… Күзләремне йомсам, күз алдымда
Зәңгәр күлләр, балан гөлләре.
Урман, кырлар, хәтфә кочагында –
Болгар иле, бабам җирләре.
Тарих шаһит: калкан рухлы бабам
Иман белән генә яшәгән.
Иделен Мәккә итеп, Европага
Алтын калфак кидереп яшьнәгән.
Тарих белә – ташка аш атканын,
Басып керсә, урган яуларын:
Тәбесенә төшеп, күп чукмарлар
Ялварганнар үбеп кулларын…
Ә бүген мин киек каз хәлендә,
Гаҗиз башыма урын юксынам.
Кайтып егылам бабам нигезенә –
Шуннан башка дару юк сыман.
Изге тауда ак манара тора:
Тыңлый сыман безнең хәлләрне,
Һәйкәл түгел, гүя атам баскан: –
Җуймагыз, ди бугай, – эзләрне…
Шамил ШӘЙДУЛЛИН
Фото: Фиалка Шәйдуллинанның шәхси альбомыннан