекләр хакында гәп корып утыра икән.
Тумышы белән Башкортостан төбәгеннән булган шагыйрь Госман Садә:
- Безнең башкорттан гына бик күп бөекләр чыккан... Мәсәлән, Мостай Кәримне генә алыйк... -дип сүзгә кушылган. Шулчак Мөдәррис Әгъләм:
- Шулай инде... Башкортка татарның бөтенесе дә бөек булып тоела! -дигән дә башын кыңгыр салып китеп барган...
 
КӘЛӘШ ЯКИ «НАПОЛЕОН» КОНЬЯГЫ
Борын-борын бервакыт шагыйрь Ркаил Зәйдулла белән язучы Зиннур Хөснияр үзара бәхәсләшкән.
-Авылга кайткан саен, әни: «Кайчан өйләнәсең инде?» дип аптырата. Яңа елга өйләнмичә дә булмас! -дигән Ркаил.
- Әгәр Яңа елга кадәр өйләнсәң, миннән сиңа - бер «Наполеон» коньягы! Әгәр өйләнмәсәң, син миңа коньяк алып бирерсең, - дигән Зиннур.
- Ярый, - дигән Ркаил. Куллар бирешкәннәр болар...
Бераздан:
- Коньягыңны әзерләп куй! - дигән Хөснияр.
- Коньяк кына табарбыз ла ул... - дигән Ркаил, бәхәсләшүенә үкенгәндәй.
Шулчак болар янына Мөдәррис Әгъләм килгән дә:
-Уйла, Ркаил, уйла. Өйләнүгә караганда, хәзерге заманда коньяк очсызгарак төшә ул... -дип, башын кыңгыр салып китеп тә барган...
ТӘРӘЗӘ
Сентябрь. Әбиләр чуагы. «Салават күпере» журналханәсе.
-Тышта җылы. Бүлмәдә суык, -ди Зиннур Хөснияр, форточкасы ачык тәрәзә янына елышып. - Әллә тәрәзәне ачарга микән?
1946 елның октябреннән бирле, ягъни якты дөньяга аваз салган көннән алып суыкның ни икәнен дә белмәгән Мөдәррис Әгъләм:
-Тәрәзәгезне ачыгыз дип, мин сезгә күптән әйттем бит инде, - ди. - Газинур Моратка багышлап язган шигыремне укымадыгыз мәллә?
Ачыгыз тәрәзәгезне, Булса тәрәзәгез!..
Тирән мәгънә салып язган шигырьнең ошбу юлларын Газинур Моратка карап әйткәч, Мөдәррис Әгъләм:
- Хәер, сез язучылар бит әле, укучылар түгел, - ди дә, башын кыңгыр салып, ишеккә таба юнәлә.
- Синең ул шигыреңә ышанып тәрәзәне ачкан идем, - ди Газинур Морат аның артыннан, - мин эшкә китүгә караклар кереп, радиоалгычны һәм шигырь язган вакытта гына кия торган чалбарны алып чыгып киткәннәр...
 

Ләбиб ЛЕРОН

"Мәйдан" журналы архивыннан.

Комментарийлар