Логотип «Мәйдан» журналы

Кышкылыкка хуш исле уылдык

Бутербродлар, шаурма һәм коймакка төреп ашау өчен бик шәп ризык тәкъдим итәбез.Яшелчәләр мул булды быел, шуңа да хуҗабикәләр кышкылыкка салатларны күпләп әзерли. Бүген тәкъдим итәчәк уылдыкны икмәккә...

Бутербродлар, шаурма һәм коймакка төреп ашау өчен бик шәп ризык тәкъдим итәбез.
889686cf686376839c93f4ef85568264
Яшелчәләр мул булды быел, шуңа да хуҗабикәләр кышкылыкка салатларны күпләп әзерли. Бүген тәкъдим итәчәк уылдыкны икмәккә ягып та, коймакка төреп тә ашап була. Аны әзерләү өчен берәр килограмм помидор белән алма, яртышар килограмм кишер, татлы борыч һәм суган, 4-5 баш сарымсак, ярты стакан үсемлек мае, 3 аш кашыгы шикәр комы, 4 аш кашыгы тоз, бер кузак әче борыч, петрушка, укроп кебек яшел тәмләткечләр, бер калак 70 процентлы аш серкәсе кирәк булачак.
Яшелчәләрне һәм алманы иттарткыч аша чыгарырга һәм, тәмләткечләр кушып, кайнатырга куярга. Ярты сәгать пешергәннән соң, аш серкәсе салырга. Кайнар уылдыкны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, җылы урынга төреп куярга.
https://kiziltan.rbsmi.ru/ сайтыннан

Комментарийлар