Логотип «Мәйдан» журналы

Кырым-Ватан

– Кырымлылар сынмаган, тез чүкмәгән, шунысы мең сөенеч! – дип очкын эләккән каен тузыдай кабынып кабатлады Әмәтхан. – Чит җирләргә куылып, мең кышлакка таралып яшәсә дә, татарларда туган илгә сусау ки...

– Кырымлылар сынмаган, тез чүкмәгән, шунысы мең сөенеч! – дип очкын эләккән каен тузыдай кабынып кабатлады Әмәтхан. – Чит җирләргә куылып, мең кышлакка таралып яшәсә дә, татарларда туган илгә сусау кипмәгән бит!
вахит
Әнә, Мәскәү уртасында инде йөзгә якын татар палаткалар корган, ачлык игълан иткән. Таләпләре тик бер – депортация дигән хөкем карарыгызны юкка чыгарыгыз, туган Кырым атавына кире кайтарыгыз! Советлар Союзы дигән аждаһадай илнең үзәгендә бит бу, бугазына гына түгел, йөрәгенә басып! Менә шул кушйөрәкле туганнар янына синең белән мин дә барып кушылабыз. Маркс әйтмешли, кул-аяклардагы богаулардан кала безнең югалтыр бүтән нәрсәбез юк. Без үзебезнең газиз туган җирне, урыс белән хохолларныкыдай чын ирекне кире кайтарсыннар өчен көрәшәбез. Татар уяна, татар хокук даулый. Күңелемдә шик юк, без җиңәбез, барыбер җиңәчәкбез!..
Поезд вагонына утырганнан бирле Әмәтхан агай Диләвер колагына шушы сүзләрне кат-кат тукып барды. Диләвер эндәшмичә йә баш какмыйча торса, нәсел-нәсәбен искә төшергәләп алырга онытмады.
– Мал вагонына төяп казах далаларына күчерергә акча кызгангач, Мәскәү этләре синең карт атаң белән карт анаң шикелле меңнәрне, баржадагы трюм капкачларын бикләп, диңгез төбенә батырып үтерделәр. Әтиең, бичара, татар мәктәпләрен ачтыруны сорап Мәскәүгә киткән җиреннән эзсез юкка чыкты. Хәмәтхан энекәшне тапмый кайтмыйм, дип киткән Мөхтәр абыкайны Себер урманында агач басты. Мөхтәр абыкайның Зиннәт атлы улын, ат урлады, дигән гаеп табып, марҗага өйләнгән казах мильтоннары кыйнап үтерде. И, саный китсәңме, туган! Йөрәгемне бозмыйм... Һәммәсе дә татар санын санлап йөргән өчен газиз башын салды. Инде безнең чират. Сугым малы сыман, кул-аякка тышау салып, бугазга пычак терәгәннәрен көтеп булмас. Хәтта бер чыра яктысы да арттан килгән уннар, йөзләр өчен юл яктырта. Яшең җитте, сиңа да кырымлылар хакын хаклап кузгалырга вакыт. Кара диңгез төбенә киткән әби-бабаң, Мәскәү төрмәләрендә юкка чыккан атаң каны да синнән көрәш даулый.
Әйе, егерме яшен яңа тутырса да, белми түгел, һәммәсен дә белә ул Диләвер. Әмәтхан агай – Диләвернең әтисе Хәмәтханның бердәнбер энекәше бит, шуның канаты астына елышканнан бирле гел тукып үстерде.
– Без – туган җирдән нахакка куып җибәрелгән халык. Кырым – безнең Ватан, ата-баба эзе суынып өлгергәнче, һәммәбез дә кире кайтырга тиеш.
Диләвер белән Әмәтхан агайның юлга чыгулары да шул максаттан. «Мәскәү үзәгендә ач утыручы туганнарыбыз янына барып кушылабыз. Ачлыктан йә чылбырдагы этләр күсәгеннән шәһит китү насыйп иткән икән, ярар соң, без үләрбез. Ватан хакы – кыйбат. Йә кабат туган илгә кайтаруларына ирешәбез инде, йә бетәбез...»
