ТУГАН ҖИР

Яралары аның тирән иде,
Кирәк иде канын сакларга.
Марля белән урап,
күзләрен дә
Туры килде аның капларга.
Күп юл үткән
кыю, батыр солдат
Ачык сизде үлем килүен,
Ачык сизде
йөрәгенең инде
Соңгы тибеш белән тибүен.
Һәм ул,
барлык булган көчен җыеп,
Күтәрелде:
– Ачыгыз күземне.
Соңгы тапкыр тагын бер булса да,
Күреп калыйм туган илемне! –
Диде дә ул,
күзе йомык килеш,
Акрын гына түбән иелде,
Соңгы сулыш алган чакта аның
Яткан җирен үбүе күренде.
1943

 

БӨТНЕК ЧӘЧӘКЛӘРЕ

Мин ярата идем,
бик ярата идем
Үзем туган-үскән җирләрдә
Шушы татлы бөтнек чәчәкләрен
Рәхәтләнеп
ятып иснәргә.
Бүген менә Польша кырларында
Мин аларга карап уйланам.
Узам гүя Идел буйларында
Җанга якын таныш юллардан.
Әйтерсең лә, мендем Урал-тауга,
Саф һавасын сулап илемнең.
Күрәм гүя серкә очыруын
Дүртөйлемдә үскән игеннең.
Күңел, күңел!
Менә күз алдымда
Туган якның оча кошлары:
«Бергәләшеп тизрәк тар-мар итик, –
Диләр гүя, – явыз дошманны!..»
Ят җирләрдә шулай юл үтәмме,
Җыр язаммы туган Казанда,
Көчем арта, туган-үскән җирнең
Бер чәчәген искә алсам да!
1944

 

БҮЛӘК

Мин көчсез һәм хәлсез ята идем,
Әрни иде ярам туктаусыз.
Язгы нурдай балкып килеп керде
Палатама минем бер яшь кыз:

– Чәчәк гомере озын түгел, – диде,
– Ләкин менә шушы бүләгем –
Синең гомерең озын булсын өчен
Минем иң зур, якты теләгем!

…Мин яңадан күп сугышлар үттем,
Палатамда калды бүләгем.
Ләкин менә бүләк биргән кызны
Һич калдыра алмый йөрәгем.
1945.

401875_101__059684

НӘФРӘТ ҖЫРЫ

Яндырылган авыл.
Февраль җиле исә,
Күңеле әрни, ахры, аның да,
Елый-елый нидер эзли кебек
Аумый калган морҗа янында.

Янган өйләр көлен актара җил,
Зур кайгы бар төсле аңарда.
Гүя шунда бикләп яндырылган
Семьяны ул тели табарга.

Таба алмый.
Ә биредә менә
(Нәрсә соң бу?
Шундый хәлләр җирдә буламы?)
Эшафотка бүген әйләндергән
Илбасарлар хәтта елганы.

Тере кеше, әйе, туңдырылган,
Баганага бәйләп,
су коеп…
Нәфрәт белән тулы бөтен дөнья,
Күзләрендә Җирнең йокы юк!
1944

 

ШТАБ САКЧЫСЫ

Штаб план төзи
Фашистларга
Яңа удар ясау алдыннан.
Гади өстәл,
Анда командирның
Зур картасы, җәеп салынган…
Тышта сакчы.
Тышта җил сызгыра,
Ул
Тәнгә дә үтә юл табып,
Күктә
Эчпошыргыч кара болыт
Һаман йөзә кайнап, буталып.
Эт тә чыгып йөрмәс иде, бәлки,
Мондый чакта, тыныч булганда.
Төн үлемдәй ямьсез,
Сакчы тора
Автоматын кулына алган да.
Беләм,
Тәне корыч түгел аның,
Сизми түгел бер дә салкынны,
Әмма
егет йөрәген җылытып тора
Җиңү хисләренең ялкыны!
1943

 

ЧЕХ КЫЗЫ

Йөгереп чыкты каршыма ул,
Йөзе тоташ нур гына;
Тере чәчәк бәйләмнәре
Тоткан иде кулына.

– Туганым! – дип елмайды ул,
Сыенды кочагыма.
Шатлык яше мөлдерәде
Күзләрдә шул чагында.

Карады безнең байракка,
Яшьләре тамды балкып.
Әйе, күз яшьләре аша
Елмая иде шатлык.

«Рәхмәт сезгә, коткардыгыз
Безне кара үлемнән.
Кан эчүче фашистларны
Кудыгыз чех җиреннән».

