Логотип «Мәйдан» журналы

Куырылган - башкорт салаты

Пешкән балык, бәрәңге, кыяр вак кына итеп шакмаклап турыйлар һәм 1 кашык майонез кушып савытка салалар. Йомырканы сытып сөт салгач, тоз өстәп яхшылап болгаталар да кызган майлы табада юка гына итеп кы...

Пешкән балык, бәрәңге, кыяр вак кына итеп шакмаклап турыйлар һәм 1 кашык майонез кушып савытка салалар.
Йомырканы сытып сөт салгач, тоз өстәп яхшылап болгаталар да кызган майлы табада юка гына итеп кыздырып алалар. Суыткач, уртасына әзер эчлек салып, тәбәнең ике читен күтәрәләр дә эчлек өстенә ябалар.
Әзер куырылганы табынга өстен майонезлап һәм яшел суган, петрушка белән бизәп бирәләр.
kuyrylgan
200 г пешкән балыкка: 1 пешкән бәрәңге, 1 тозлы кыяр, 2 йомырка, 1 аш кашыгы сөт, 2 аш кашыгы майонез, петрушка, яшел суган, тоз кирәгенчә.
 
http://watan.su

Комментарийлар