Кызыл мәйдан белән Мәскәү елгасы арасындагы тау итәгенә тезелгән нәни чатыр шәһәрчеген күргәч, Диләвернең күзе шакмак булды. Әттәгенәсе, болар килеп өлгергәнче үк палатка-чатырлар саны ике йөздән артып киткән икән. Казах җирләрендә үзара кунакларга йөрешеп, күрешкәләп яшәргә ирек бирмиләр бит, кул сузымындагы район үзәгенә барып кайту өчен дә әүвәл кышлак рәисе белән милициянең участок этеннән ялынып рөхсәт сорый-сорый гына гомер кичерделәр. Ә монда яңа чатыр корып таныша башлагач, күпчелеге элек йөз-йөз илле чакрым арада яшәгән якташ булып чыкты. Өчесе-дүртесе Алматы юлындагы Өмет бистәсеннән, бер ишләре Кучкар тау итәгендәге Тайгак күл тирәсеннән җыелышып килгән. Өмә, Саман, Урда атлы салалардан да вәкилләр бар. Һичберсе Мәскәү яисә Баку, Ташкент университетларын тәмамлап кайткан укымышлы түгел, эшләгән җирләре дә кирпеч заводы, мал фермасы, мамык фабрикасы утарыннан артмый, иллә мәгәр, әнә, рәнҗеш белән җирсү хисе бугазларыннан котылмаслык кыскач, газиз Кырым хакына кузгалган бит...
Ике-өч көн чамасы ач көенчә яткач, Әмәтхан агай белән Диләвер чатыры каршына көяз генә киенгән егет килеп басты.
– Мин Казаннан. Республика газетасының махсус хәбәрчесе. Кырым татарлары Кызыл Мәйданга ачлык акциясенә чыккан, дигән хәбәр ишетүгә үк, менә махсус килдем, –дип әле генә елан йоткан тавистан да гайрәтлерәк зур асылкош итеп танытмакчы үзен.
Әмәтхан бер аягына нык кына аксаса да, мәче елгырлыгы белән асылкошның каршына чыгып басты. Диләвернең агасы кайнар эскәк белән көдрәләткән сыман бөдрә куе чәчле, яңаклары да гомер буе янар мич тирәсендә бөтерелгән тимерчеләр йөзе кебек кара-чутыр. Ә бу юлы, ни әкәмәт, бит очлары алсуланып чыккан.
– Ә син безне тиктомалга буза куптарып йөрүче бушбугазлар итеп тасвирламакчымы, әллә үзең дә, шушы ачларга кушылып, татарларга Ватан даулыйсыңмы? – дигән сүзләре дә, йөгерешченеке кебек, гыжлап чыкты.
Көяз егет, йөзенә бер чүмеч кайнар су сибелгән шикелле, капылт каушап калды.
– Ну, абый, ни, миңа сезне яклап сүз әйтү хокукы бирелмәгән лә инде. Аннары Казан гәҗитләре Мәскәү ягына карап өрә аламыни? Башым ике түгел...
Шушы җавапны ишетүгә, Әмәтхан чукышырга ташланган әтәчтәй кабынды.
– Әһ, чыраегызга төкерәсе мескен казанлылар! Җиһанда бернинди дә Кырым татарлары да, Себер татарлары йә әстерханлылар да юк, без бөтенебез күмәк, бердәнбер милләт вәкилләре, без татарлар, дип үкереп йөрисез бит тагын. Сезгә Кырым, Себер, Касыйм татарлары шул халык санын алган чакта бер милләт булып теркәлү, үзегезне бөек итеп таныту өчен генә кирәк. Җан исәбен алу үттеме, сез кырымлыларга да, себерлеләргә дә җирәнеп төкерәсез. Безне газиз Ватаннан казах даласына куганга кырык биш ел үтте, ә шул ярты гасыр буена берәр Казан татары Мәскәү мөнбәренә кәгазьләрдә бертуган һәм бердәм булып саналучы кырымлылар хакына чәчрәп чыктымы соң?..
«Аһ, Казан белән Кырым татарлары арасына упкын сала бит бу!» – дип Диләвер агасының җиңеннән тартып караса да, Әмәтхан тыелмады.
