Логотип «Мәйдан» журналы

Равил Кузюров халыкның урманнан корыган агач җыю хокукын файдаланмавын әйтте

Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров гражданнарның урмандагы ауган агачларны җыймауларын əйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” матбугат агентлыгында “Татарстанда урманнарны саклау” проектын гам...

Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров гражданнарның урмандагы ауган агачларны җыймауларын əйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” матбугат агентлыгында “Татарстанда урманнарны саклау” проектын гамəлгə ашыруга багышланган матбугат конференциясендə сөйлəде.
Равил Кузюров халыкның урманнан корыган агач җыю хокукын файдаланмавын әйтте
“Бу елдан башлап гражданнар урмандагы ауган агачларны чиклəүсез күләмдә җыярга хокуклы. Законда шул хакта язылган. Ауган агач бик аз кешегə генә кирәк. Республика газлаштырылган, утынга ихтыяҗ зур түгел”, - диде урман хуҗалыгы министры. Телəгəн кешелəр аларны җыя ала. Лəкин бу урманны чистартырлык дәрәҗәдә түгел, ди министр. Шуңа күрә чистарту эшләренә урман хуҗалыгы җәлеп ителә.
“Хəзер Казан янындагы урманнарны чистарту белəн шөгыльлəнəчəкбез. Бу Кояшлы, Вороновка, Петровский, Зеленый Бор, Боровое Матюшино бистәләренә кагыла. Бу эшкə федераль һəм региональ ярдəмне җəлеп итəчəкбез. Хəзер мəйданнар билгелəнə, бу масштаблы эшкə берничə урман хуҗалыгы катнаша”, - диде ул.
Беренче чиратта торак пунктлар янындагы мəйданнарны чистарталар. “Быел бик зур эш эшлəдек, 500 метр тирəлектə урнашкан барлык балалар сəламəтлəндерү лагерьларын чистарттык. Ауган агачлардан максималь чистарту планын алдагы елларга куябыз”, - диде ул.
Равиль Кузюров корыган агачларны җыештыру эшенең ел саен дəүлəт тарафыннан билгелəнүен əйтте. “Максималь нəтиҗəгə ирешү өчен бу мəйданнарны киңəйтергə телибез”, - диде министр.

  • Урманнан агач булмаган ресурсларны бушлай һәм рөхсәтсез җыярга ярый. РФ Урман кодексында кабул ителгән үзгәрешләр 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде. Җиргә ауган корыган агачларны штраф түләүдән курыкмыйча җыярга мөмкин, дип язган идек.


Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/14/191550/

Комментарийлар