Моңлану

Рөстәм Сәрвәров, Фәрит Хатыйпов көе

 

Тулган айга карап,
чәчләреңне тарат,
Моңсу җырлар ләкин җырлама.
Сиңа карыйм да мин,
күзем ала алмыйм –
Мин моңланмыйм, җаным моңлана…

Бердәнберем идең,
«Син – бәхетем», – дидем,
Үз бәхетеңә инде соңлама.
Ак моңнарым булып
янадыр ай тулып, –
Мин моңланмыйм, йөрәк моңлана…

Юкка гына түгел,
сагышлана күңел,
Ул ашкына ерак елларга.
Күз яшьләрен яшер,
ара ерак хәзер,
Тик моңланма, күңел, моңланма…

Бу бит туган яктыр,
Тирә-ягың матур,
чыкмасаң да озын юлларга.
Тугайларга дәшеп,
җырлап килә яшьлек,
шуңа күрә син дә моңланма!

 

Шәфкать туташына

Рөстәм Яхин көе

Кар кызыдай килдең,
Төшләремә кердең,
Коткаручым булып нигәдер.
Елмай әле тагын,
Дөньяның шат чагын
Минем дә күрәсем килә бер.

Елмаерга ләкин
Иртәрәктер, бәлки,
Иртәрәктер миңа… кем белә.
Көннәр китсә җирдән,
Төннәр килә икән,
Сердәш булып кала төн генә.

Шәфкать туташыдай,
Кояш сыйпап уза,
Бөтен хәят нурга күмелә.
Елмаерга безгә
Соң түгелдер, бәлки,
Соң түгелдер, туташ…
кем белә?!

 

Сине сагынып

Риф Гатауллин көе

Тоям кайнар җаным аша
йөгереп узган үткәннәрне.
Очратканнан бирле сине
эзләмәдем бүтәннәрне.

Кушымта:
Янда син дә юксың димә,
Минем кебек юксын димә,
Сине сагынып көннәр килә,
Сине сагынып төннәр иңә,
Сине сагынып гөлләр иелә…
Тик син генә юк соң нигә?

Көзләр сагыш вәгъдә итә,
Көзнең миндә ни эше бар? –
Тау белән тау очрашмый да,
Очрашалар бит кешеләр…

Кушымта.
Иңләп күңел киңлекләрен,
ишетелә бер моңлы җыр.
Сине оныта алмаганга,
сагынганга ул моңлыдыр.

Кушымта.

 

 

Хушлашырга ашыкма

Риф Гатауллин көе

Хушлаштың да китеп бардың.
Аерылу авыр бит!..
Күзләреңнең моңын
йөрәгемә салыйм,
тукта, дустым, сабыр ит!

Гомер буе ярсу йөрәк
сине сагынып сулкылдар…
Иделләрдә дулкын, –
чү, ашыкма, дустым! –
Күңелдә ул дулкыннар!..

Сайрар кошлар синсез нишләр?
Ничек агар бу сулар?
Урман ничек шаулар,
Ишелмәсме таулар? –
Икебез дә моңсулар!..

 

 

 

Безгә дөнья дәшә

Риф Гатауллин көе

Яну-дөрләү, уйнау-көлү – туган-үскән якта.
Үзе бәхет икән җырлау, дустым, синең хакта.
Шаяр әле, уйна әле, елмай әле тагын,
Күңелеңә күзләремнән нурлар җыяр чагың.
Юлларыңа гөлләр генә сибәр чак минем дә,
Икәү бергә барыйк әле иңне куеп иңгә.
Бүгенге кич ник матур дип, безгә дөнья дәшә,
Дөнья матур, шундый матур, чөнки без янәшә!
Безнең күңел назлап туймый туган-үскән якны,
Сөйләр сүзләр бетмәс инде, бетмәс таңга чаклы!
Яну-дөрләү, уйнау-көлү – безнең туган якта,
Үзе бәхет икән җырлау, дустым, синең хакта.

 

 

 

Кал моңнарым булып

Риф Гатауллин көе

Син, кояшлы көнем, хыялдагы өнем,
Бердәнберем, бәгырем минем бит;
Риза булсаң әгәр, ал таңнарга кадәр
Гел янәшә барыр идем бит.
Синең белән бергә, менеп биек үргә
Басар идем дөнья алдына;
Чәчәкләрне күр син, такыялар үр син,
Сөюдәнме алар ал гына?
Син авырга алма, күңелемне аңла,
Күзләремә тутырып кара да;
Ялгызлыктан йолып, кал моңнарым булып,
Тик йокысыз төннән арала.

 

Фәннур САФИН шигырьләренә язылган җырларны тулысынча журналның сентябрь (№9, 2018) санында укый аласыз.

 

Фото: https://pixabay.com

 

 

 


Комментарий язарга