Логотип «Мәйдан» журналы

Күзләреңә кара – шул да җитә...

Кинәт кенә баш авырта башлап, күз томанланса, бу - тәгаен грипп, дигән сүз түгел әле. Мондый халәткә күз авырулары, атап әйткәндә, глаукома да сәбәпче булырга мөмкин.Ул - күз алмасының эчке басымы күт...

Кинәт кенә баш авырта башлап, күз томанланса, бу - тәгаен грипп, дигән сүз түгел әле. Мондый халәткә күз авырулары, атап әйткәндә, глаукома да сәбәпче булырга мөмкин.
Ул - күз алмасының эчке басымы күтәрелү нәтиҗәсендә була торган чир. Басым күтәрелгәндә күз һәм баш авырта, күз алды томанлана, утка караганда салават күпере төсле боҗралар күренә башлый, моңа өстәп, күзләр дә кызарып чыга. Мондый хәлгә тарысаң, көзге янына килеп, күзләреңә кара.
Әлеге чирне "кан тоткарлану глаукомасы" диләр. Ләкин авыруларның кайберләре, басым күтәрелүгә карамастан, бернинди авырту сизмәскә дә мөмкин. Әмма тора-бара күзләр начаррак күрә башлый.
Басым күтәрелү сәбәпле, күз тукымалары, бигрәк тә күз нервысы кан белән тиешенчә тәэмин ителми, шуңа күрә нерв җепселләре акрынлап һәлак була. Начар күрүгә менә шул китерә дә инде.
Гомумән, күзләрегезне күзәтеп торуны гадәт итеп алыгыз. Өлкән яшьтәгеләргә бу бигрәк тә нык кагыла. Күз алмасы кызаруга башка чирләр дә тәэсир итәргә мөмкин, дип искәртә күз белгечләре. Шуңа да табибка күренүне озакка сузмау хәерле.

 

Фото: doctor-glax.ru

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/

 

Комментарийлар