Логотип «Мәйдан» журналы

Лагман пешерү

Лагман пешерү рецептын тәкъдим итәбезКирәк:Токмач камыры өчен:3 кечкенә касә он1 кәсә җылымса сутозТоз салып (камырда тоз тәме беленеп торырга тиеш), суга гына камыр басабыз.Соуслар:200-300 г ит;1 баш...

Лагман пешерү рецептын тәкъдим итәбез
lagman
Кирәк:

Токмач камыры өчен:


3 кечкенә касә он
1 кәсә җылымса су
тоз
Тоз салып (камырда тоз тәме беленеп торырга тиеш), суга гына камыр басабыз.


Соуслар:


200-300 г ит;
1 баш суган;
1 кашык томат пастасы;
8 шампиньон гөмбәсе;
1 кечкенә әче борыч;
ярты помидор;
тоз, борыч
 
200-300 г ит;
1 баш суган;
1 кашык томат пастасы;
2 бәрәңге (юка гына итеп озынча турыйбыз);
аз гына су;
тоз, борыч.
 

Эш барышы:


Камырны озак итеп басабыз. Әзер булгач, камырны кул белән генә җәеп, аны тасма-тасма итеп җиде өлешкә кисәбез. Тасмалар бер-берсенә ябышмасын өчен, аларны майлап, савытка салабыз һәм бер сәгать тотабыз.
Аннан һәр тасманы нәзек итеп түгәрәкләп сузабыз. Токмач нечкә булсын өчен, камырны кулга киеп, тарттырабыз. Кайнап торган суга салып пешереп алабыз (кабарып менгәч, 1 минут торырга тиеш). Әзер булгач, токмачны салкын су астында чайкыйбыз.
Соус, гадәттә, берьюлы берничә төрле итеп әзерләнә. Итне шакмаклап турап, нык итеп кыздырылган майга салабыз. Бераздан ярымбоҗралап туралган суган кушабыз. Томат пастасы өстибез. Гөмбә, әче борыч салабыз. Тозлыйбыз, борычлыйбыз. Иң соңыннан ярты помидор кушабыз. Барысын бергә әзер булганчы кыздырабыз.
Соусларның һәркайсы шушы тәртиптә әзерләнә. Яшелчәләр шакмаклап турала. Әзер соус өстенә яшел тәмләткечләр (петрушка, кинза, яшел суган) сибәбез.



https://www.instagram.com/tatar_xalyk_ashlary/  алынды

Комментарийлар