Бервакыт мине эш буенча Чаллыга жибәрделәр. Шоферның татар егете, Азат исемле икәнен белә идем, тик моңарчы бөтен аралашу «привет», «пока»дан ары китмәде. Барасы юл ерак, ничек сүз башлыйм микән дип уйлап торганда, Азат үзе hава торышына зарланып алды. Чынлап та кем белэн сөйләшсәң дә мәңгелек тема бит: элек чирәм дә яшелрәк, яңгырлар да вакытында ява иде…

Бара торгач, Әгерҗегә дә килеп җиттек. Азат радиосын кабызып, татар тапшыруларын эзли башлады. Эфирда – мәктәп темасы, алып баручы радио тыңлаучылар белән телефон аша мәктәп еллары турында әңгәмә алып бара. Укыганда булган байтак вакыйгаларны искә төшергәч, эфирда җыр яңгырады:

Кыңгыраулы мәктәп елларына

Алып кайта мине уйларым.

Укытучы апам дәшә сыман:

«Улларым сез минем, кызларым»…

Танышым, нигәдер көрсенеп, радиосын сүндерде.

– Абый, сиңа бер гыйбрәтле нәрсә сөйлим әле, булган хәл, – дип башлады бу.

– Мин ун елдан артык бер татар егете белән тулай торакта яшәдем. Ирек исемле иде. Без беркайчан да ачуланышмадык, тату булдык. Яшьләребез дә бер тирә – икебезгә дә утыз ике тулып килә иде. Җитмәсә, армиядә дә бер үк җирдә диярлек хезмәт иткәнбез.

Июнь башы иде, үзең беләсең, авылларда сабантуйлар гөрләгән чак бит. «Әйдә, быел безнең авылга кайтабыз, ял итәрсең», – дип, Ирек бик кыстагач, тәвәккәлләргә булдым. Быел, сабантуй дип, авылга кайтып тормам дигән идем. Елга бер килә торган сабантуйда булмау бер дә мактаулы эш түгел анысы. Ә минем туган авылга автобуслар йөрмиләр, ерак та. Кайта башласаң – кайтып җитеп булмый, китә башласаң – китә алмый җәфаланып бетәсең.

Сабан туе татар-башкорт өчен көтеп алган бәйрәм бит. Мин, үзем катнашмасам да, көрәш карарга яратам. Еш кына зур гәүдәле, бик көчле күренгән егетләрне чандыр гына, буйга кечкенәрәкләр жиңә. Бәлки шуңа да кызыклыдыр. Ирек җырларга ярата, «әртистләр» арасына кереп, чиратка язылгач, миңа урындык китереп бирде: «Син кунак бит, утырып кара», – диде.

Җайлап утырып, мавыгып көрәш карый башладым. Көрәшчеләр ял иткән арада күзем янымда гына чирәмдә утырган бик чибәр кызга төште. Үзем дә сизмәстән торып бастым:

– Утырыгыз әле, – дип, урындыкка ишарәләдем.

– Әллә утырмас, дисеңме? Рәхмәт инде, – дип, ипле генә утырды бу.

– Ирегез көрәшәмени?

– Юк ла инде, аптыратма яме, мин үзем генә… – дип, кискен генә әйтте кыз.

Инде минем өчен көрәш карау икенче урынга күчте, бар уйларым – бу чибәрдә. Менә бит – бер күрүдә гашыйк булдым!

Ул арада яныма Ирек килеп басты.

– Кайтып, бераз сыйланып алыйк, бездә кичке сабантуй да була, анысы да шаулап үтә, – дип, мине өйләренә алып кайтып китте.

Кичке сабантуйны түземсезлек белән көтеп алдым. Күңелдән теге чибәркәй китми генә! Исемен дә сорамадым, ичмасам, дип үкендем.

– Минем янда чирәмдә утырган кызыл футболкалы, зәңгәр джинсалы матур кызны күргәнсеңдер инде. Исеме ничек икәнен белмисеңме?» – дип, Иректән дә сорадым.

– Күрмәдем шул, игътибар итмәдем, безнең авыл кызлары барысы да чибәр, – дигән булды дустым.

Менә шулай… Кызлардан оялып торсаң, ялгыз калуың да ихтимал, җитәр инде, тәвәккәл булырга кирәк дип үз-үземне үгетләдем. Кичке сабантуйга чыкса, ничегрәк сүз башлармын, дип, планнар корып куйдым.