– ...Мең биш йөз дә егерменче елларда, Явыз Василий кенәз сезнең ханлык җиренә кереп үз исемендәге кирмән корган чакта, инде урыс баскыннары бугазыгызга китереп баскач кына, ярдәм сорап безгә чапкансыз сез. Әйе, Кырым ханы Мөхәммәтгәрәй сезгә үзенә җигән тиеш Сәхибгәрәйне, Сафагәрәйне, өч мең чамасы җайдак та биргән. Ләкин Мәскәүгә сатылган көрпәле һәм соран морзаларыгыз әүвәл Сәхибгәрәйне куып җибәргән, Сафагәрәйне суеп үтергән, аннары инде Кушчак углан кул астындагы җайдакларны да кырып бетергәннәр. Исән калганнарның соңгыларын сезнең сатлык этләр Василий кенәз кулына илтеп тапшырган, ә теге Газраил, ләззәтләнеп, дарга озаттырган. Алланың кашка тәкәсе булып кыйланырга үтә яратасыз, ә чынлыкта умырткасыз, йөгәнсез кавем бит сез. Үзең үлчәп кара. Ханлыгыгыз авар алдыннан Казаныгызга йә Себер белән Әстерханнан, йә Кырым белән Касыйм тарафыннан ташкурчаклар китереп утыртканнар. Мин-минлеккә, күркә сыман кабарып йөрүгә чик-чама юк, тик үзегездә хәтта хан итеп күтәрердәй шәхес тә булмаган бит, адәм тәганәсе! Үз башыгызга үзегез җиткән кавем инде сез, тагын ни өстисең?.. Баш шөрепләрең эшли башладымы, әй, көнлекче егет? Алайса чамала һәм Казандагы ялагай мөхәррирләреңә дә кайтарып җиткер. Без Казан өстенә хәвеф килгән чакта гына утка ыргытыла торган утын пүләннәре түгел! Бердәм милләт булып таныласы килсә, Казандагы урыс сөннәтләгән татарлар да безгә килеп кушылсын. Әйдә, башта Кырым татарларына югалткан Ватаннарын кайтарып алыйк, аннары инде, җавап итеп, без дә сезгә мөстәкыйльлек яулап бирешербез. Элеккечә япа-ялгыз йөрсәк, безне буар елан берәм-берәм кабып йотачак бит...
Казан хәбәрчесе йөзенә төкерелгән бичарадай башын иеп читкә китеп барды. Ул тудырган ниндидер язма турында да хәбәр-мазар килеп ирешмәде. Ә җиһанга көз кергәч, кырымлылар корган чатыр шәһәрчеген олы хәвеф басты.
Беркөнне, караңгы төн уртасында, Урда бистәсеннән килгән Гомәр белән Мәрван чатыры өстенә, бензин сибеп, кисәү ыргытканнар.
– Каравы-ы-ыл! Ике туганыбыз тере көе яна! – дип сөрән салган авазны ишетеп, чатыр пәрдәләрен ерта-ерта, тышка ыргылдылар.
Асылда да, шәһәрчек читендәге чатыр урынында буар елан сыман зәһәр ялкын бии, Гомәр белән Мәрван тере факел булып йөгерешә. Гомәрне якташлары юрган белән чикмәннәргә төреп өлгерделәр, ялкын юкка чыкты. Ә Мәрван атлысы өне алынудан тоем җуйган, ахры, ул үлем ачысы белән үкерә-үкерә Мәскәү елгасына таба ташланды һәм биек күпер култыксасы аша суга сикереп төште. Туганнары ис-акылга килеп артыннан сикергәнче, Мәрван инде тавыш-тынсыз гына су төбенә китте. Ике-өч ир тартып чыгарганда сулыш алулары сүнгән иде инде. Кыяфәте, әлбәттә, бик кызганыч. Ярты йөзе, сыңар кулы, борын-колаклары учактагы калдык күмер төсле кара янып чыккан.
– Казах даласында үскәнлектән, ул бит йөзә дә белми иде, мескенкәем, – дип лышкылдады янда якташлары. – Өч баласы ятим калды менә...
Чатырлар шәһәрчегендә башлык булып йөргән Фәттах төнге каравылга куелган сакчыларның берсен якасыннан алды.