Йөзе балкый иде кызның,
Җәйге якты таңнардай,
Бөтен Чехия шатлыгын
Күрдем шулчак аңарда!
1945

 

БАТЫРЛЫК

Фатих Кәрим истәлегенә

Зур куркыныч килеп баскан иде
Туган-үскән иле алдына.
Ничек түзсен кеше,
Яуга китте,
Шинель киеп, корал алды да.
Кимсетергә, диде, юл куймабыз
Совет иле дигән бу илне!
Һәм калды ул сугыш кырларында,
Бик күп дуслар калган шикелле…
Без беләбез,
Аңа Указ белән
Бирелмәгән герой исеме.
Тик кем генә герой түгел дисен
Туган иле, туган халкы өчен
Җанын фида кылган кешене!..
1945

 

Сөю

(Вена бакчаларының берсендә)

Монда һәртөрле чәчәк бар:
Агы да һәм күге дә,
Алсуы да, кызылы да,
Миләүшә кебеге дә.

Тик аларны бер яшь солдат
Бөтенләй күрми сыман.
Кипкән чәчәк тоткан да ул
Тирән уйларга чумган.

Мин сорадым:
– Нигә, иптәш,
Кипкән чәчәк иснисең?
Әллә менә яныңдагы
Япь-яшьләрен күрмисең?

– Күрәм, – ди ул, –
беләм, – ди ул,
– Бел әле, дускай, син дә:
Бу чәчәк Урал ягыннан
Килгән, – ди, – хат эчендә.

Йөзе горур, күзләрендә
Очкыннар уйный аның:
«Бу чәчәккә чәчәкләрнең
Берсе дә җитми, җаным!..»

Утырдым солдат янына,
Уртаклаштык серләрне,
Сагынмаска мөмкинме соң
Туган-үскән җирләрне!..
1945

 

СИРЕНЬ ЧӘЧӘГЕ

Күбектәй күпереп,
Түбән иелеп,
Язгы шат нурлар
Белән бөркелеп,
Салынып тора
Сирень чәчәге!
Яшел яфраклар
Аны һәрьяклап
Үбәләр төсле
Назлап, кочаклап,
Елмая, көлә
Сирень чәчәге!
Җиләс-җил уйный,
Тирбәтеп туймый,
Ташлап китәргә
Көч таба алмый, –
Бигрәк матур ла
Сирень чәчәге!
Әй сирень, сирень,
Хуш исле сирень,
Ачасың минем
Йөрәгем серен, –
Яшәүдәй матур
Сирень чәчәге!
Сөйгәнем белән
Синең төбеңдә
Булган идем мин
Айлы бер төндә, –
Яшерә алмыйм,
Сирень чәчәге…
1945

 

РЕНТГЕНОЛОГКА

Доктор иптәш,
сүндер утларыңны,
Ник аларны миңа төбәдең?
Җырларыма текә күзләреңне, –
Уч төбеңдә булыр
йөрәгем!..
1945

 

КАЙТА АЛМЫЙ КАЛГАН СОЛДАТ БӘЕТЕ

Сугыш бетәргә
Ел калса икән,
Эш булыр иде
Бөтенләй бүтән.

Атна йә ун көн
Калса да әгәр,
Әрнемәс иде
Күңел бу кадәр.

Минутлар гына
Калган иде бит.
Һәлак булдың син,
Авылдаш егет.

Чык төшкән иде,
Ак иде чирәм.
Таң ата иде
Алсу төс белән.

Яраңнан тамып,
Сеңде кан җиргә,
Йомылды күзләр
Гомер-гомергә.

Һай солдат, солдат,
Сердәшем, җаным…
Бергә яуладык
Җиңү таңнарын.

Һай егет, егет,
Күрсәңче икән,
Бу тыныч көннәр
Ни тикле күркәм!

Бөркетләр кебек
Җилпенә байрак,
Ямь өсти көнгә
Сандугач сайрап.

Ә туплар тынган,
Өсләре ябык…
Куана әнкәң
Хатыңны алып.

Канатлана ул,
Белми шул, җаным,
Туган улына
Ниләр булганын.

Күкрәкләренә
Кыса хатыңны.
Ә хатта дөрли
Сүзләр ялкыны:

«Яулыйбыз, әнкәй,
Сугышта бүген
Озак көтелгән
Зур җиңү көнен.

Тиздән кайтырмын,
Сөйләрмен барын.
Ил каршы алыр
Батыр улларын!..»

Әй солдат, солдат,
Язган сүзең бар.
Чыклы чирәмдә
Калган эзең бар.

Ерак-еракка
Сузылган ул эз…
Сагына әнкәң,
Юксына синсез.

Күрәсе килә,
Сөясе килә,
Кочаклап, кысып
Үбәсе килә.