Өметем акланды бит! Ниhаять! Көттереп кенә, килде бит матурым.

– Урындык алып килмәдеңмени? – дип, елмаеп, мин авыз ачканчы, үзе миңа эндәште.

Ә мин план буенча хәрәкәт итәм.

– Исемегезне әйтсәгез иде, – дип ычкындырдым.

Каушап калганымны сизеп, кызый миңа ярдәмгә ашыкты:

– Исемем Лилия. Минем хакта күбрәк беләсегез килә инде, әйеме? Шушы авыл кызы мин, монда яшим, әти-әнием белән… Утыз яшьтә, кияүдә түгел. – Аннан шуклана төшеп: – тагын ниләр сорарсың, егеткәем? – дип, мине тәмам гаҗәпләндерде.

Мин үзем турында сөйләнгән булдым. Шулай юк-бар сөйләшкән булып торабыз. Инде караңгы төште, мәйданнан кешеләр тарала башладылар. Бөтен кыюлыгымны жыйдым да,

– Лилия, әйдә, елга буена төшәбез, миңа сезнең авыл бик тә ошады, – дидем.

Таң сызылганчы сөйләшеп йөрдек. Лилия бүлдермичә тыңлады. Гомеремдә дә онытасым юк ул сихри төнне: искиткеч җылы, кошлар сайрый, күк йөзен тутырып йолдызлар җемелди, яңа туган айдан ниндидер гадәти булмаган яктылык сибелә дә, елга суын көмешкә әйләндерә. Су өстендә, көзгедәге кебек, икебезнең сурәт чагыла. Лилиягә күтәрелеп карарга оялам, ә судагы кыздан күземне дә ала алмыйм. Таң атканчы җитәкләшеп йөрдек дип әйтү дөрес тә түгелдер, бәлки, чөнки мин атлап түгел, очып йөрдем. Лилиядән беркая да аерыла алмаганымны аңладым. Кыз чыннан да бар яктан килгән иде. Җитди темага җитди итеп сөйләшә, юмор хисе дә мулдан икән үзендә, кирәк чакта бераз гына шукланып та ала, чама белән генә чытлыклана да белә. Оялуым да әллә кая югалды – биленнән кочтым да, гашыйк булганымны әйттем аңа.

– Әйдә, Ижауга бергэ китәбез, Лилиям, – дип пышылдадым.

Кызның тәкъдимемне кире кагарга исәбе юк икән. Хәтта, әйтер идем, үгезне мөгезеннән үк эләктерде бу:

– Ничектер, мин сина ышанам… Яшермим, авылда каласым килми… Болай да күпме гомер үткәрдем. Сәбәбен соңрак әйтермен яме. Алайса, хәзер үк безнең өйгә керик, минекеләргә уйларыңны турыдан әйт, – ди чибәркәем.

Башларым әйләнеп китте. Әллә шаярта инде дип уйлап куйдым. Әмма ләкин бер дә шаярткан сыман түгел үзе. Мин дә җебеп каласы итмәдем, бер башлагач, чигенмәскә булдым.

Кыз мине җитәкләп турларына кайтарды да:

– Бар кер, ишекне ачтыр. Мин монда торып торам, – дип, капка баганасы артына сыенды.

Авыз кипте. Тик, үзем дә сизмәстән, батыраеп киттем бит әй! Ишекне шакыдым, ачучы юк. Тагын шакыйм, бу юлы озаклап төйдем. Ачмыйча чаралары юк иде инде. Бераздан өй эчендә хәрәкәт сизелде, алагаем ишек ачылып китте каршыда – аюдай гәүдәле бер адәм басып тора. Йокысы ачылып бетмәгән, шулай да таң яктысында ачык шәйләнә – бу малайга ни кирәк микән дигән сыманрак, сөзеп миңа карап тора. Чамалап алдым инде – Лилиянең әтисе… Сабантуйда икенче урынны алган көрәшче бит бу! Батырлыгым шиңә төште, әмма бирешмәскә! дигән уй мигә бәреп тора.  Каушавымны сиздермәскә тырышып:

– Абый, тамагым кипте, зинhар, су бирегез әле, – дигән булдым. Тавыш зәгыйфьрәк чыкты кәнишне…

