Логотип «Мәйдан» журналы

КЫШЛАР БАР ИДЕ...

И-и кызык та чаклар бар иде,Капка башыннан ук кар иде.Карга баткан авыл юлларын,Трактор ачкач, барыбер тар иде.Бик бәхетле чаклар бар иде,Әти-әни исән, пар иде.Уйнап кергәч алар орышыр иде ,Безнең кие...

И-и кызык та чаклар бар иде,
Капка башыннан ук кар иде.
Карга баткан авыл юлларын,
Трактор ачкач, барыбер тар иде.
Бик бәхетле чаклар бар иде,
Әти-әни исән, пар иде.
Уйнап кергәч алар орышыр иде ,
Безнең кием тоташ кар иде.
Иртә-кичен авыл өстендә
Тәмле иде, төтен таралгач.
Мич алдында, әни кулында
Уйнап торыр иде табагач.
Каен тузы белән учак кабызып,
Сулар кайнар иде казанда.
Мал-туарны ашатып-эчергәч,
Уен дәвам итәр иде һаман да.
Каты суыклары булыр иде,
Сузылыр иде атна-ун көнгә.
Мәктәпләрдә уку булмый дигән
Белдерү көтә идек без көн дә.
Ә суыклар комачау итәмени,
Бала-чага һаман уенда.
Окоп казый идек тирләп, пешеп
Бакчаларда, койма буенда.
Бала тавышыннан шау-гөр килеп,
Торыр иде кичен тау бите.
Инештәге бозда уйнап, шуып
Ялтырар иде хәтта яр чите.
И-и рәхәт тә чаклар бар иде,
Кышлары да озын, ак иде.
Безнең генә узган балачакны
Сагынып искә алыр чак инде!
Рушания Ахмадуллина (Чанышева)

Комментарийлар