– Ә сез ни карадыгыз, анагызны сатыйм?! Безгә ут төртүчеләрнең кыяфәте нинди?
– Караңгыда ялтыраган шәүләләрне ничек ятлап калыйк? – дип, төнге каравылчылар, билгеле ки, акланырга мәҗбүр. – Гап-гади ирләр йә егетләр. Андыйлар көндез дә безнең янда йөзләп бөтерелә. Көяз киемлеләр. Йөзләре агач сыман. Елмаю юк. Шул, теге оешма этләредер инде. Алар безнең монда ач торуга шатлык кичерәме?..
Алдагы төнгә сакчыларның санын арттырсалар да, файда күренмәде. Су алырга дип елга буена киткән ике кырымлыны әллә нинди кара киемле яшьләр куллары сынганчы кыйнап кайтардылар. Җибәргәнче беләкләренә яшел сулы энә кадаганнар, авыз-борыннары тоташ канга чумды. Кырымлылар арасында табибләр дә байтак, эремчек сулы укол кулландылар. Борыннарыннан кан агу басылгандай булды, ләкин икесе дә бизгәк тоткан сыман тартыша башлады, берсе бөтенләй, чабылган үлән кебек куырылып калды.
– Юк, чигенмибез, өнне алалмассыз! – дип, Кремль ягына карап йодрык селтәде башлыклары Фәттах. – Кырымлылар түгел, ут эчендә әүвәл сез янасыз. Шуңа күрә котырасыз да инде...
Икешәр кешене кыйнау-яндырулар белән чигендерә алмагач, чираттагы кичтә шәһәрчек янына корыч БТРлар һәм бульдозерлар китереп бастырдылар. Соры тамгалы киемнәргә төренгән әзмәвердәй бер ир алга узды. Тавышы гөбедәй чыккандай усал яңгырады.
– Башкала үзәгендә бәдрәф ясап, әшәке чир таратып ятуларыгызга чик куябыз. Йә үзегез хәзер үк, чатыр-чүбегезне җыеп, моннан югаласыз, йә Гитлер ялчылары булган сез хәшәрәтләрне бульдозерлар белән Мәскәү елгасына этеп төшерәбез!
– Ну, алайса, әйдә, миннән башла! – дип, әзмәвердәй җәллад каршына Фәттах агай чыгып баскан иде, ефәк аркан ташлап, башлык ирне бер БТР эченә сөйрәп иңдерделәр.
– Тере көе моннан чигенмибез! – дип кычкырып, дистәләгән ирләр Фәттах агайны йоткан БТРга таба ябырылды.
Тагын әзмәвердәй җәлладның тән өшеткеч иләмсез әмере яңгырады.
– Артка, артка чигенегез, хәшәрәтләр! Һәммәгезне автоматлар белән тетеп салабыз бит!..
Менә шулчак, һичкем көтмәгәндә, ике арага, бер аягын авыр сөйри-сөйри, Диләвернең агасы Әмәтхан чыгып басты. Бөтен киеме юеш, бармак очларына тоткан шешә бушап калган, ә икенче кулында – ут элдергән шырпы.
– Ватан берәү генә, безнең өчен – Кырым! Безне Гитлердан да явыз этләр чигендерә алмас. Газиз Ватан өчен башны салам!
Әмәтхан уты җилфердәгән шырпыны күлмәк итәгенә якынайтты, шул мизгелдә ирнең бар гәүдәсен ялкын чорнап алды.
– Ватан өчен китәм, туганнарым! Диләвер энекәем, Кырымга кайт!
Әмәтханны коткарырга өлгерә алмадылар, ул арыш көлтәседәй янып ауды...
Ә икенче язда, Союз килешүен өр-яңадан төзиләр, дигән хәбәр таралуга ук, меңәрләгән гаилә Кырым туфрагына качып кайтты. Кизләү, Аксу, Акмәчет тирәсендәге ташландык яланнарда каралты-куралар тергезеп яши башладылар. Чит-ят җирдә килмешәк һәм ятим булып гомер чиккән кырымлыларның күпчелеге капчык-капчык байлык тупламаган, яулык очына төйнәп кайткан сәрмаялары да казах җирендә сатып киткән алачык йә бакча хисабына. Очар канатлары нык булмагач, Кырымда да куышларын такта-токталардан, иске бүрәнәдән, диңгез эченнән чокып чыгарган таш кисәкләреннән генә калкыттылар инде. Әле шул алачыклары да олы шатлык иде үзләренә. Ләкин кара сакалың гына түгел, хәшәрәт көчләр дә арттан калмый икән. Әүвәл Кизләү ягындагы Сарсаз авылыннан корт чаккандай хәбәр килеп җитте.
