Логотип «Мәйдан» журналы

Машина тәгәрмәчләрен кайчан алыштырырга?

Белгечләр төнлә температура 5 градус җылы сакланганда тәгәрмәчләрне алыштырырга була, дип саный.Юл хәрәкәте кагыйдә­ләрендә бу хакта берни дә әйтелмәгән. Дөрес, кышкы тәгәрмәчләр белән җәйге айларда й...

Белгечләр төнлә температура 5 градус җылы сакланганда тәгәрмәчләрне алыштырырга була, дип саный.
Юл хәрәкәте кагыйдә­ләрендә бу хакта берни дә әйтелмәгән. Дөрес, кышкы тәгәрмәчләр белән җәйге айларда йөрүне тыючы закон гамәлдә. Кышын җәйге резина белән йөрү куркыныч кына түгел, бу – ахмаклык.
* Кышкы шинаны җәйгедән ничек аерырга? Кышкысында MS яки M/S дигән язу тора. Мондый билгене, нигездә, Европа җитештерүчеләре куя. Безнекеләрдә исә, гадәттә, кар бөртеге сурәтләнгән. Кышкы резина җәйгегә караганда йомшаграк.
* Резина составында кирәкле һәм алыштыргысыз компонент – силика. Аның ярдәмендә ягулык, ким дигәндә, 5 процентка кимрәк тотыла.
* Шиналарның куллану вакыты машинаны ничек йөртүеңнән тора. Алар файдаланылмаган очракта да тиз “картая”. Кайчан җитештерелүе резинаның үзенә язылган.
* Ашалган, ярылган яисә киселгән урыннары булган резинаны кулланырга ярамый. 6 елдан артык сакланган резинаны да куярга киңәш ителми.
* Кайбер очракта юллар кар-боздан чистаргач та машина хуҗалары резинаны алыштырырга ашыкмый. Шуны онытмаска кирәк: йомшак резина җылыда тизрәк ашала, шулай ук аның тотрыклылыгы кими.
* Кышкы резина өчен аерым дисклар булдыру кирәк. Беренчедән, сезон саен аларны алыштырып торасы булмый, икенчедән, кышкы юлга сибелгән тоз дискның буявын ашый.
 
https://kiziltan.ru/

Комментарийлар