Логотип «Мәйдан» журналы

Кышка яшелчәләр белән скумбрия балыгы

Гөлназ Хаиевадан кышка яшелчәләр белән скумбрия балыгын әзерләү рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булачак:Скумбрия балыгы- 1,5 кгПомидор - 1кг5-6 кишер2-3 суган5 хуш исле борыч100гр шикәр комы1,5 аш кала...

Гөлназ Хаиевадан кышка яшелчәләр белән скумбрия балыгын әзерләү рецептын тәкъдим итәбез. tatar_ashlary_118086218_138734771225794_8281582517364730798_n
Кирәк булачак:
Скумбрия балыгы- 1,5 кг
Помидор - 1кг
5-6 кишер
2-3 суган
5 хуш исле борыч
100гр шикәр комы
1,5 аш калагы тоз
100гр үсемлек мае
75 гр 9 %-лы уксус
Эш барышы:
Скумбрия балыгын әйбәтләп юабыз.
Банка hәм капкачларны юып, парлап әзерләп куябыз.
Кәстрүлдә су кайнатып, шуңа тозның бер өлешен салабыз. Кайнап чыккан суга балыкларны салып, 5 минут кайнатып алырга.
Суганны шакмаклап турап, майда кыздырырга куябыз. Аның янына шакмаклап туралган кишерне, туралган помидорны салып, 45 минут капкачын ябып кайнатабыз.
Балыкны кылчыкларыннан аралап, кисәкләргә бүлгәләргә. Тоз, борыч, шикәр комы салып, тагын 5 минут кайнатып алабыз. Аннары балыкны помидорлар янына салып, сүрән утта 5-10 минут томалап пешерәбез. Аннан соң уксусны салып, тагын 2 минут пешерергә.
Соңыннан банкаларга тутырып, капкачларын ябып, каплап куябыз.
 
Фото: Гөлназ Хаиева @khaievagulnaz

Комментарийлар