Логотип «Мәйдан» журналы

Кычытканнан аш кынамы?

Тагын нинди ризыклар әзерләп була?Йомырка һәм май белән кычыткан4 өлеш өчен 1 килограмм кычыткан, 4 баш суган, 6-8 аш кашыгы сары май, 4 йомырка, 8 ботак кинза, тәменчә тоз алына.Башта кычытканны пеше...




Тагын нинди ризыклар әзерләп була?




Йомырка һәм май белән кычыткан
4 өлеш өчен 1 килограмм кычыткан, 4 баш суган, 6-8 аш кашыгы сары май, 4 йомырка, 8 ботак кинза, тәменчә тоз алына.
Башта кычытканны пешерәбез һәм суын саркытабыз. Туралган суганны майда кыздырып алабыз, аны шулай ук туралган кычыткан, кинза, тоз белән болгатабыз һәм янә утка куябыз. Табага тугланган йомырка салабыз һәм пешереп алабыз.
Кычыткан ашы
Кычыткан, бәрәңге, үсемлек мае, суган, сарымсак, йомырка, тоз һәм аштәмләткечләр кирәк булачак.
Кычытканны салкын суга салабыз. Кайнап чыккач, талгын утта 10 минут пешерәбез. Әзер кычытканны алып, суын сыгып, турыйбыз һәм суган белән кыздырабыз. Шушы ук табада пешкән бәрәңге дә кыздырыла. Әзер массаны кычыткан шулпасына салабыз, шунда ук тугланган йомырка, сарымсак, борыч, әнис һәм базилик та юл ала.
Кычытканнан турама
Моның өчен кычыткан һәм аның янында үскән башка үләннәр алына. Шулай ук 2 йомырка, 1 баш суган, катык, тоз, борыч кирәк булачак.
Үләннәр һәм пешкән йомырканы, шулай ук, суганны вак кына итеп турыйбыз, тозлап борычлыйбыз да, катык салып, өстәлгә куябыз.
Бутерброд
Кычытканны иттарткыч аша үткәреп, акмай һәм кырылган керән тамыры белән бутап, икмәккә сылыйбыз.
Кычыткан котлетлары
20 грамм май, 100 грамм кычыткан, 200 грамм тары боткасы, тоз, борыч кирәк булачак.
Кычытканы кайнап торган суга салып алабыз, вак кына итеп турыйбыз һәм янә 3 минут пешереп алабыз. Әзер булгач, аны куе ботка белән кушып, котлетлар әвәлибез һәм, майлы табага тезеп, кайнар мичкә куеп алабыз.
Грузинча салат
150-200 грамм кычытканны тозлы суда пешереп алабыз һәм турыйбыз, 50 грамм әстерхан чикләвеген тозлап төябез, туралган кинза һәм суганның барысын бергә бутап, табынга бирәбез.
Кычытканлы омлет
Туралган кычыткан белән тугланган йомырканы кушып, тозлап, кайнар табага салып кыздырып алабыз.


Автор: Резида Валитова


Комментарийлар