Логотип «Мәйдан» журналы

Кыярны күршеләреңнән алда өлгерт!

Иртәрәк ашый башлар өчен кайчан утыртырга соң?— Утыртылачак кыяр орлыгын - апрель урталарында, ачык түтәлгә исә майның беренче декадасында утыртырга киңәш ителә. Бу очракта кыярны күршеләрегездән бер...

Иртәрәк ашый башлар өчен кайчан утыртырга соң?
kyyar
— Утыртылачак кыяр орлыгын - апрель урталарында, ачык түтәлгә исә майның беренче декадасында утыртырга киңәш ителә. Бу очракта кыярны күршеләрегездән бер айга алдарак ашый башларсыз. Димәк, 1 июньгә өстәлегездә беренче кыярлар булачак, — ди Русия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан филиалы белгече Лилия Нуретдинова.
Әгәр кыярга җылы җитмәсә, ул озынга үсә башлаячак. Бу очракта аны тирәнгәрәк төртеп яисә төтенә туфрак өстәп коткарырга була. Теплицага, я ачык түтәлгә утыртылачак үсентенең 3-4 яфрагы булырга тиеш.
Туфрак әйбәт булса, кыярга өстәмә ашламалар кертү кирәкми. Шулай да, үсентеләр хәлсезрәк күренсә, минераль ашлама кертергә кирәк булачак. Моны шытымнар чыгуга ике атна үткәч эшләргә кирәк, икенче тапкыр ашламаны үсентене күчереп утыртыр алдынан бер-ике көн алдан кертегез.
Ашлама 10 литр суга бер аш кашыгы чамасы алына.
 
Фото:img2.procvetok.com

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Kiyarni-k-rshel-re-n-n-alda-lgert-202103/

Комментарийлар