Логотип «Мәйдан» журналы

Кыяр, помидорлар сап-сары чәчәктә утырса...

Бу очракта бор кислотасы ярдәмгә килер.Туктаусыз яңгырлар, салкын төннәр җиләк-җимешләргә иркенләп үсәргә мөмкинлек бирми, шуңа да бакчачылар аларны саклап калу өчен төрле ысуллар эзли. Мәсәлән, кыяр,...

Бу очракта бор кислотасы ярдәмгә килер.





Туктаусыз яңгырлар, салкын төннәр җиләк-җимешләргә иркенләп үсәргә мөмкинлек бирми, шуңа да бакчачылар аларны саклап калу өчен төрле ысуллар эзли. Мәсәлән, кыяр, баклажан, борычның чәчәкләре җимешләнмичә утыра икән, бор кислотасы ярдәмгә килер.
Моның өчен 2 грамм бор кислотасын 500 миллилитр кайнар суга салып яхшылап бутарга һәм 10 литр суга кушарга кирәк. Шушы сыекча белән яшелчәләрне коендырырга була. Әгәр бакчагызда ташкабак, патиссон кебек яшелчәләр чери икән, шулай ук бор кислотасыннан эремә ясап сибегез.
Июньдә җиләкләрне һәм карлыган, крыжовник куакларын коры горчица порошогы кушып ясалган эремә белән эшкәртергә кирәк. Моның өчен 10 литр суга 100 грамм горчица алына. Аларны кушып бутагач, ике көн тышта тотасың һәм, сөзеп, яртылаш су белән сыеклыйсың. 10 литр сыекчага 40 грамм кер сабыны кушарга кирәк.
Әлеге сыекчаны алма, чия, слива агачларына да сибәргә мөмкин. Ул яшелчәләрне төрле зарарлы бетләрдән, корткычлардан коткарачак. Горчица порошогын хоста кебек үләннәрнең тирә-ягына сибү отышлы булыр. Төрле корткычлар качып бетәчәк.




Автор: Зөлфия Фәтхетдинова




Фото:https://kiziltan.ru/news/social/2022-06-28/zhitelnitsa-bashkirii-podelilas-sekretami-vyraschivaniya-rekordnyh-urozhaev-klubniki-2855289


Чыганагы: https://kiziltan.ru/news/social/2022-06-28/zhitelnitsa-bashkirii-podelilas-sekretami-vyraschivaniya-rekordnyh-urozhaev-klubniki-2855289

 





Комментарийлар