– Ширин морза ыруына караган туганнар авылын «омон» атлы оешма хәшәрәтләре бульдозерлар белән кырып чыккан!
Аннары Акмәчет каласы тарафыннан котчыкмалы яшен:
– Хәзрәт бистәсен дә омончылар саранча өере сыман кереп талаган, ди. Сәед авылын ике яктан ут төртеп яндырганнар. Шул, элеккеге безнең өйләргә кереп оялаган килмешәк кумаклар эше генә инде...
Диләвер, Әмәтхан агасының гаиләсен алып, Карасубазар каласының иң-иң читендәге Сунар бистәсенә борын төрткән иде. Монда татар гаиләләре утыз-кырык кына, арада укымышлылары да берән-сәрән. Кич белән яланга җыелып, хәвефкә күмеләләр.
– Телевизор белән радио каналларын кушып өлгермисең, Мәскәү түрәләре берсен-берсе уздыра-уздыра, демократия, ирек һәм гаделлек дип, тын алырга да тукталу белмичә лаф ора. Ә үзләре тәки безне депортацияләү турындагы Сталин карарын юкка чыгармады. Хыянәтче, сатлык дигән кләймәне картлар гына түгел, бүген инде бер гөнаһы булмаган сабыйлар да йөртә. Галимнәребез кырымлылар арасыннан биш йөзгә якын гына хыянәтче табылуын күптән ачыклады. Ә Воронеж, Брянск, Новгород, Ростов өлкәләренең һәркайсыннан меңәрләгән урыс сатлыклары полицай булып йөргән. Тавык көлкесе, энкеведе мильтоннары арасыннан гына да өч мең кешедән артык сатлык табылган бит. Ул гына җитмәгән, хохолларда, әнә, хыянәтчеләрдән СС дивизияләре төзеп, Кызыл Армиягә каршы җибәргәннәр. Мәгәр, ни галәмәт, аларның берсенә генә дә сатлык дигән кләймә чәпәмиләр, ә без шул, мөселман булган өчен генә, бер гөнаһсыз көе михнәт чигәбездер...
Төплерәк эш башларга да куркып, йомран сыман ояларыннан да чыкмыйча гына гомер кичерүне хуп күрәләр иде, күк күкрәгән сыман хәбәр килеп җитте:
– Мәскәү каласында «гекачепе» дигән фетнә купкан. Баш күтәргән халыкны танк колонналары кертеп кенә куып таратканнар. Ул гына да түгел, Рәсәй белән Украина һәм Белоруссия үзләрен аерым дәүләт сыман игълан иткән икән. Моннан ары Мәскәү указ түгел, без Киев каласына буйсынып гомер итәчәкбез...
Бар дөньяны дер селкетеп яшәгән ил таркалу гаять гаҗәп булды. Гади халык сәясәттән ерак. Ләкин хәзер инде Киев түрәләренең яңа җырын тыңлау да шактый сәер. Сугыш вакытында фашист дивизиясе төзеп йөргән Бандера һичнинди сатлык түгел, ул Украинаны Гитлер режимыннан һәм большевиклар басымыннан азат итү өчен канын койган икән. Украин белән урыс халкының да бернинди дә уртак тарихы юк, украиннар алман белән итальяннарга да биргесез бөек милләт булган, аларга дөньякүләм үрләр яулау өчен Мәскәү генә җай куймаган икән, янәмәсе. Ярар, алар чукынып китсен, тик кырымлыларга да үз мәгыйшәтләрен корырга, югалган җөмһүриятләрен кире кайтарырга комачау итмәсеннәр.
