Логотип «Мәйдан» журналы

Кышкылыкка җиңел әзерләнә торган салат

Моның өчен бакчада үскән яшелчәләр генә кирәк.Кышкылыкка җиңел генә әзерләнә торган әлеге салат өчен 2 килограмм помидор, берәр килограмм башлы суган, кишер, кәбестә, кыяр, татлы борыч алына.Барлык яш...

Моның өчен бакчада үскән яшелчәләр генә кирәк.
Кышкылыкка җиңел генә әзерләнә торган әлеге салат өчен 2 килограмм помидор, берәр килограмм башлы суган, кишер, кәбестә, кыяр, татлы борыч алына.
Барлык яшелчәләрне дә ваклап турап, яхшылап бутаганнан соң, өсләренә 3 аш кашыгы тоз белән бер стакан үсемлек мае салырга. Ярты стакан суга 100 миллиграмм 9 процентлы аш серкәсе кушып, яшелчәләр өстенә сибәргә. Тагын бер тапкыр яхшылап бутаганнан соң, кайнатып чыгарырга һәм биш-ун минут чамасы кайнатырга кирәк. Кайнатканда әледән-әле болгатып алырга онытмагыз.
Кайнар салатны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкач белән ябарга һәм суынганчы каплап тотарга гына калачак.
 
«Кызыл таң»

Комментарийлар