Логотип «Мәйдан» журналы

Кырмыска оясы (муравейник) торты

Эльмира Нигъмәтҗановадан «Кырмыска оясы» (муравейник) торты рецептын тәкъдим итәбез.Камыр өчен кирәк була: 200 г каймак (20%лы) 200 г ак май ярты стакан шикәр комы 400-500 г он 2 чәй кашыгы көпшә...

Эльмира Нигъмәтҗановадан «Кырмыска оясы» (муравейник) торты рецептын тәкъдим итәбез.
Камыр өчен кирәк була:

  • 200 г каймак (20%лы)

  • 200 г ак май

  • ярты стакан шикәр комы

  • 400-500 г он

  • 2 чәй кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель).


Крем өчен кирәк:

  • 1 банка куертылган сөт (вареная сгущенка)

  • 200 г ак май.


Эш барышы:
Башта каймак, эретелгән ак май, шикәр комын кушарга. Аннан он белән көпшәкләндергеч кушып камырны басарга. Камырны 12 сәгатькә туңдыргычка «ял итәргә» куярга. Шуннан соң иттарткыч аша чыгарып, алдан җылытылга 180 градуслы газ мичендә, кызарганчы пешерергә.
Куертылган сөт белән өй температурасында йомшарган ак майны бер массага китерергә. Аннан вакланган камырны крем белән бутарга да, тәлинкәгә өеп өстенә мәк сибәргә.
Тәмле булсын!
 
https://ok.ru/tatarmilli/ сайтыннан

Комментарийлар