Киевтагы байлар Кырым ярларында мәрмәр сарай һәм ял йортлары төзергә ябырылды. Татар кора башлаган тәртипләргә дә күз йомдылар сыман. Украин сорыкортлары байлык бүлеп шашынган арада татар маяклары Милли Мәҗлес атлы идарә корып куйды. Дистәләгән әһелләрен Кырым шурасына депутат итеп үткәрделәр. Мостафа Җәмил атлысы хәтта Украина депутаты булды. Туган телләрендә «Йолдыз» дигән журнал, аерым телевидение каналлары, сәнгать үзәкләре ачып җибәрделәр. Киев түрәләре баш түбәсенә сукмагач, Акмәчеттә, Кизләү, Ямансуда искитмәле мәчет калкып чыкты. Урау юллар аша казах далаларыннан әйләнеп кайткан балалар өчен ачылган мәктәпләрнең саны өч дистәгә җитте.
Диләвер дә инде күптән гаилә корган, ике иптәше белән сәрмаялар кушып, хәләл ашханә дә ачып куйган иде. Шөкер итә белгән адәм баласына күп кирәкми, иркен сулыш алырга гына җай булсын да баш түбәңә сугып тормасыннар. Юк икән шул, юк, авызына төкерим, янә мәгыйшәтнең асты-өскә килде.
Ике ел элек кышын Кырым калаларына соры кием кигән гаскәриләр тулгач, моны әүвәл яман хәвефкә алмаганнар иде. Чөнки колактан-колакка бик тәүфыйклы хәбәр тараттылар:
– Киев түрәләре Кырым ярларында казармалар төзи, алар шунда НАТО солдатларын тутырырга дигән ният корган. Севастополь – урыс каласы, Кара диңгез ярындагы хәрби база да бит. Бу соры киемлеләрне әнә шул базаларын саклау өчен генә китергәннәр бугай.
– Ай-һай, ай-һай, – дия-дия әсәренде халык. – Алар итеге кереп баскан җирдә исән үлән калмый.
Күңел дөрес сизгән. Ул соры киемле гаскәриләрнең саны атна саен артты. Тузганактан да яманрак таралып беткәч кенә, «алар егерме мең», дибрәк белдерә башладылар. Татар утарына кереп канат ярган яшь буын гайрәтләнгән. Шулар «Халык фронты» дигән ниндидер яңа оешма уйлап тапкан. Алар яңгыраткан белдерү татар өчен кайнар судай булды.
– Март аенда олы референдум. Монда яшәүче һәрбер адәм баласы Кырымның азатлыгы өчен тавыш бирсен!..
Күмәк кәмиткә кушылып, Диләвер дә сайлау дигән җиргә барган иде.
– Син бер тапкыр тавыш бирдең ләса, а ну, давай, ычкын! – дип акыра-акыра борып җибәрделәр.
Аннан инде ике көн узуга ук яңа кыйбла:
– Яңа сайланган шура Кырымны Россия канаты астына алуны сорап мөрәҗәгать итте. Рәсәй хуплый. Без үз ирегебез белән аңа кушылабыз...
Мәскәү мөнбәреннән, кырык дүртенче елгы депортация турындагы кансыз фәрманны юкка чыгарабыз, моннан ары урыс белән кырымлылар теле – дәүләт теле, дигән кәнфит тараталар, ә урамда соры кием кигән яшь егетләр татар инсаннарын тотып кыйный. Ата – улны, ана – кызны белми. Төрле яктан хәвеф.
– Карасуда ике татар кызын тотып көчләгәннәр.
– «Хайтарма» атлы телевидение каналын ябып куйганнар, ди. Җитәкчесе гарьләнүдән Одессага качкан.
– Төркия белән Каратауга күчкән татарларның саны ун меңнәргә җиткән...
