* * *
Кырларга җәелгән ак томан,
Як-якта чит юллар юк сыман.38_IMG_7802

Бар җиһан, бар тормыш онтылган –
Тик сине, кадерлем, юксынам.

Үләнгә чык төшә таңнарын,
Таң кошы тарата моңнарын;
Сөюнең гел сүнмәс нурыннан
Уянган мәңгегә уйларым.

Ачыла ак чәчәк таҗлары,
Матурдыр яшьлегем язлары.
Үтенәм: китмәгез мәңгегә
Сөюнең илаһи назлары!

Кырларга җәелгән ак томан,
Гел сине, тик сине юксынам.
Томаннар артына омтылам –
Бар да Син, һәм дә Син юк сыман…

Томаннар артыннан тапмадым,
(Исемең җырларда ятладым).
Мин Сине һаман да юксынам.
Син диеп адаштым мәңгегә –
Син – томан,
Син – томан,
Син – томан…

 

Яз исе

Басуларга аксыл төтен –
Язгы салам исе таралган.
Бу бит безнең бала чакның исе;
Эх, шул чакка кире кайталсам,
Эх, шул чакка кире кайталсам…

Язгы җирне кочып яткан
Саф кар исе килә кырларда.
Искә төшә яшүсмерлек еллар;
Эх, кайталсам шушы чорларга,
Эх, кайталсам шушы чорларга…

Дәртле кояш көмеш сөңгеләрне
Күз карашы белән елата.
Кайтмас инде тәүге гашыйк чагым;
Ул көннәрем калды еракта,
Ул көннәрем калды еракта…

Уҗымнардан күтәрелгән парны
Иснәп узам басу юлыннан.
Язның исе җанны яшәртсә дә,
Үткәннәрне никтер сагынам,
Үткәннәрне никтер сагынам…

 

Юләрлегем

Җылы язлар эзләп адашам да,
Килеп чыгам тагын көзләргә.
Нигә соң мин, юләр, сөю нуры
Көтеп яшим Синең күзләрдән…

Карашларың нигә шундый салкын,
Хисләреңне бозмы каплаган?
Ә мин, юләр, таеп егылам да,
Күрмәдем дип тагын акланам…

Серләреңне миңа сөйләмисең,
Дәшмисең дә сөю турында.
Ә мин, юләр, чәчәк атмак булам,
Салкын төндә айның нурында…

 

* * *

Күңелем Ленин белән сөйләшә…
Сибгат Хәким.

Сөйләшер шул күңел Ленин белән
Җир-суыңны тартып алсалар.
Йөз сиксәнгә борып тарихыңны
Кара кайгыларга салсалар.

Богаулардан инде ычкындык дип,
Оран салган иде Мулланур.
Кояш тотылдымы, әллә аймы ­
Безнең көннәр тагын болгавыр?..

Үтәр микән? Таңнар атар микән?
Чумарбызмы тагын ялганга?..
Чүлдәгедәй сусап кибәрбезме,
Ялганчылар әйдәп барганда.

Сөйләшер шул күңел Ленин белән,
Үткәнеңне бозып язсалар.
Мәктәбеңне, язу-әлифбаңны,
Җәһәннәмгә болгап атсалар.
(Чүплекләргә өеп яксалар.)

Таш диварда ата-баба каны…
…Мирсәетләр каны кипмәгән.
Юк, кипкәндер… Әмма кара көннәр,
Йокысыз төннәр әле үтмәгән.

Эзәрлекләү һаман дәвам итә,
Кара көчләр буа милләтне.
Мавзолейга бүген чәчәк илтәм,
Кулым белән каплап йөрәкне.

 

* * *
Cәндерәдә* (*Сәндерә – абзар яки лапасның печән саклана торган өске өлеше, түбә асты.) җир җиләге йоклый,
Хуш ис бөркеп айлы төннәргә.
Таң чыкларын күрә төшләрендә,
Кыйбла җилләрендә тибрәлә.

Кайчан гына яшел болынлыкта
Пешкән иде тулып, кызарып.
Уйламаган иде ямьле җәйнең
Үзе өчен бик тиз узарын.

Төшмәде ул өзелеп тал кәрҗингә,
Качып калды үлән астында.
Сусыл гүзәлкәйдән көнләштеләр
Чәчәкләрнең шулчак барысы да.

Күбәләкләр, бал кортлары кунып
Иркәләргә кайчак уйлады.
Ләкин аны әсир итте бары
Якты, көләч Кояш нурлары.

Мәхәббәте яшәү көче бирде,
Туры карап битен кызартты.
Чәчәкләргә төреп йоклатты да,
Таң атканда көлеп уятты.

Әмма… Беркөн, печәнчеләр килеп,
Яшел болынлыкны чаптылар.
Төш җиткәндә, Кояш нурлары
Кайнар көлеп җирне чактылар.

Гашыйк җиләк сулды газапланып,
Кинәт кипте гыйшкы нурыннан.
Нигә диеп чиксез биеклеккә,
Яктылыкка шулай табынган?!.

Сәндерәдә җир җиләге йоклый,
Хуш ис бөркеп айлы төннәргә.
Кояш нурын сагына төшләрендә,
Кыйбла җилләрендә тибрәлә.

 

Якты өмет

Шәҗәрәләр һаман барланмаган,
Кулъязмалар да илгә кайтмаган.
Ник тарихны һаман яздырабыз
Әтрәк әләмле* (*Әтрәк әләмле – тузган байраклы.) җиде ятлардан?!.