Дөресе шул, чыннан да, шулхәтле дулкынлангач, тамагым бер чиләк су эчәрлек кипкән иде. Мизгел эчендә тел кабыкка әйләнде. Иртә таңнан ишек ачтырып, шактый кыю рәвештә су сораучы таныш түгел егетне күреп, Лилиянең әтисенең ничек гаҗәпләнгәнен белсәгез иде! Шулай да чүмеч тутырып су алып чыкты. Су эчкәч (абзый да артык тупас кыланмый, миңа түзеп тора әле), тагын да кыюланып (беткән баш беткән!) киттем һәм бер тында:

– Гаяз абый, сезнең кызыгыз… Лилия… миңа бик ошады, риза булсагыз, мин аны Ижауга алып китәр идем, Лилия үзе риза! – дип, ярып салдым. Шул арада Лилиям яныма килеп басты. Тәне җиңелчә калтыранып торган сыман. Әйтерсең, җил иркендәге каен яфрагы.

Гаяз абзый, сынаулы карашын бер миңа, бер кызына төбәп торды да, безне өйгә чакырды. Мин исә торган саен батыраям. Абзый да елмайган кебек, бер дә ачуланып, өйдән куып чыгарырга охшамаган болар.

– Әнисе, тор әле, чәй куй, хикмәт монда, кызыбызны сорап килгәннәр, – дип, мине өстәл артына утыртты. Лилиягә өстәл әзерләргә кушты.

– Гаяз абыйга тагын бер тапкыр үземнең тормышым турында түкми-чәчми сөйләп бирдем. Лилиянең әнисе – Әминә апа безнең тирәдә кайнаша, Лилиягә өстәл әзерләргә булыша, минем бер генә сүзне дә колагыннан ычкындырмый. Эшне тәмам аңлап, минем хакта шактый хәбәрдар булгач, үзе дә телгә килде:

– Әле танышуыгызга кайчан гына?! Көн үтте дә, төн чыктык дигәндәй… Әйбәтләп уйлашыгыз, ашыкмыйсызмы сез, балакайлар?.. –Борчылуы йөзенә бәреп чыкты.

Гаяз абый үгезне мөгезеннән эләктерде.

– Әнисе, үзеңне искә төшер әле, үзеңне мин «эләктереп» алгач, ике уйламыйча, ничә ел артык йөргән егетеңне ташладың.

Әминә апа «куй инде» дигәндәй, кулын селкеп алды:

– Соң, йөри дә йөри, өйләнү турында сүз дә катып карамый, бичара. Күпме урам таптарга була, кыз кеше тизрәк башлы-күзле булу турында уйлый ул. – Апа кеше кызының башын әйләндереп йөргән егетне шелтәли иде ахры.

– Хәтереңдәме, безнең авылга жәяүләп алып кайттым мин сине, ат эзләргә дә вакыт булмады. Шулай төн уртасында кайтып кердек, әткәй-әнкәй аңгы-миңге килеп торалар. Кайттык та, никах укытып, яши дә башладык, Болай, үкенгән сыман тоелмадың… Әйдә, озакка сузмыйк, рөхсәт итик, егет тә безнең кеше икән. Так ышта, хәзер хәзрәтне алып киләм, – дип, чыгып та китте.

Никах укытып, чәйләп алгач, китәргә әзерләнә башладык.

Авыл бит, берәр хәл булса, бик тиз тарала. Дустым Ирек килеп керде:

– Югалттым бит сине, Азат! Баксаң, синең эшләр хутта – өйләнеп ятасың икән. Мондый да үткен егет дип уйламаган да идем, ишеткәч, һуш җыя алмый тордым. Нәрсә әйтим инде бу хәлгә, миннән изге теләкләр генә. Матур тигез яшәгез, чын күңелдән котлыйм сезне! Тик, син уйлаганча, тиз генә Ижауга кайтып китеп булмас. Бүген район сабантуена жырларга чакырдылар, – дип, ашыгып чыгып китте.

Мин инде кияү кеше, кәләшемне үземнән бер адым да калдырмыйм. Күзләр күздә, иреннәр ирендә дигәндәй, район сабантуена барып кайттык. Әллә һавада мин, әллә җирдә. Лилиямне җитәкләп, киләп сарып тик йөрдем.

Икенче көнне әби-бабай безне Ижауга озатып калдылар. Кияү булуның беренче көннәрен үзе өйләнеп караган кеше генә белә, арыткан. Лилиям дә шактый талчыкты инде – автобуста юл буе йоклап кайттык. Шәһәргә килеп кергәч кенә керфекләр ачылды.