Диләвер дә аждаһадан качып кала алмады. Нәкъ ул сәүдә иткән иртәдә хәләл ашханәгә бастырыктай өч ир килеп керде. Диләвернең аларны элек тә кибет төпләрендә шәйләп калганы бар. Үзләренә бер кабым ризыклык та сәрмая эшли алмаганга күрә, болар таң атуга узган-сүткәннәрдән ун-егерме тәңкә теләнеп үзәк корыталар. Ничектер рәтләнеп киткәннәр, ахрысы, һәр өчесе өсләренә энә-җептән генә төшкән роба киеп алган. Авызда шәп сигарет, кулларында сыра шешәләре. Изүләр кендеккә кадәр ачык, тавыш гел тамактан:
– Син, давай, татар бете, тиз арада ашханәңдә дуңгыз ите белән кәбестә шулпасы пешерергә өйрән. Безгә дуңгыз ашыннан башка ризыкларның һичкайсы да барыбер ризык түгел. Сиңа өч көн вакыт. Без кабат әйләнеп килгәндә, дуңгыз ите мәмрәп тормый икән, ашханәңне нигезенә тикле җимереп бетерәбез...
Диләвер серне ике аркадашына да ашыга-ашыга сүтте. Сәрдәр атлы кардәш коелып төшмәде, мондый хәлләр белән нык хәбәрдар икән.
– Әнә, Кизләү урамындагы хәләл ит кибете хуҗаларын да шулай куркытканнар. Тегеләр Асылтамак бистәсендәге яшьләрне чакырган да боҗра ясап баскан. Әрсез этнең борынына суксаң, бик тиз шәбәрә ул. Болар да әтәчләнеп йөрер дә, маңгайларына тондырсак, койрык кысып качар...
Юк, качмады, качмады шул болар. Чынлап та, өч көн узуга, төп хуҗалар төсле, ишек тибеп керде. Кайсының кулында балта, кайсында яшерен баздан чокып чыгарылган шәп алтатар. Инде ару гына кәефләнеп алырга өлгергәннәр, хәмер исе ун адымга чаклы аңкып тора. Җиңнәр сызганулы, карашлары әрсез. Шикләнерлек түгел, болар җиңелеп чигенәчәк түгел, һәркайсы үзен дөнья кендегедәй вәкарь тота.
– Борщ әзерме, татар? Давай, чыгар! Хәләл иттән булса, дарга асам!
– Әзер, билгеле, әзер. Ә мин хәзер, хәзер, – дип, аяк астына таба иелеп сөйләнде дә, Диләвер, тиз-тиз атлап, кара ишек артына кереп китте.
Ул әйләнеп чыкканда, килмешәкләр ишек катындагы өстәл тирәли түгәрәкләнеп утырган, ә куркыныч алтатар нәкъ уртада дәһшәт бөркеп тора иде. Килмешәкләр Диләвер кулындагы тастымалга уралган айбалтаны шәйләми дә калды. Өстәл янына килеп җитүгә үк, Диләвер әүвәл алтатар тотып кергән бастырыкның муенына чапты. Аннары көзгедәй ялтыраган айбалта нәкъ каршыда утырган адәм актыгының башын ярып атты. Өченчесе селәүсеннән дә елгыррак ерткыч икән, өстәлне әйләндереп каплады да дию тавышлары белән каравыл кычкыра-кычкыра ишектән чыгып качты.
Эт өере ялгыз гына йөрми. Ашханә каршында инде ун-унбишләп явыз пәйда булды. Кулларында балта, ыргак, хәтта сары керосин тутырылган эреле-ваклы савыт.
– Бетте, сиңа хана! Шушы сасы ашханәңә бикләп, тере көе яндырып үтерәбез!
Болар Диләвер киноларда гына күргән фашист ялчылары төсле, иңне-иңгә куеп, горур атлый. Унбиш адым калды, унике, ун. Ыргакларын иңгә батырганчы, ашыгырга кирәк. Диләвер аяк астына куелган бензин савытын кулларына алды. Ә дигәнче борыныннан голт-голт итеп иңнәренә сипте. Кабахәтләр ташланып өлгергәнче, шырпы чырасын күкерт якка сызды. Икенче мизгелдә Диләвер инде факел булып кабынган һәм ул, әҗәл сыман, адәм актыклары өстенә килә иде. Ачыргаланып кычкырган тавышы һава ярды.
– Асыл татар газиз илен сезгә бушка бирмәс! Үзем әрәм булганчы, тагын ике-өчегезне булса да дөмектереп үләм! Сине онытмадым, үрнәк биреп яши белгән өчен рәхмәт сиңа, Әмәтхан агам!

18 июнь, 2016.

Комментарийлар