Логотип «Мәйдан» журналы

Кыяр белән кишер икрасы

Инстаграмда үзен Татар кызы Гөлнара дип таныштырган блогер кыяр белән кишер икрасы рецептын өйрәткән.Яшелчә икрасы өчен:-4кг кыяр (шакмаклап яки саламлап)-1кг кишер (махсус кыргыч аша)-1ст. шикәр комы...

Инстаграмда үзен Татар кызы Гөлнара дип таныштырган блогер кыяр белән кишер икрасы рецептын өйрәткән.




Яшелчә икрасы өчен:


-4кг кыяр (шакмаклап яки саламлап)
-1кг кишер (махсус кыргыч аша)
-1ст. шикәр комы
-1стакан үсемлек мае
-1стакан 9 процентлы аш серкәсе
-3 баш сарымсак (турап)
-2 аш кашыгы тоз
-1 кап морковча приправасы

Бөтенесен бергә болгатырга, 3 сәгатькә калдырырга. 3 сәгатьтән стериль банкаларга тутырып, 15 минут су мунчасында тотып, ябып куясы, дип өйрәткән Гөлнара.




Фото: instagram.com/gulnara_tatar_keze/

https://intertat.tatar/ash-su/kyyar-bel-n-kisher-ikrasy/

Комментарийлар