Агачларга бүген бәс кунган,
Күзләреңә бүген яшь тулган.
Озын толымнарың тузылган.
Хәер, болар бары да үткән юл…
Кояш чыккан, ә төн – узылган.
Сабыр бул, җан! Гүзәл, сабыр бул,
Үз бәхетен Кеше табыр ул!
Әмир МӘХМҮДОВ
Фото: https://ru.freepik.com