Өзәңгеләр ләкин тутыкмаган;
Тулпар атлар кешни утарларда…
Булат кылыч чыңы кайтавазы
Тынгылык бирмәс һаман йокларга!..

Өеп ягар чаклар җитәр әле
Чытырмандай дошман байракларын.
Тамырларда тибәр яугир каны, –
Күтәрелер татар җайдаклары!…

Дала җиле тәнгә ятмыни соң,
Дөрләгәндә көрәш учаклары?!.
Караңгылык янә артта калыр,
Таң нурлары бизәр офыкларны.

 

* * *
Чәчәкләргә манып кылкаләмен,
Яз яңарта җиһан сурәтен.
Син бит мине үткәннәрдә калган
Язларымда яши өйрәттең.

Андый язлар инде бүтән килмәс,
Чәчәк атмас инде күңелем.
Аҗагандай гына күренеп син
Йөрәгемә нигә үрелдең?!

Мигъраҗ киче түгел иде бит ул, –
Ачылмады күкләр капусы.
Язмышларны бозып яза икән
Аҗагандай сөю яктысы.

Йолдызларга басып чәчәк җыйдым,
Айга элеп хыял кәрзинен.
Син бит минем шигъри йөрәгемә
Аҗаганлап килгән яз идең.

 

Бахчасарайда күрешү

Кара диңгезгә дип түгел, –
Бабаларым җиренә
Сәҗдә кылырга бардым мин
Гүзәл Кырым иленә.
Дөрес, хәзер ил дә түгел,
Ханлык та түгел инде.
Сибелеп яткан татарлар
Язмышка күнгән инде.
Юк, күнмәгән, йөрәкләрдә
Тибә тарих шаукымы:
Гасырлардан-гасырларга
Күчә хөрлек ялкыны!..
Кулын кыскач, кардәшемнең
Тойдым җан әрнүләрен,
Ватанын җуеп чит җирдә
Михнәтләр чигүләрен.
Ул да сизде, күңелемнән
Нинди хисләр кичкәнен.
Бабамнарның михнәт чигеп
Күз яшьләре эчкәнен.
Без дә җуйдык бит Ватанны,
Безнең дә ханлык ауды.
Елгадай акты кайнар кан,
Болыттай уклар яуды.
Ярымайлар ауган чакта
Яндык без ялкыннарда.
Бәкеләргә төшеп каттык
Зәмһәрир салкыннарда…
Тик сынмадык, чөнки без дә –
Гәрәйләр нәселеннән!
Бездә бит уртак кан ага,
Далалар моңы сеңгән!
Ничә гасыр күрешмәдек,
Никадәр сулар аккан?..
Дәрдемәндчә итеп әйтсәк:
Сөт калган, Ватан киткән!..
Сөт калган, Ватан киткән!..
Кайтырмы икән Әстерхан,
Казан, Кырым һәм Себер,
Урдалар кире кайтканын
Һаман да көтә күңел!..
2013 ел.

 

* * *
Август төне – иң матур чак,
Фасылларның асыл чагы.
Төнге күктә йолдызларның
Шаулап чәчәк аткан чагы…

Хуш ис бөрки төнге һава,
Йолдыз исе – томаннарда.
Мин мәңгегә гашыйк булдым
Шул йолдызлы болыннарга.

Йолдызлардан чатыр кордым,
Уртасына элдем айны.
Галәм кунагы булдым мин, –
Онытылды җир һәм кайгы.

Кирәк түгел гарешләре,
Йолдызларым балкыганда.
Киек Каз Юлларын күреп,
Өмет күгем яктырганда…

Калыр идем бу чатырда,
Чакырмаса таң нурлары.
Хыял – бары татлы мизгел,
Ә без исә – Җир уллары…

 

Хаптимизация

Хап-хоп итеп, шап-шоп итеп
Сыйланадыр кризис.
Аңа табын әзерлидер
Гади халык – күрегез.

Лаштыр-лоштыр, чап-чоп килә,
Бераз туктап тора да.
Оптимизация ясый,
Яңа план кора да…

Эш урыннарын кыскарттык,
Йозак элдек мәктәпкә.
Галим түгел, олигарх
Лаек хәзер хөрмәткә.

Сазлыкта гомер итсәк тә,
Сүз юк җирле түрәгә.
Аңа кирәк тыныч кына
Югарырак менәргә.

Оптимизацияләнеп,
Вакланып беттек инде.
Кризисны туйдырып
Какланып киптек инде.

 

* * *
Тәрәзләрне буран сарыдымы,
Йоклаттымы әллә җил җыры?
Кайтып киләм тездән көртне ерып,
Онытмадым яшьлек юлымны…

Кайтып киләм әле кырык эшне
Кырык якка таба ыргытып,
Тәрәзләрдә һәрчак утлар янсын,
Хисләремне минем ургытып.

Авылым башындагы ак каеннар
Күренмиләр ап-ак буранда,
Беренче һәм соңгы сөюемне
Очратырмын төсле урамда.

Очратырмын кебек киткәннәрне
Сиздермичә безнең арадан.
Бу кайтуым арындырыр төсле
Сагышлардан туган ярадан.

…Кемнәр йөрсен инде бу буранда, –
Теләкләрем чынга ашмаслык.
И Ходай, дим, сабырлык бир миңа
Акыллардан шашмаслык.

Җирсү дигән авыр тойгыларны
Күпләр тоя киткәч еракка.
Чишмә суы басар бары утын,
Иелеп эчсәң көмеш улакка.


Комментарий язарга