Ә ни әйтер ул,
Әгәр дә мәгәр
Китерсә почта
Кайгылы хәбәр?..

Әйе, хат килер
Егет турында:
Һәлак булды, дип,
Көрәш кырында…

Елга өстендә
Иртәнге томан.
Егет йөрәге
Мәңгегә тынган.

Чирәм өстендә
Җемелди энҗе,
Кайнар иреннәр
Суынган инде…

Кояш чыкканда
Күмелә солдат.
Әйтә кебек ул
Күзләргә карап:

– Хушыгыз, минем
Окопташларым,
Шатлыкташларым,
Кайгыдашларым.

Сары каешым
Бала билендә.
Яшәп туймадым
Туган илемдә.

Туган ягымның
Урман, кырларын,
Ак каеннарын
Күреп туймадым.

Яшәдем, яндым
Шулар өчен дип.
Даулаштым җирдә
Хаклык, иминлек.

Кырыштым җирдән
Фашист яуларын.
Фида кылынды
Шул юлда җаным.

Башымнан сыйпап
Җылы кул белән,
Иркәли мине
Туган ил генәм!

Яшь тамызмагыз
Каберем өстенә…
Бу язмышны мин
Бирмәм һичкемгә!
1945

 

ШӘФКАТЬ ТУТАШЫ

Шәфкатьсез утлы елларның
Юктыр истән чыгасы.
Дәһшәтле авыр юлларда,
Тиң булып егет дусларга,
Барды шәфкать туташы.

Дошманга нәфрәт белән ул
Ярсыган иде тәмам.
Яраларны бәйли-бәйли,
Җиңүләргә әйди-әйди,
Юл ярды алга һаман.

Ягымлы, йомшак куллары
Килеп бер тию белән,
Җаннарга сихри көч кереп,
Без кабат торып өлгердек
Кан йотып яткан җирдән.

Елмая инде тыныч көн,
Ямьле аның дөньясы.
Назлый кояш, әйтерсең лә
Шат елмаеп баш очында
Тора шәфкать туташы!..
1965

 

СИНЕ САГЫНГАНДА

(Солдат истәлекләре)

1
Сизми калдым:
таңны сандугачмы,
Сандугачны таңмы уятты.
Алтын елга
Үзенә гашыйк иткән
Яр читендә үскән куакны.
Үләннәрдән энҗе коя-коя
Печәнчеләр чыга болынга.
Көмеш тәңкә тезгән күлмәк киеп,
Балык уйный елга суында.
Җил аяк та киенмәгән әле,
Башын салып яшел үләнгә
Карап ята куак арасыннан,
Торыргамы, юкмы, дигәндәй…

2
Нәкъ шушындый аяз иртә иде,
Тынлык иде елга өстендә,
Һәм вакытлы булуын ул тынлыкның
Онытмаган иде һичкем дә.
Әйе…
Шунда зур биеклек өчен
Көрәшкәндә елга буенда,
Җаным кебек якын күргән дустым
Һәлак булды сугыш кырында.
Тигән иде аңа дошман угы,
Аумады ул ләкин тиз генә.
Үлем үзе бәлки тетрәнгәндер
Караганда аның йөзенә.
Күз алдымнан китми,
аумаган ул,
Уйламый да гүя аварга.
Әйтерсең лә үкереп килгән танк
Бернәрсә дә түгел аңарга!
Яңакларын каты кыскан килеш,
Шундый горур карый ул монда,
Әйтерсең лә бөтен ил язмышы,
Җир язмышы аның кулында!
Юлбарыска каршы тора алган
Тариэлга аны тиңлимме? –
Батырлыгы аның әнә шулай
Әсир итте минем күңелемне.

3
Солдатларча күмелеп калды солдат;
Бер-бер артлы көннәр үтелде.
Күз алдымда тора ул һаман да
Әкияттәге батыр шикелле!..

4
Бертуганнар кебек уздык юлны,
Аның белән олы сафта без.
Кулда корал иде,
алда – юллар,
Ә күңелдә Ватан-бакчабыз!
Урмандагы ак каеннар өчен,
Уралдагы металл өчен без
Якалаштык явыз үлем белән,
Какшамады ләкин көчебез.
Үзебезгә кулъяулыклар чиккән
Кызлар өчен яндык, тир түктек.
Каһәрләнгән фашист яуларыннан
Туган җирне азат итештек.

