Хөрмәтле әти-әниләр! Сез дә үзегезнең нәниләрегез тормышындагы кызыклы мизгелләрне фотога төшереп, аларның тәүге иҗат җимешләрен (рәсем, шигырь, әкият һ.б.) туплап, безнең редакциягә юллый аласыз.

 

20_Алия

Алия:

Өйдә иң зур булышчы мин,

Миннән башка эш бармый,

Кызып су ташый башласам,

Бер савыт та буш калмый.

21_Алсу

Алсу:

Бакча эшләреннән бераз

Бушап торган арада,

Карга санап алыйм әле,

Узмасын көн заяга.

OLYMPUS DIGITAL CAMERA

Дамир:

Арысланнан һич калышмыйм,

Куркытам, ырлап куям.

Бүлмә буйлап үрмәлимен,

Аңардан кимен куймам.

23_Реналь

Реналь:

Күмәче бигрәк тәмле,

Сагалап торыйм әле.

Әни күрмәгәндә генә,

Бер тешләп куйыйм әле.

Exif_JPEG_420

Тимур:

Академик булам әле —

Тырышып мәсьәлә чишәм.

Җитдиләнеп эш күрсәтәм,

Үрнәк алыгыз миннән!

25_DSC01418

Ралина:

Бәрәнемә атландым да

Чаптым тизрәк авылга.

Канатлары бар диярсең,

Очып кына барыла.


Комментарий язарга