Логотип «Мәйдан» журналы

Кыя

Сынды тотка. Ауды терәк.Дүрт кыйбламы дүрт ягым?Арлы-бирле, бәрелеп-сугылып,Зиһнем чуалган чагым.Батам-калкам... Як-ягымдаШаулы, болганчык агым.Шул агымда сүз әйталмый,Исмем югалган чагым.Җисмем кыя....

Сынды тотка. Ауды терәк.
Дүрт кыйбламы дүрт ягым?
Арлы-бирле, бәрелеп-сугылып,
Зиһнем чуалган чагым.
Батам-калкам... Як-ягымда
Шаулы, болганчык агым.
Шул агымда сүз әйталмый,
Исмем югалган чагым.
Җисмем кыя. Зиһнем җыям.
Калды соңгы бер адым –
Шул кыяга исмем уеп,
Җисмем уалган чагым...
 

Рәниф ШӘРИПОВ


Фото: https://pixabay.com/

 
«Мәйдан» №5, 2020 ел.

Комментарийлар