Логотип «Мәйдан» журналы

Кышкы көн матурлыгы

***Кышкы көн үз матурлыгынҖиргә көмештән койган.Ак рәшә бәллүр тәрәзгәКөмештән бизәк уйган.Көмеш төс иңгән кар-паласТүшәлгән җир өстенә.Бөреләр төренгән бәс тәӘллә чын көмеш кенә?!Көмеш бәс керфеккә к...

***
Кышкы көн үз матурлыгын
Җиргә көмештән койган.
Ак рәшә бәллүр тәрәзгә
Көмештән бизәк уйган.
Көмеш төс иңгән кар-палас
Түшәлгән җир өстенә.
Бөреләр төренгән бәс тә
Әллә чын көмеш кенә?!
Көмеш бәс керфеккә куна,
Чәч бөртегенә сара.
Күз алдында көмеш дулкын -
Рәшә уйнаклап бара...
Чем-акны көмешкә манып.
Кояш нурлары аша,
Кышкы көн үз матурлыгын
Тасвирларга маташа...
Фәүзия Мөхәммәтова
Норлат

plpgrjfsb5u
 
008crj5od24
zr3cslebfoy
arjguzlz3vu Л.Рахиева фотолары.

Комментарийлар