5
Солдатларча күмелеп калды солдат,
Еракларда, көрәш юлында.
Ахирәтем, ах, ни әйтим,
Ул бит
Син идең бит, син бит, Гыйлемдар…
Белмим,
Әллә артык сагындым мин,
Әйтә алмыйм,
әллә нишләдем;
Туган ягың искә төшкәндә дә
Ташкынлана йөрәк хисләрем.
Шахтагызда булган чакларымны
Һич чыгара алмыйм исемнән.
Кемнәр генә,
белмим,
минем кебек
Хисләреннән болай исергән?
Забойларга төшәм синең белән,
Шунда бергә күмер казышам.
Күнекмәгән эш булганга, ахры,
Кул ябышмый минем,
ялгышам.
Ә син, гадәтеңчә, тыныч кына
Казыйсың да һаман казыйсың.
«Өйрән әйдә шахта серләрен дә», –
Дигән кебек, миңа карыйсың.
Син чыгарган күмер тауларына
Сокланып, мин чумам уйларга.
Чыннан да, дим, батыр дигән исем
Бик урынлы икән моңарга!

9
Йөримме мин шәһәр урамында,
Шаулы цехлар буйлап бараммы,
Ял итәмме Днепр буйларында,
Иркәлимме өйдә баламны –
Һәр урында табам яшәү яме,
Һәр урында шатлык сизелә.
Һәр урында яңа бер күренеш
Гашыйк итә мине үзенә!
Киң җәелеп әнә Идел ага, –
Әнкәм кебек якын күңелгә.
Туган илнең көчен, бөеклеген
Күрәм аның якты йөзендә.
Идел ага,
көнгә көн ялгана,
Көн артыннан матур көн килә.
Яңа шатлык,
яңа бәхет булып,
ГЭСларыннан нурлар бөркелә.
Тусын өчен илдә тыныч көннәр
Өзештең син дошман башларын.
Салыштың син, димәк,
Менә шушы
Гигантларның нигез ташларын!

7
Син кунакта булган идең бездә,
Искә төште әле шул чаклар.
Балкый һаман минем күз алдымда
Пионерлар яккан учаклар.
Ял иттек без палаткалар корып,
Җиләк җыйдык яшел аланда.
Шаулап торды шулчак талгын гына
Каеннар да, имән, чаган да.
Зур наратлар,
болытларга үрелеп,
Чайкалдылар анда тын гына.
Эх, Гыйлемдар,
Килеп чыксаң иде
Хәзер шушы урман ягына.
Мазутланып беткән комбинезонлы
Бер нефтьче белән мин анда
Бергә булдым.
– Үзгәрешләр, – ди ул, –
Әкияттәге кебек, чыннан да.
Теге вакыт ул да берничә көн
Булып киткән икән биредә.
– Иптәшләрем белән шушында, – ди, –
Капкын салып йөрдем бүрегә.
Менә әле шуны уйлыйм, – ди ул, –
Нинди генә еллар булмасын,
Кош та үзенә тырышып оя кора,
Син дә шулай тормыш корасың.
Ә тегендә
шаша Уолл-Стрит,
Соңгы көнен сизеп үзенең.
Күтәрә ул атом бомбаларын,
Тормышына янап кешенең.
Эчендә җан булса,
Бу хәлләргә
Тыныч карау әллә дөресме?
Безнең җавап тик бер, – диде дә ул,
Кызу-кызу эшкә кереште.

8
Үләннәрдән энҗе коя-коя
Колхозчылар чыга болынга.
Көмеш тәңкә тезгән күлмәк киеп,
Балык уйный елга буенда.
Җил аяк та киенмәгән әле,
Башын салып яшел үләнгә
Карап ята куак арасыннан,
Торыргамы, юкмы дигәндәй…
Бүгенгегә карыйм,
Сагыну хисе
Уйный минем күңел кылында.
Син шушындый тыныч көннәр өчен
Һәлак булдың сугыш кырында…

9
Йөримме мин шәһәр урамында,
Алтын кырлар буйлап бараммы,
Ял итәмме Идел буйларында,
Иркәлимме өйдә баламны –
Һәр урында табам яшәү яме,
Һәр урында шатлык сизелә,
Һәр урында яңа бер күренеш
Гашыйк итә мине үзенә,
Һәр урында искә алам сине,
Намус белән үткән юлың бар.
Син бит шушы матур көннәр өчен
Корбан булдың, дустым Гыйлемдар.
Ил онытмас,
Чөнки ил өчен бит
Бөтен гомерең синең бирелгән.
Батырларның якты истәлеге
Чыгамыни йөрәк түреннән.
Тереләр белән бергә тереләрчә
Кыю атлап алга барасыз.
Күңелдә сез:
Батырлыкка өндәп,
Сүнмәс факел булып янасыз!
1950–1954


Комментарий язарга