Логотип «Мәйдан» журналы

Кыярдан хуш исле кетчуп

Ул бигрәк тә икенче ашлар янына салып ашарга бик тәмле.Мондый кетчуп тәмле дә, хуш исле дә була. Кышны банканы ачып җибәрү белән өйгә аның хуш исе тарала. Ул бигрәк тә мантый, пилмән, карабодай ярмасы...

Ул бигрәк тә икенче ашлар янына салып ашарга бик тәмле.kyyardan-ketchup
Мондый кетчуп тәмле дә, хуш исле дә була. Кышны банканы ачып җибәрү белән өйгә аның хуш исе тарала. Ул бигрәк тә мантый, пилмән, карабодай ярмасы янына салып ашарга бик тәмле.
Кетчуп әзерләү өчен 2,5 килограмм кыяр, 150 грамм сарымсак, 1 аш кашыгы тоз, ярты стакан шикәр комы, 3 аш кашыгы аш серкәсе, 150 грамм үсемлек мае, укроп, петрушка (теләгән кешегә), кара һәм хуш исле түгәрәк борыч, төрле тәмләткечләр, иттарткычтан чыгарылган яисә блендерда вакланган 3 литр помидор измәсе кирәк булачак.
Тирән казанга помидор измәсен салып, 20 минут кайнатабыз, шуңа тоз, шикәр комы, үсемлек мае кушабыз. Алар кайнап чыгу белән кыргыч яки кухня комбайны аша чыгарылган кыярны салабыз. Кыярны озынчалап турарга да була.
Әлеге катнашманы 15 минут кайнатабыз. Шуннан яшел тәмләткечләр, борыч, вакланган сарымсак кушып, янә 5 минут чамасы кайнатабыз. Аш серкәсе кушып, яхшылап бутыйбыз һәм кайнап торган кетчупны әзер банкаларга тутырабыз.
Банкалар алдан стерильләштерелгән булырга тиеш. Аларны тимер капкач белән япкач, төреп куябыз. Суынганчы шулай торсын.
Фото: czwetochek.ru

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Kiyardan-hush-isle-ketchup-395294/ сайтыннан алынды

Комментарийлар