Ирек белән бер бүлмәдә яшәп булмый бит инде, тиз арада тулай торактан бер татар әбисенә фатирга чыктык. Әйбәт кенә тора башладык. Иртән эшкә китәм, кичтән мине өйдә тәмле ашлар,чиста кием, Лилиям көтә. Бар да тәртиптә. Нәрсә кирәк инде тагын ир кешегә! Хуҗа әби хатынымны мактап туя алмый:

– Каян таптың мондый уңган кызны? Кулыннан бар эш тә килә бит, – дип, күңелне үсендереп кенә тора.

Әмма Лилиянең озаклап өйдә ятасы килми, эш турында сүз кузгата башлады. Монда да тезгенне әби үз кулына алды. «Шәһәр зур, танышларым бетәсе түгел, ике кулына бер эш табарбыз», – дип ышандырды. Озакламый, Лилиям ШРМ (школа рабочей молодежи) мәктәбенә идән юарга керде. Кайвакытта башыма, ничек инде кинодагы hинд кызларыдай чибәр кыз утыз яшенә кадәр кияүгә чыкмаган, эш юк дип, шәhәргә дә китмәгән, дигән уйлар килештерә иде. Бераздан хатыным, хәзерге заманда урта белем кирәк, дип, шул ук мәктәптә укый да башлады. Әлбәттә, аңа җиңел түгел иде: идән юу, дәресләр әзерләргә кирәк, тагын өй мәшәкатьләре, мин дә бар… Берничә тапкыр Лилиянең әти-әнисе, минекеләр дә бездә кунакта булып киттеләр. Үзебез дә, җай чыккан саен, минем туган авылга кайтып йөрдек. Ни өчендер хатынымның: «Безнең якка кайтып килик әле», – дигәне булмады. Сүз кузгатсам! «Вакыты җиткәч, кайтырбыз», – дип әйтә иде.

Көннәр, айлар уздылар. НиҺаять, Лилиям, авырлы булса да, имтиханнарны уңышлы гына биреп урта белемле булды. Июль аенда улыбыз туды. Әти булышлыгы белән машина да алып җибәрдек hәм Лилиянең авылына кайтып килергә булдык. Безне бик сөенеп каршы алдылар. Бабай оныгы кайтуга түргә бишек элеп куйган.

Әби белән бабай бала белән мәш килгән арада хатыным аттестатын чыгарып горурланып әнисенә тоттырды. Чәйләп алганнан соң, Лилия: «Чишмә суыннан чәй тәмлерәк була», – дигәч, ике кулга ике чиләк тоттырып, мине тау итәгендәге чишмәгә суга җибәрделәр. Авыл кешесенә бар да кызыклы бит, барысын да беләселәре килә. Юл буе очраган hәр кеше белән исәнләшергә, кемгә кайтканымны, кем икәнлегемне әйтергә туры килде. Чишмә янында судан кайтып килүче бер апаны очраттым.

– Исәнмесез, кемгә кайттың, кем буласың? – дип сорады.

– Гаяз абый белән Әминә апаның кияве булам, – дип җавап бирдем.

– И-и-и, шулаймыни? Мин Лилиянең класс җитәкчесе идем, юньләп укымагач, вспомогательный мәктәпкә жибәрергә туры килде. Анда, ким дигәндә, ике төрле hөнәр бирәләр. Тормыш өчен менә дигән егетләр, кызлар әзерләп чыгалар бит, – диде. Телсез калдым, ничек инде укый алмасын минем Лилиям! Кичке мәктәпне гел «биш»кә тәмамлады әнә. Хәзер техникумга керергә хыяллана. Укытучылардан да мактау сүзләрен аз ишетмәде уку дәверендә.

Монда нидидер хикмәт бар! Әле миңа бернәрсә дә аңлашылмый иде. Ул укытучы апага берни дә әйтә алмадым. Судан кайткач, озак юанмадык, мунчага киттек.

Хатыным. сизенгән сыман, үзе сөйли башлады:

– Мин алтынчы класста укыганда шушы авылга күчеп килдек. Әти-әнигә бердәнбер бала, өс-башым карап туймаслык. Укуга хирыслыгым көчле иде. Төскә-биткә дә чибәр генә. Классташ кызлар бик көнләштеләр, күреп торалар, малайларның барысы дла миңа гашыйк булдылар куйдылар бит. Шуннан китте инде – кызлар иртә өлгерәләр, малайларга охшау мәсьәләсендә дә сынатмыйлар – үзләреннән үткәрүче кыз табылса, чыда гына, бик кырыс, хәтта явыз булалар. Мине төрлечә рәнҗеттеләр: класста начарлык эшләнсә, бөтен гаепне миңа сылтадылар, портфелемне яшереп куялар, урындыкка кнопка кую дисеңме, китап-дәфтәрләремне ерту дисеңме – кыланмаганнары калмады. Малайлар да калышмадылар, аларга игътибар итмәвемне аңлап алгач, кызларга ярарга тырышып, ни генә кыланмыйлар иде!.. Мин түзәм, мәктәптәге хәлләрне әти-әнигә сиздермәскә тырышам. Бу мәхшәргә гарык булып, мәктәпне күрәсе дә килми башлады.Укытучылар да миңа карата ягымлы булмадылар, ышанмадылар. Әлбәттә «икеле»ләр ала башладым. Эчемдә ут кайный, белмәгән темам юк, әмма юри җавап бирмим, бу минем, үземчә, гаделсезлек чыганагына әйләнгән мәктәпкә протестым иде. Һаман үҗәтләнәм, начар билгеләр арта тора, тәртип тә үзгәрә башлады, ярамаган сүз әйтсәләр, кемнең кем икәненә карап тормыйм, сугыша башлыйм. Әмма беркемгә дә зарланмадым. Уку елы ахырында, интернат-мәктәп турында ишеттем, билгеле, анда укулары зәгыйфь балаларны җыялар икән дә. Тик миңа барыбер иде – бу мәктәптә калу мөмкин түгел иде инде. Шулай, ярдәмче мәктәпкә курыкмыйча киттем, бәлки анда миңа бәйләнмәсләр дигән өмет бар иде. Әти-әни ул чакта ниләр кичергәннәрдер, үзләре генә беләләрдер инде. Мин интернат-мәктәптә яхшы укыдым, укытучылар шаккаталар иде монда килеп эләгүемә. Әмма кире гадәти мәктәпкә кайту турында уйлап та карамадым.

…Мәктәп еллары шатлыксыз үтте минем өчен. Кайтасым килми шул мәктәп елларына. Синең белән очрашканчы үземне кимсетелгән итеп хис итә идем. Ярдәмче мәктәп тәмамлаган кызны, арттан йөреп азапланучылары булса да, кияүгә алырга атлыгып торучы да булмады. Югыйсә ул авыл егетләренең сиксән проценты укуны көч-хәл белән ермачлап чыккан кешеләр бит. Ярый әле юлымда син очрадың. Теге вакытта кичке сабантуйга чыкмассың дип шундый курыктым…

– Ничек сине кичке мәктәпкә укырга алдылар соң, нинди документ белән? –дип сорадым хатынымнан.

– Бирәм дисә колына, чыгарып куяр юлына, диләр бит. Миңа авыл мәктәбендә укыткан бер укытучы бик булышты. Сара исемле иде. Ул минем тирәдә барган шау-шуларны яхшы белә иде. Гомере буе шул мәктәптә эшләгән, үзе дә күп гаделсезлекләргә дучар булган. Мине якларга да тырышып караган иде, тик үзенә генә авырлык алды. Берничә ел үткәч, мәктәпкә яңа директор килде, Сара апа белән килешеп эшли башладылар. Ничектер, бер көнне мине очратып үзе сүз башлады Сара апа:

– Лилия сеңлем, ярдәмче мәктәп документы белән ерак китә алмассың, кабат, үзебезнең авылдагы кичке мәктәпкә кер әле. Быел элекке чорда җиденче сыйныф белән калганнарны сигезгә кабул итәбез, андыйлар шактый авылда, бер сыйныф җыеласыз әле. Анда укуның бер дә кыенлыгы юк, ярашлы документ булыр кулыңда, – диде. Директор белән дә Сара апа үзе сөйләште. Шуннан шул, эшләдем дә, укыдым да. Бик яхшы билгеләренә тәмамладым сигезенче сыйныфны.

Азат тагын көрсенеп куйды:

– Авылга кайткач, hаман да төрле сүзләр ишеттерәләр. Явыз кешеләр бар бит. Кеше ни сөйләсә дә миңа барыбер. Инде барысын да аңладым. Лилиямне бик яратам, иң мөһиме – без яхшы яшибез…

 

Шәфкать ГАНИЕВ

Ижау шәһәре.

Фото: https://www.youtube.com/

«Мәйдан» №12, 2020 ел.


Комментарий язарга